ФИНАТ ӘХМӘТШИН: «БАР ЭШНЕ ДӘ ҖИҢ СЫЗГАНЫП ЭШЛИМ»

Башкортстан республикасының Благовещенск шәһәрендә иҗат итүче сәләтле башкаручы  Финат Әхмәтшин Татарстан тамашачысына әле яңа гына тәкъдим ителде. Туган республикасында бик күп телевизион проектларда, концертларда чыгыш ясаучы җырчы бүген үз репертуарын камилләштерә. Гөлфия Шакирова сүзләренә Гөлназ Фәхертдинова көй язган “Беренче мәхәббәт” җыры аның иң киң таралган иҗат җимешедер.45

—  Җырлау һәм алып бару сәләте бәләкәйдән киләме? Үсмер чакта да сәхнәдән төшмәдегезме?

— Биш яшемнән үк җырлый башладым. Сәләтем бик матур итеп җырлый торган әниемнән күчкән. Сабый чагымда ук урындыкка басып, җыр җырлап, шигырь сөйләп кунакларның алкышларына лаек була идем.  Әлбәттә, ул чактан ук артист булу теләге бар иде инде. Җыр сәнгате буенча бик күп конкурс-фестивальләрдә катнашып, беренче урыннарны яуладым.

— Бәйрәмнәр оештыру өлкәсендә күптәннән эшлисезме?

— Бәйрәмнәр алып бару өлкәсендә әле берничә генә ел эшлим. Артистларга мәҗлесләрдә эшләү зур тәҗрибә. Монда үзеңне барлык яктан сыныйсың, халыкны тоярга өйрәнәсең. Билгеле, сәхнәдә җырчы үзен башкача тота. Концертларда, бәйрәм чараларында мин еш катнашам. Сабантуйлар да минсез үтми инде ул. Тамашачы белән һәрвакыт күрешеп торырга кирәк.3554

— Өлге булырдай җырчылардан кемнәрне атар идегез?

— Мин Идрис абый, Хайдәр Бигичев, Илһам Шакиров , Әлфия апа, Хәния апа, Салават абый кебек җырчыларны аерып әйтер идем. Һәрбер башкаручы үзенчә яхшы. Мин барлык артистлар белән дус, һәрберсенә хөрмәт белән карыйм.

— Үзегезнең яхшы сыйфатларыгыз арасыннан кайсын аерып әйтер идегез?

— Ир-егет буларак барлык эшне җиң сызганып эшлим. Әмма янда буш сүз сөйләнеп йөргән кешене яратмыйм. Иҗат буенча һәрчак алга барырга тырышам. Беркемнең дә юлы һәрвакыт сикәлтәсез генә бармый, шуңа да үз өстемдә нык эшлим. Иҗат ягыннан яңа җырлар өстендә эшлим, һәрчак камилләшергә тырышам.

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com