ЭЛЬВИРА РӘКЫЙПОВА: “СӘХНӘДӘ ҺӘМ ТОРМЫШТА ҮЗЕҢ БУЛЫП КАЛУ ШАРТ”

Эльвира Рәкыйпованың мәхәббәт турындагы җырларын һәркем белә. Әлеге хискә чорналган бер генә гашыйк йөрәге аларны көйләп йөрмәгәндер. Әмма җырчы Мәскәүдә иҗат итә. Шуңа да Татарстан тамашачысына аның чыгышлары белән ләззәтләнергә еш мөмкинлек чыкмый. Эльвира Рәкыйпованы ниндидер шаккаттыргыч чыгышлар, кыю образы түгел, ә нәкъ менә җырлары, иҗаты таныта. Шулай булырга тиеш тә. Вокал буенча бик күп конкурсларда лаеклы беренче урыннар яулаган Эльвира Рәкыйпова бүгенге көндә иҗаты өстендә дә эшләргә, гаиләсенә назын да өләшергә өлгерә.3

— Иҗатта яңа проектларда катнашырга яратасызмы? Нинди мәртәбәле чаралар үзәгендә булырга туры килде?

— Әлбәттә, бик яратам. Балачактан ук Башкортстан, Татарстан һәм бөтен Рәсәй буенча үткәрелгән кызыклы проектларда, бәйгеләрдә катнаштым. Вокал конкурслары гына түгел, шулай ук матурлык бәйгеләрендә дә чыгыш ясый идем. Мәсәлән, иң мәртәбәле конкурслар: Казанда үткән “Авыл кызы 2015” матурлык бәйгесендә гран-прига лаек булдым, Уфада узган Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегаты, Башкортстан Республикасының “Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе урынбасары Зәлия Рәфис кызы Ахунова оештырган “Нәүрүз гүзәле 2014” бәйгесендә икенче урын яуладым, Нефтекама шәһәрендә үткәрелгән “Гүзәлем 2011” конкурсында шулай ук гран-при алдым. Аннан кала бәйгеләр һәм беренче урыннар күп булды. Казанда үткәрелгән “Татар моңы 2016” яшь башкаручылар телевизион конкурсында яуланган өченче лауреат дәрәҗәсе минем иҗатымда тагын бер истәлекле җиңүем булып тора.

— Имиджыгыз өстендә күп эшлисезме?

— Күп эшлим дип тә, эшләмим дә дип әйтеп булмый. Һәр хатын-кызда да булган табигый матурлыкны күрсәтергә тырышам. Татар халык җырларына әнием халык күлмәкләре тегеп бирә. Макияж ясаганда инстаграм сайтыннан визажистларның видеодәресләре буенча бизәнәм. Төрлечә үзгәреп карыйм, әмма үземнең төп образны тапмадым әле.

— Сәхнәдә популяр булу өчен билгеле шартлар бармы?

— Сәхнәдә дә, өйдә дә син бер кеше булырга тиешсең. Үзең булып калу, беркемнән дә үрнәк алмыйча, үз образыңда чыгыш ясау иң мөһим шартлар.1

Җырчы һәм көй авторы буларак, шигырь сайлаганда нинди үзенчәлекләргә игътибар итәсез? Шагыйрьнең исеме танылган булуы мөһимме?

— Шагыйрьнең исеме танылган булса җырлар да уңышлы була, яхшы иҗатчылар шуңа танылу ала да инде. Әмма җырда иң мөһиме музыка дип уйлыйм. Җыр башлангач та тыңлаучы аның көен ишетә һәм күңеленә ятса сүзләрен дә тыңлый. Хәзерге вакытта җыр гадирәк булса аны тизрәк истә калдыралар. Тик мондый җырлар бик мәгънәле булмый инде. Шуның өчен мин шигырьләрне сайлаганда куплеты мәгънәле булганын, кушымтасы тиз истә калырлык итеп язылганын сайлыйм.

— Зур сәхнәдә беренче булып кайсы җырны башкардыгыз? Чыгышыгыз ничек истә калды?

— Беренче тапкыр туган ягымда Сабантуйда чыгыш ясадым. Ул вакытта миңа өч яшь иде. Бертуган Гүзәл апам микрофонны тотып торды, әтием гармунда уйнады. “И, туган телем” дигән җырны башкардым.

— Халыкара конкурсларда катнашканда да сез милли җырларга өстенлек бирәсез. Чыгышларыгызны ничек бәялиләр?

— Һәр катнашкан җыр бәйгеләрендә миңа үз-үземә ышаныч җитми. Югары музыкаль белем булмагач гел үземдә икеләнү хисе бар. Ләкин шулай да катнашкан бар конкурста да лауреат исемнәрен яулыйм.Бары беренче урын алырга тырышмыйм, күңел белән җырлыйм, жюрига ошарга тырышып җырламыйм. Иҗатымны хөрмәт итүче тыңлаучыларым булса минем өчен бу иң зур бәя.2

Рәдиф Зарипов белән дуэт буларак ничек оештыгыз? Сезнең танышу ничек булды? 

— Уфа шәһәрендә үткән “Гәлсәр сандугач 2016” башкорт телевизион конкурсы жюрида утырган Рәдиф Зарипов белән таныштырды. Бала чактан ук аның җырларын тыңлап үстем, тавышына бик сокланам. Рәдиф Зарипов белән дуэт яздырырга минем күптән теләгем бар иде. Бер съемка көнендә, шулай килдем дә дуэт яздырырга тәкъдим иттем. Ул ризалыгын бирде. Шулай берничә көндә җырны яздырып та куйдык. Шатлыгымның чиге юк иде.

— Мәскәүдә “Әсәдуллаев йорты” татар мәдәни үзәгендә нинди эшләр башкарасыз?

— Әсәдулаев йортын мин бик яраттым. Үзәкнең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты Илдар Хәмит улы Шиһапов танышкан көннән үк концертларда, спектакльләрдә чыгыш ясарга чакырды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Киләчәктә дә бергәләп эшләрбез дип уйлыйм.

— Бүгенге дөньягыз бала, гаилә белән генә бәйләнгәнме? Яшь әни буларак үзегезне ничек хис итәсез?

— Балама әле ике генә ай, шуңа да аның белән озакка аерылып торып булмый. Ләкин мин иҗатсыз да яши алмыйм. Үземә дә вакыт калдырам. Әкренләп шулай режим тәртипкә килә. Кырыңда “әнием” дип йөгереп торган сабыегыз булса – бәхет түгелме бу?! Тормышыбызда да тагын бер максат килеп чыкты – балаңны таза, бәхетле, әти-әниле булып үстерү. Алдыңда максатлар булганда гомер юкка үтмәс. Балама туганнан бирле “И, туган тел” дип җырлар җырлыйм. Мәскәүдә яшим диеп туган телебезне онытмыйбыз. Киресенчә максималь дәрәҗәдә татарча сөйләшәбез.4

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com