АЛСУ ГАЙНИЕВА: «СӘХНӘГӘ ЧЫГУ ӨЧЕН БИК ЗУР КӨЧ КИРӘК»

Телевизион экраннардан “Син карама миңа” клибы аша танылган яшь башкаручы Алсу Гайниева бүгенге көндә мәктәптә балаларга татар телен укыта. Төп һөнәрләре белән сәнгатьне берләштерүче җырчылар рәтен тулыландыручы Казан кызы Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетында мәгариф юнәлешендәге белгечлек алса да яңа җырлар өстендә эшли, чыгышлар ясый, концертлар куя, ягъни тулы көченә иҗат итә. Укытучы һәм җырчы һөнәре арасындагы  сайлау алдында югалып калмаган  Алсу Гайниева уңышлы рәвештә ике юнәлешне дә берләштерә.  алсу 4

— Бүген иҗат өлкәсенә күпләр ашкына. Үзегез җырчы булуны балачактан максат итеп куйдыгызмы?

— Юк, җырчы булу балачак хыялым иде дип әйтә алмыйм.  Мин кечкенәдән укытучы һөнәрен бик ярата идем. Чөнки алар шулкадәр белемле, барлык сорауларга да һәрвакыт җавап табалар. Аннары укытучылар гел матур киенгән, чәчләре ясалган була. Аларга бөтен җирдә хөрмәт белән карыйлар, алар сыман булырга тырышалар, бәйрәм саен чәчкәләргә күмәләр. Мин дә нәкъ шундый укытучыларга соклана идем. Шушындый образ күзаллаганга мин кечкенәдән укытучы булырга теләдем. Мәктәпне тәмамлаганда нинди уку йортына керергә икәнен төгәл белә идем. Мәктәптә укыганда бик оялчан, тыйнак һәм тыныч булганга җырчы булу хыялы миндә соңрак уянды. Ә сәхнәгә, йөзләгән тамашачы алдына чыгу өчен бик зур көч кирәк.

— Беренче җыр яздыру һәм чыгыш ясау һәрвакыт дулкынландыргыч. Бу вакыйгалар ничек истә калды?

— Институтта укыганда мин «Туран» төркеме җырчы кыз эзли» дигән белдерүне күреп шул кастингка барырга җыендым. Шул вакытта әни миңа: «Кызым, синең кебек кенә тавышлы җырчылар белән бөтен Рәсәй тулган», — диде. Аның бу сүзләре яхшы җырчы буласың килсә тырышырга һәм һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә кирәк дигән мәгънәдә әйтелде. Хәзерге көндә дә әнием иң беренче тәнкыйтьчем. “Туран” төркеме иҗаты белән танышканнан соң мин үземнең бөтен җаным белән җырга тартылуымны сиздем, аңладым дисәм дә була. Аннары тормыш минем иҗади юлымны Исхак-хан белән кисештерде. Менә аның белән беренче җырымны яздырдым да инде. «Югалтасым килми» җыры белән тәүге тапкыр сәхнәгә күтәрелдем. Ул мизгелләрне сүз белән аңлатып булмый. Моны аңлар өчен бөтен тойгыларны  үзеңә кичерергә кирәк.  Әлеге җыр музыкаль җыентыкта сатуга да чыккач шатлыгым эчемә бөтенләй дә сыймады. Менә хәзер дә әлеге вакыйгаларны исемә төшерәм һәм шул вакытта кичергән хисләрем биләп ала. Шуннан соң мин Риф Әхмәтов дигән аранжировщик, көйләр язучы, гомумән әйткәндә, “Менә дигән!” кеше белән таныштым һәм аерым җырлар яздыра башладым.

Татар җырларына карата карашыгыз нинди? Бүгенге җырчыларга нинди үзенчәлек җитми?

 — Татар эстрадасына карашым уңай. Һәр заманның үз җыры, үз җырчысы, үз тамашачысы бар. Алар һәрберсе үзенчәлекле, матур. Һәрбер җырчының да үз тамашачысы бар, ә халык башкаручыны нәкъ менә үзенә генә хас булган «изюминкасы» өчен яратып тыңлый башлый бит. Шуңа да үз тамашачысы булган һәр җырчының тартып тора торган үзенчәлеге бар дип саныйм.алсу 2

— Камилләшү өчен үзегез өстендә күп эшлисезме?

— Үз өстемдә эшләргә тырышам. Күптән түгел «Телевидение алып баручылары мәктәбе» курсларын бетердем. Анда матур сөйләм тәртибенә, халык алдында үзеңне тотарга өйрәтәләр, ә бу артист өчен бик кирәкле дәресләр дип уйлыйм. Шулай ук төрле хәйрия концертларында да катнашырга тырышам.

— Гаиләгездә иҗат кешеләре бармы?

— Гаиләбездә иҗат кешеләре юк. Минем әти — төзүче, әнием — медик. Әмма әтием бик матур гармунда уйный. Кечкенәдән гармунда уйнап без – өч кызны җырлатып, биетеп үстерде. Ә әнием укыган вакытында ук җырлап йөргән. Шуңа безнең кичләребез әти гармунда уйнап, әни шуңа кушылып җырлап үтә иде. Әти үзе дә бик матур тавышка ия һәм әти ягыннан апалар да бик матур җырлыйлар.

— Бүгенге хатын-кызлар бик актив. Сезнең нинди кызыксынуларыгыз бар?

— Мәктәп шундый кызык эш ул!  Ул һәрвакыт синең белән. Чөнки дәресләр бетеп өйгә кайтырга чыксаң да ул синең уйларыңа ияреп кайта, кунакка да синең белән бара, ял итәргә дә синең белән китә. Укытучы — ул үз эченә бик күп профессияләрне алган һөнәр. Укытучы — ул артист та, ул тәрбияче дә, психолог та, оратор да, алып баручы да, режиссер да, спортсмен да, җитәкче дә. Шуңа бүгенге көндә иҗаттан тыш мин яңалыклардан артта калмас өчен төрле яклап белемнәремне арттыру өстендә эшлим.

Хыялларны тормышка ашырырга эстрададагы конкуренция куркытмыймы?

— Һәрбер эштә конкуренция була һәм ул булырга тиеш тә, минемчә, чөнки конкуренция безгә үз өстебездә эшләргә этәргеч биреп тора, бер урында туктап калмаска булыша. Шуңа күрә мин конкуренциядән куркырга кирәк түгел дип уйлыйм.алсу3

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com