ФИАЛКА СӘЙФУЛЛИНА: «ӘТИЕМ ЧӘЧӘК ИТЕП КЕНӘ ҮСТЕРДЕ»

“Теләк булганда барысына да өйрәнергә була. Куйган максатларыма ирешмичә калган юк әле”, — дип автор-башкаручы Фиалка Сәйфуллина зур сәхнәгә күтәрелү теләген тормышка ашыра. Билгеле, аның мавыгулары иҗат белән генә бәйле түгел. Пешерү, карвинг,  кием дизайннары уйлап табу һәм тегү белән шөгыльләнүдән тыш ул гаиләсенә, балаларына зур терәк. Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле дигән фикерне еш куллансалар да, Фиалка Сәйфуллинага карата да бу сүзләрне әйтмичә калу мөмкин түгел. Ә иң беренче чиратта аның исеме күңелгә уелып кала.1

— Игътибарны исемегез җәлеп итә. Сирәк очрый торган исем өчен кемгә рәхмәтле?

— Әтием сайлаган исем бу. Сирәк очрый торган, чәчәк исеме булсын дип “Фиалка” дип куштырган. Ул миңа һәрвакыт: “Кызым, сине чәчәгем кебек үстердем”, — ди. Мин әти кызы инде, әнием дә шулай дип әйтә.

— Бүгенге көндә репертуарыгызда үзегез язган җырлар гына. Мәктәптә укыганда шигырьләр иҗат иткәнсез, әмма көйләр ул вакытта тумаган.

— Шигырьләрне өченче сыйныфларда яза башладым. Ул яктан минем әтием дә бик оста, шуңа да киңәш сорап аңа киләм. Бәләкәй чакта әти-әниемә: “Үсеп җиткәч, мин һичшиксез җырлар язачакмын һәм үзем иҗат иткән җырлар белән сәхнәгә чыгам”, — дип әйтә идем. Төннәр буе төрле бәйрәмнәргә сценарийлар язып, шуларны ятлап, чыгышларга әзерләнгән чаклар еш булды. Гаиләм дә артист булуыма каршы түгел иде.

— Әмма югары белемне башка юнәлеш буенча алгансыз…

— Мәктәпне тәмамлауга парикмахер-технолог һөнәре буенча укыдым, аннары югары белемне икътисад юнәлеше буенча алдым. Иҗат минем өчен яраткан шөгылем булып торды. Әлбәттә, музыкаль юнәлеш буенча укырга керү теләге булды һәм хәзер дә бар, чөнки җырлар яздырганда да профессиональ белем кирәклеген тоясың. Минемчә, теләгең булса барысына да өйрәнергә була, яңа һөнәр үзләштерергә беркайчан да соң түгел. Мин хәзер үзлегемнән гитарада уйнарга өйрәнәм. Әтием гармунда да, гитарада да уйный. Бәләкәй вакытта мине биетеп, җырлатып үстерде.2

— Әти-әниегез кайсы һөнәр буенча эшлиләр?

— Әтием — инглиз һәм немец теле укытучысы, ә әнием – элегрәк балалар бакчасы мөдире булып, аннары мәктәптә дә эшләде, хәзер исә лаеклы ялда.

— Җырларны кайчан яздыра башладыгыз?

— Беренче җырны 8 ел элек яздырдым.  “Кермә төшләремә” исемле җыр иде ул. Кияүгә чыкканда махсус тормыш иптәшемә багышлап “Яратам, иркәм” җырын башкардым. Алты ел элек булса да, ул күңелемә уелып калган иң дулкынландыргыч чыгышларымның берсе. Бу елны “Исләреңә төшәр әле” дип исемләнгән җырны әзерләп бетердем. Беренче җырларымны “Айфара” төркеме катнашучысы Алмаз  белән яздырдык. Мин җырлап күрсәтеп, ул үзе көйгә салып, аранжировкалар ясап ярдәм итте. Өченче җырны Данис Закиров белән эшләдек. Алар барысы да бик зур ярдәм күрсәтте.  Иҗат ителгән җырлар күп, аларның әкренләп тамашачыга тәкъдим итә барам. Минем барлык җырларым да тормышым белән бәйле бит. Алай да дусларым моңсу җырлар язмаска куша, чөнки мине барысы да көләч булып күрергә ияләшкән.

— Иҗат белән беррәттән балалар бакчасында да эшлисез. Бу өлкәгә нинди юллар китерде?

— Минем кызыма алты, улыма дүрт яшь. Улым балалар бакчасына киткәч, барлык әниләрнеке кебек үк, күңелем тыныч түгел иде. Мөмкинлек чыккач шул ук балалар бакчасына эшкә дә урнаштым.

Җыр белән бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә дә чыгыш ясыйм, әмма һәрвакыт булып чыкмый. Вакыт та аз кала һәм балалар да әле бәләкәй. Алар икесе дә җырлый. Кызымның тавышы бик яхшы, сәхнәдә дә каушамый.  “Үскәч, әнием синең белән бергә җырларбыз”, — дип әйтә. Улым шулай ук биергә дә ярата. Аны тиздән бию түгәрәгенә бирергә ниятлим.

— Иң истә калган чыгышыгыз кайсы булды?

— Берничә ел элек Казан сәхнәсендә зур хәйрия концертында чыгыш ясадым. Анда Сөмбел Билалова, Илназ Сафиуллин, Илвина, Салават Миңнеханов, Булат Җиһаншин кебек артистлар белән бер сәхнәдә эшләдек. Ул концерт, чыннан да, матур тәэсирләр калдырды. Мине якын дустым Эльмира Бәйрәмова зур сәхнәгә чыгарга этәрә. Алга таба иҗатым өстемдә ныклап эшләргә планлаштырам.

— Планнар нидән башлана?

— Альбом чыгарырга максатлар бар. Минем 1-2 җыр белән генә сәхнәгә чыгасы килми, тамашачыга бай репертуар тәкъдим итәсе килә. Хәзер яңа күңелле җыр өстендә эшлим, алга таба клип төшерергә дигән ниятләр дә бар. Җырчы өчен үз тамашачысын табу мөһим. Иҗатта тукталып калмаска кирәк.4

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com