ГӨЛСИНӘ РАФЕКОВА: «ИТАЛИЯДӘ КАЛЫРГА ҮТЕНГӘННӘР ИДЕ»

Җырчы Гөлсинә Рафекованың исеме Татарстанда киң таралмаса да,  Пенза шәһәренең Губернатор Симфоник капелласы һәм академик хор солисты  буларак төрле илләрдә чыгыш ясаган көчле тавышлы башкаручының репертуарында татар җырлары шактый. Дөрес, Гөлсинәнең вокаль мөмкинлекләре белән эстрада җырларын башкарып кына тамашачы алдында танылу дөрес тә булмас иде, чөнки Зилә Сөнгәтуллинаның югары бәяләмәсен алып, Казан дәүләт консерваториясенә кереп, тормыш сәбәпләре аркасында укудан баш тартырга мәҗбүр булган профессиональ җырчы ул. Музыка буенча белемен Татарстаннан читтә алса да, милли моңнарны ул бервакытта да күңеленнән чыгармый. Пенза өлкәсендә табиблар гаиләсендә тәрбия алган Гөлсинә Рафекова 4 яшендә үк авыл клубы сәхнәсендә “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җыры белән иҗат юлын башлап,  бүген дөньяның дәрәҗәле музыка белгечләрен таң калдыручы җырчы булып сәнгатькә һәм тамашачылара хезмәт итә.1

— Симфоник капеллада солист булу зур җаваплылык һәм профессионализм таләп итә. Җырчы һөнәре турында балачактан хыялландыңмы?

— Мине күршеләр бәләкәйдән үк җырчы дип йөртәләр иде. Ул чакта ни өчендер шелтәләп әйтелә торган сүз булып тоелса да, үпкәләми идем. Тавышым бала чагымнан яхшы иде, туганнан ук җырлыйм дисәм дә дөрес булыр. Ул вакытта бит әле китапханәче, укытучы, табиб булырга хыялланасың. Хәтерлим, безнең ишегалдында кое бар иде һәм мин нигәдер башымны иеп шунда “Аве Мария” җырын башкара идем. Тавыш кайтаваз булып яңгыраганга үземне концерт залында чыгыш ясагандай хис иттем. Безнең гаилә дә бит иҗатка бик сәләтле. Өебездә һәрвакыт оештырылган концерт-спектакльләрдә без ике апам белән һәрчак чыгыш ясый идек. Гаиләдә барыбыз да җырлый, әниемнең тавышы аеруча яхшы. Минем җырга сәләтем дә аннан күчкән, шуңа да иҗатка тартылу яшьтән үк бар иде. Бишенче-алтынчы сыйныфларда киләчәгемне дәфтәрнең арткы ягындагы “Композитор-музыкант-Гөлсинә-җырчы” дигән трафарет язмасы белән күрәзәчелек иттем. Хыяллар чынга аша бит ул. Композитор дию каты яңгыраса да, бүгенге көндә көйләр авторы булып торам. Симфоник капеллада 2007 нче елдан солист булып хезмәт куям һәм шуның белән беррәттән академик хорда да чыгыш ясыйм.

— Син дәрәҗәле фестивальләр лауреаты, алай да кайсы җиңүең аеруча истә калды?

— Иң истә калган чыгыш Германиядә булгандыр. Академик хор белән чыгыш ясаганда бик нык дулкынландым, ул вакытта кечкенә генә өзек җырласам да, күңелгә уелып калганы нәкъ шул булды. Башка конкурс-фестивальләрдә алай ук борчылганымны хәтерләмим.2

— Күп артистлар хәзер әзер көйгә – минусовкага гына кушылып җырлый, ә син рәхәтләнеп симфоник оркестр белән концертлар куясың. Бу җырчының профессионализмын күрсәтәме һәм мондый концертларны тамашачылар ничек кабул итә?

— Симфоник оркестр белән чыгыш ясау, беренче чиратта, башкарылучы җырга, аны тамашачыга тәкъдим итүгә карата зур җаваплылык дигән сүз. Бер җырны чыгару өчен аның өстендә бөтен оркестр, дирижер, хәтта хор эшли. Дөрес, кайбер фонограммаларда оркестр тагын да матуррак яңгырый, тик тере оркестр белән сәхнәгә чыккач, барлык музыкантлар һәм тамашачы да әлеге җырны синең белән бергә үзе аша үткәрә. Бу бөтенләй дә икенче тойгы. Башкаручыга дирижер белән бер дулкында булу мөһим, чөнки нәкъ менә ул темпны һәм ритмны бирүче.

— Пензада яшәп, татар телендә дә җырлар яздырасың. Концертларда еш татарча җырлыйсыңмы?

— Татар диаспорасы, әлбәттә,  минем репертуарда татарча җырлар барлыгын белә, шуңа да туган телдә чыгыш ясарга еш чакыралар. Филармониядә исә безнең классик репертуар, көнбатыш Ауропа музыкасын башкарабыз. Мин шулай ук академик хор кысаларында да чыгыш ясыйм, анда шулай ук төрле җырлар башкарыла. Миңа ошаган татарча җырларны студиягә барып яздыртам. «Эй, дусларым» җырына хәтта ремикс та эшләдек.

— Нинди образларда чыгыш ясаганың бар?

— Испанка Кармен, үземнең концертымда Сөембикә, «Только очень жди» спектаклендә офицер хатыны, Лермонтовның “Демон” поэмасы буенча куелган спектакльдә грузин князь кызы Тамара образында чыгыш ясадым. Балачакта авыл клубында әбиләрне дә уйнадым, шулай ук «Беренче театр» спектаклен дә куйган булды.
4 - копия— Белгечләр итальян вокал мәктәбен үрнәк итеп куя. Син аларның җырчыларны әзерләү системасын, андагы музыка сәнгатен ничек бәяләрсең?

— Итальян телен өйрәнеп карадым, тик нигәдер төшенеп бетә алмадым. Италиягә барган чакта миңа бер итальян егете гашыйк булып, калырга да үгетләгән иде. Мин телне өйрәнгәч кире кайтырмын дип ул чакны калмадым. Рәсәйдә бервакытта да дөрес итеп итальянча сөйләшергә өйрәнмисең дип әйткән иде.  Ә җырларга килгәндә, миңа башка телләргә караганда итальян телендә җырлар өйрәнү күпкә җиңелрәк бирелә. Җырлау өчен ул, чыннан да, бик уңайлы тел. Ниндидер система буенча өйрәнәм дип әйтмәс идем, ләкин алга таба, бәлки, бу өлкәдә белемнәрне тагын да тирәнәйтермен.

— Җырларны күптәннән язасыңмы?

— Җырларны 2014 нче елдан язам. Барысы да үзебездә иҗат итә торган шагыйрә белән танышудан башланды. Аның шигырьләр җыентыгын ачуга ук көйләр үзеннән-үзе туа башлады. Мин туган көйне диктофонга яздырып, ноталарга салып, аранжировка ясатырга җибәрмәсәм тынгы таба алмыйм. Бер-ике ай дәвамында җыр туа, аннары аны студиягә яздырырга барам. Әлбәттә, бу эш чыгымнар таләп итә, ләкин барысын да үзем күтәрәм. Мин төрле тавышлар белән “бэк”ларны да яздырам, хәтта биш тавышка да язган очраклар булды.  Үзем иҗат иткән «Расскажи мне о весне» җыры Санкт-Петербургта үткәрелүче «Новый Хит» конкурсының беренче өчлегенә керде. Бу елны инде ул бөтен Рәсәй буенча таралган караоке-системаларда да бар.

— Тормышта нәрсәдән ямь табасың?

— Көнемне бушка уздырмаска тырышам. Үзеңнән соң белемнәр, тәҗрибә, иҗади җимешләр калдырырга кирәк. Үзең турында, гаиләң, якыннарың турында онытмаска кирәк. Тормышта беренче урында әти-әни булырга тиеш, аннары гына үзең турында уйларга кирәк. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне игътибарсыз калдырмаска тырышам.

— Артист балалары, гадәттә, сәхнә артында үсә. Син гаиләгә тиешле игътибарны җиткерергә өлгерәсеңме?

— Улымны тормышымдагы иң зур шатлык дип кабул итәм. Ялгызлыкны яратмыйм, авырлы вакытта да тормыш иптәшем эштә булганда карынымдагы улым белән сөйләшә идем, аңа бишек җырлары җырладым.  Берсен хәтта үзем иҗат иттем.  Бала тугач тормышымда яңа җете төсләр барлыкка килде. Аңа бер яшь тә ун ай булганда мин инде эшкә чыктым, шуннан соң без һәрвакыт бергә репетицияләргә йөрибез. Тормышым аның белән тагын да баеды, камилләште. Әлбәттә, концертларда да сәхнә артында утырганда да ара, ул вакытта мин аңа тәмле әйберләр алып юатам. Ул миңа концертка әзерләнгәндә дә бик булыша, барлык нечкәлекләренә кадәр сөйләшәбез. Улым белән кинотеатрларга йөрибез, мультфильмнар карыйбыз, уйныйбыз, вакытны күбрәк бергә үткәрү өчен аны хәтта балалар бакчасыннан да иртәрәк алырга тырышам. Мин улым белән икенче балачагымны кичерәм.5

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com