РЕПЕТИЦИЯЛӘРНЕ ТӨНГЕ ӨЧКӘ КАДӘР ҮТКӘРӘ ИДЕК

Бүгенге көндә иҗат белән шөгыльләнү өчен бернинди кысалар да, чикләүләр дә юк кебек. Тәвәкәллегең булса һәркем үз осталыгын тамашачыга җиткерә ала. Дөрес, күпләр артистларның артуыннан зарлана, ләкин һәрбер җырчы, һәрбер алып баручы барыбер үз тамашачысын таба. Бәйрәмнәр оештыру өлкәсендә берничә ел көч куючы алып баручы Эльмира Кадыйрова да иҗатын һәм хезмәтен хөрмәт итүче үз тамашачысын күптәннән тапты инде.77

— Иҗат казанында кайнаган кешеләр балачактан ук сәхнәдән төшми. Алып баручы һөнәре буенча эшли башлавыгыз ничек башланды?

— Кечкенә чакта һәрвакыт сәхнәдә шигырьләр сөйли идем, мәктәптә дә гел концертлар алып бардым. Авыл балаларының сәнгать мәктәбендә шөгыльләнергә теләге булса да мөмкинлеге юк, шуңа да бөтен иҗат авыл сәхнәсендә башланды. Алай да нәфис сүз буенча бик күп конкурсларда катнаша идем. Мәктәптән соң Казан дәүләт педагогик университетына татар теле юнәлеше буенча укырга кердем.  Укытучы һөнәре буенча эшли башлаган идем, ләкин бераздан балалар бакчасына тәрбияче булып күчтем. Туганнар, дусларның бәйрәмнәрен уздыра идек инде, тик зур залларда мәҗлесләр алып барган булмады. Иң беренче имтиханны туганнарым каршында бирергә туры килде. Бервакыт каенанам әниемнең сеңлесенә юбилеен алып барырга мине тәкъдим иткән. Апай: “Наным, сиңа таянабыз инде”, — диюеннән соң, аның ышанычын аклар өчен алып бару өлкәсенә кереп киттем. Тормыш иптәшем Айдар да тавыш операторы буларак күп тәҗрибә туплаган кеше. Икәүләп бәйрәмне уңышлы гына эшләп чыккач, тормыш иптәшем: “Бездән дә була икән бит!”, — дигән нәтиҗә ясады. Җырчы буларак үз төркемебезгә ике туган сеңлеме Йолдыз Кадыйрованы алдык та,  чын-чынлап бәйрәмнәр оештыру өлкәсенә кереп киттек. Репетицияләр кайвакыт төнге өчкә кадәр бара иде.

— Беренче зур мәҗлесегез ничек узды?

— Беренче булып юбилей алып бардык. Ул шундый яхшы эмоцияләр белән бик әйбәт узды. Беренчесе нык истә кала бит әле аның. Бәйрәм иясенең кулы җиңел булды, шуннан соң шактый гына чакырулар килде. Беренче туйны исә таныш кызымның сеңлесенекен уздырдык. Чит кешенеке җиңелрәк үтә бит ул, дусларның бәйрәмендә икеләтә дулкынланасың. Дәшкәч тә беренче эш итеп утырып еладым. “Әгәр дә ошатмаса? Әгәр дә күңелле булмаса?”, — дип борчылдым. Ләкин барысы да бик яхшы узды, “Эшли-эшли остарып беткәнсең” – дип бәяләделәр. Шулай төрле бәйрәмнәр оештырып эшли башлавыбызга биш елдан артык вакыт үтте дә. Без һәрбер бәйрәмнән соң өчебез җыелабыз да барлык кимчелекләр, күңелле мизгелләр хакында сөйләшеп, үз эшчәнлегебезне анализлап утырабыз.

— Тормыш иптәшегез белән эшләү уңайлымы?

— Тормыш иптәшем белән эшләү бик ошый, чөнки без икебез дә бер фикердә. Ниндидер шигырь тапсам да, программага уеннар өстәргә уйласам да беренче чиратта аңа күрсәтәм. Аннары бәйрәмнәргә чыгып киткәндә дә ул рульдә булгач бик җиңел. Кемдер бергә эшләү авыр һәм туйдыра дип зарлана, без исә ипигә дә бергә йөрибез.78

— Бүгенге көндә бәйрәмнәр оештыру өлкәсендә бик күп артист эшли. Конкуренцияне сизәсезме?

— Без алып баручылар белән тыгыз элемтәдә торабыз, конкуренция бар дип борчылмыйм, чөнки һәркемнең үз стиле, үз тамашачысы бар. Мин үзем бәйрәмнәргә кунак буларак барырга яратам, чөнки анда башка алып баручының чыгышын анализлау, чагыштыру мөмкинлеге бар. Читтән карагач үз ялгышларың да, кунакларның төрле уеннарны, мәзәкләрне ничек кабул итүен дә күреп була. Ләкин алты сәгать буе кунак булып утырганчы алып баруы күпкә җиңелрәк.

Мин алып бару, бәйрәмнәр үткәрү буенча бик күп китаплар укыйм, интернеттан да бу өлкәдәге яңалыкны күзәтеп барам. Аннары бит бер гаилә белән эшли башлагач, алар икенче, өченче бәйрәмнәрне үткәрергә дә чакыралар. Анда инде бөтенләй башка эчтәлектәге мәҗлес алып барырга кирәк. Берсендә Балтачта бер гаиләнең башта олы улының никах туен үткәрдек, аннары берничә атнадан соң кече улларыныкын алып барырга чакырдылар, без бөтенләй икенче программа төзеп, менә дигән итеп эшләп чыктык. Бәйрәм ияләре белән очрашканда ук без аларга бәйрәмнең программасында булачак уеннарны, җырларны сайларга мөмкинлек бирәбез.

— Яхшы алып баручы нинди булырга тиеш?

-Беренче чиратта телең телгә йокмаска тиеш. Кунакларның ниндидер шаяруларына җитез генә җавап та бирә белергә кирәк. Җор телле булу төп шарт булып торадыр. Нинди генә проблема булмасын, син халык алдында уйнап-көлеп кенә чыгыш ясарга тиеш. Кунаклар килә башлаганда мин иң беренче чиратта күзләренә игътибар бирәм, арасында бер-ике мөлаем кеше булса күңелләр күтәрелеп китә инде. Бәйрәмнең беренче өлеше сүлпәнрәк була, аннары «кыздыра» башлыйбыз. Мәҗлесләрдә мин бер-ике җыр җырлыйм, тик барысы да үз урынында булырга тиеш дип саныйм, җырчы — җырларга, алып баручы — алып барырга тиеш. Без шулай ук башка артистлар белән дә эшлибез, программаны тулыландырырга һәрвакыт әзер. Бу яктан минем әнием дә иҗатыма төгәллек кертеп, киңәшләр биреп тора. Ул – укытучы, шулай ук үзе дә концертлар, Сабантуйлар алып бара. Сәләтем дә әнием ягыннан күчкән дип саныйм.

— Иҗат итәргә илһам каян аласыз?

— Ул яктан минем эшем стимул булып тора. Балалар бакчасында сабыйларымның иртә белән каршы алулары ук канатландыра. Өйдә иремнең, балаларымның мәхәббәте бик нык көч бирә. Мин күз күтәрмим, кайбер мәҗлесләрдән соң тора алмыйча яткан вакытлар да була, андый вакытта каядыр чыгып керегә тырышам. Гомумән, тормыш иптәшем белән өйдә утыра торган кешеләр түгел. Төрле концертларга, спектакльләргә йөрибез. Шуннан да энергия алам.

— Балаларыгыз да иҗат белән кызыксынамы?

— Кызыбыз шәрыкъ биюләре башкара. Улыбыз музыкаль мәктәпкә укырга керде, бәләкәй генә булса да баянда уйнарга өйрәнә. Киләчәктә безнең белән эшләргә хыяллана. Минем өчен гаиләм һәрвакыт беренче урында булды, ләкин хатын-кыз төрле яктан камилләшергә һәм илһам бирергә тиеш. Икең бер булганда гына бар эшләр дә алга бара.80

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com