ДИНАР ШӘЙМӘРДАНОВ: «БЕРЕНЧЕ ГОНОРАРЫМНЫ БИЕП АЛДЫМ»

«Манзара» музыкаль премиясе лауреаты, җырчы Динар Шәймәрданов республиканың дәрәҗәле чараларында, мәртәбәле кунаклар алдында еш чыгыш ясый. Аның исеме зур җитәкчеләргә дә, татар моңын яраткан тамашачыларга да билгеле. Әгерҗе районы Тәбәрле авылында укытучылар гаиләсендә туып-үскән башкаручы музыка буенча югары белемне Казан Федераль университетында  алып, бүген сәхнәдә профессиональ дәрәҗәдә иҗат итә. 344

— Иҗат юлына ничек кереп киттегез? Гаиләдә җыр-моңга осталар бармы?

— Минем иҗатымның чишмә башы гаиләдә башланды дип уйлыйм. Әти белән әни иҗади кешеләр: җырлыйлар, әти гармунда, баянда уйный. Айдар абый җырлый, бии, шигырьләр яза иде, ә Гөлнара апам  шулай ук җырлый, бии, мәкаләләр яза иде. Мин генә читтә кала алмыйм бит инде. Башлангыч сыйныфта укыганда мәктәптә, аннан соң клубта заманча бию башкардым. Халыкка ошады, мине районга конкурска алып бардылар һәм мин “Звездочка сезона” дигән номинациядә җиңдем. Миңа 300 сум акча бирделәр. Бу минем беренче гонорарым булды. Ә җырларга сәхнәгә 5 нче сыйныфта укыганда Яңа елда Хәния апа Фәрхи репертуарыннан  “Әлдермешкә кайтам әле” дигән җыр белән чыктым. Шуннан китте инде төрле фестивальләр, конкурслар…

— Дини җырлар, нәшидләр  башкару белән кайчан кызыксынып киттегез?

— Дини җырлар, нәшидләр белән кызыксынуны  укытучым Миңгол абый Галиев уятты. Мөнәҗәтләр уку, салават әйтү, нәсыйхәт, касыйдә жанрлары миңа таныш, аларны чын ихластан башкарам. Алар кешеләрне, жиһанны яратырга, булганына риза булырга, шөкер итәргә, яхшылык кылырга өнди.

Әлеге чыгышлар белән шактый күп дини чараларда катнашам. Мәсәлән, ДУМ РТ оештырган, республикабызның төрле шәһәрләрендә, авылларында дини яисә күренекле шәхесләргә багышланган кичәләрдә. Мәскәүдә “Шатер рамадан“ дигән чарада катнаштым, изге Болгарда Ак мәчеттә чыгышлар  ясадым. Шулай ук еш кына хәләл никах һәм туйларда да чыгыш ясарга чакыралар.

— Ретро, халык җырлары сезнең репертуарда саллы урын алып тора. Җырларны сайлаганда нинди үзенчәлекләргә игътибар итәсез?

— Чыннан да, ничектер  ретро, халык җырлары җанга якын, күңел үзеннән-үзе аларга тартыла. Ул җырларның сүзләре, көе, аһәңе башкачарак кебек тоела миңа. Туган як, туган нигез, туганнар, тормыш һәм күңел матурлыгы, мәхәббәт темалары чагылган җырлар күбрәк ошый.

— Җыр буенча нинди конкурс-фестивальләрдә җиңүләрегез бар?

— Җиңүләр шактый булды. Республикакүләм “Созвездие-Йолдызлык”, “Дулкыннар”, ”Ватан” һ.б. Чувашиядә регионара мөселман җырлары фестивале «Арт-мәдхия» фестивалендә гран-прига лаек булдым, “Урмай моңы” халыкара татар эстрада җыры фестивале, халыкара традицион төрек дөньясы  “Урмай-зәлидә” фестивальләрендә алдынгы урыннар алдым. Халыкара Галия Кайбицкая исемендаге вокалистлар конкурсында лауреат булдым. Ижевскта  регионара “Йолдызлар яңгыры”, ”Роза мира“ фестивальләрендә җиңү яуладым.

Тагын, ассызыклап, “Манзара” музыкаль премиясе лауреаты булуымны әйтәсем килә. Бу үзенчәлекле яңа форматтагы фестивальне PIXELFILMSPRODUCTION компаниясе, GONGTV каналы (җитәкчесе Айдар Шәймәрданов) оештырды. Әлеге кинокомпания белән бергә төшерелгән үзенчәлекле, тирән эчтәлекле клипларым  “Төнбоеклар” (Д.Мулләхмәтов көе, Р.Бариева сүз.), “Яңа ел” (А.Шәймәрданов көе һәм сүз.), “Күңел чишмәләре” (Г.Нигъмәтуллин көе, Н.Харисова сүз.) иҗатыма яңа сулыш бирде, үз тамашачымны табарга ярдәм итте.343

— Балалар белән эшләү тәҗрибәсе үзегезгә дә профессиональ яктан үсәргә этәргеч бирдеме?

— КФУ да укыганда мин өч ел  “Азино” балалар иҗаты үзәгендә эшләдем. Җәй айларында өч ел рәттән “Идел” яшьләр үзәге оештырган региональ  “Милләтебез хәзинәләре” дигән профильле сменада  балалар белән эшләдем. Шулай ук Саратовта бөтенрәсәй “Мөслим” дип аталган  мөселман лагерендә  балаларга вокал нигезләрен өйрәттем. Балалар белән эшләү тәҗрибәсе үземә дә профессиональ яктан үсәргә этәргеч бирә дияргә була, чөнки аларны өйрәтә-өйрәтә үзем дә өйрәнәм, тәҗрибә туплыйм.

— Иҗаттан кала тагын нинди юнәлешләр буенча эшлисез?

— Миңа видеомонтаж бик ошый. Аны миңа Айдар абый күптән өйрәткән иде инде. Яратып башкарам бу эшне.

— Гаиләгез иҗатыгызны ничек бәяли?

— Әти, әни, Айдар абый, Гөлнара апа минем иҗатымны беренче адымнарымнан ук хуплап алдылар, һәрдаим күңелне күтәреп, төрле яктан ярдәм итеп торалар. Иң беренче киңәшчеләрем дә, тәнкыйтьчеләрем дә алар. Кечкенә чактагы бөтен видеоязмалар, клиплар — Айдар абый ярдәме.

 — Артист тормышы үзегезгә якынмы? Алга таба иҗатыгызны ничек күзаллыйсыз?

— Мин һәрдаим иҗат итәм, төрле дәрәҗәдәге чараларда катнашам, чыгышлар ясыйм. Миңа бик ошый. Үзебезнең районда, авылда сольный концертларым булды. Алга таба да шушы юнәлештә дәвам итәргә теләк. Алла боерса, Ходай кушса, барысы да булыр!345

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com