ИҖАДИ ЯКТАН МӨСЛИМ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА АЧЫЛДЫМ

Көчле, бар яктан да җитез, үз максатларына ирешә торган хатын-кызлар бүгенге көндә бик күп һөнәрләрдә уңышка ирешә. Бигрәк тә эчке җылылыкны, йөзендә шат елмаюны саклап калган, үзләренең күңел җылысы белән кәефләрне яхшырткан ханымнар һәм туташлар аеруча сокландыра. Иҗат өлкәсендә мондый үрнәкләрне бик еш очратырга мөмкин. Җырчы һәм алып баручы Гүзәл Рәхимуллина дистәләгән бәйрәмнәр оештырып, һөнәри осталыгы ярдәмендә бер генә йөрәккә яхшы кәеф һәм яшәү дәрте өстәп китмәгән.4

— Гүзәл, иҗат юлы буенча китәргә балачактан хыялландыңмы?

— Мин Мөслимнең үзендә туган кыз, ләкин бала-чагым Иске Карамалы авылында үтте. Без гаиләдә ике кыз бала, яшь аермабыз өч кенә ел булганга күрәдер, сеңлем белән бербөтен булып, барлык серләребезне уртаклашып үстек. Әти-әниләрем сәнгатьтән бик ерак кешеләр, аларда музыкаль яктан сәләт бар дип әйтә алмыйм, бәлки, җырга осталыкларын күңел түрендә яшереп тоталардыр, бәлки тышка чыгарырга кыюлыклары җитмидер. Шулай да әниемнең әнисе — минем әбием бик моңланырга ярата торган булган, әмма халык алдына чыгып түгел, ә өйдә, көндәлек эшләр арасында гына. Шуңа да әнием: «Эх, кызым, әбиең исән булса, синең шундыйлыгыңны күреп бик сөенер иде, кызганыч, бу елларга кадәр яши алмады шул», — дип әйтә. Мәктәп елларында «Үскәч кем буласың килә?» дигән темага язган иншаларда журналист буласым килә дип яза торган идем. Бераз үсә төшкәч, авыл мәдәният йортында үткән концертларны карарга чыккач, зур соклану белән әлеге чарада катнашкан яшь, матур, ялтыр-йолтыр күлмәктән киенгән кызларга карап: «Эх, минем дә үскәч шушы апалар кебек сәхнәдә басып торасым килә, миңа да кешеләр шулай авызларын ачып карап торырлар иде», — дип хыяллана идем. Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигән чагына туры килгәндер, чөнки мин бүген сәхнәдә рәхәтләнеп чыгыш ясыйм. Эшемне, мәдәниятне, иҗатны бик яратам. Дөрес, сокланганнары белән беррәттән, бераз көнләшеп караганнары да бар.

— Алып бару, бәйрәмнәр оештыру өлкәсенә ничек кереп киттең?

— Сәхнәдә йөргән кеше кыюлыкка, әрсезлеккә өйрәнеп бетә, бу сыйфатлар артистларда мулдан. Халык алдында чыгыш ясау безнең өчен көндәлек күренеш. Беренче мәлне генә халык күзенә карарга куркып, дер-дер калтырап төшәсең, ияләшә төшкәч, сәхнәдә үзеңне судагы балык кебек хис итә башлыйсың. Мәдәният өлкәсендә хезмәт иткән кешеләрнең хезмәт хаклары бик мактанырлык тугел, шуңа да башында алып баручыларга җырчы буларак ияреп китәргә бик тырыштым. Тик чакырулар артык күп булмады, чөнки күпчелек алып баручылар җыр сәнгате буенча укыган, белемле, профессиональ җырчылар белән эшлиләр, ә мин исә үз сәләтемә таянып иҗат итүче үзешчән җырчы гына.  Шуннан соң башыма бер фикер килде: “Ә нигә әле миңа кемгәдер ияреп йөрергә  һәм кемнедер ияртеп йөрергә?! Үзем жырлыйм, алып кына барырга өйрәнәсе кала”. Башлаганда бер-ике юбилейда сценарий язылган кәгазь белән йөрдем, хәзер исә, Аллага шөкер, иркенләп, тел байлыгыма таянып алып барам. Тавыш операторым да үземнең коллегам, аның белән бергәләшеп бик күп чаралар үткәрдек. Бәйрәмнәргә бик еш чакыралар, шуңа сөенеп туя алмыйбыз, чөнки руслар әйтмешли, “два в одном” булганда, бәйрәм ияләре андый вариантны кулай күрә.

— Халык белән эшләгәч төрле фикерләр ишетергә туры киләдер. Яхшысы күп әйтеләме? Яман карашлар белән очрашкан булдымы?

— Әйе, төрлесе була. Иң сөендергәне — мактау һәм хуплау сүзләре. “Ихлас кешеләр әле җир йөзендә бар икән!”, — дип уйлап куям, ләкин начар фикер җиткерүчеләр юк дип тә әйтә алмыйм.  Алар бар, әмма бик сирәк. Катгый сүзләрне дә бик тыныч кабул итәм, чөнки тулаем камилләшү өчен тәнкыйть сүзләрен дә ишетү кирәк.

— Хатын-кызга алып баручы булып эшләү нинди мөмкинлекләр ача? Ир-атлар белән чагыштырганда бу хезмәтне башкару, чыннан да, авырракмы?

— Билгеле бер мөмкинлекләр ача дип әйтә алмыйм. Шулай ук ир-ат алып баручыга караганда хатын-кызга алып бару авыр дип тә әйтмим, чөнки иҗади хезмәтнең бер авырлыгын да күрмим. Ләкин шунысын искәртеп үтәсем килә: хатын-кызларга караганда юморны  ир-ат алып баручылардан яхшырак кабул итәләр, ул аларга күбрәк килешә. Ир-ат алып баручыларның шул ягына сокланам. Һәрвакыт мәзәк кенә сөйләп алып бару минем эш стиленә туры килми.

— Кешенең күңелен күрү бик авыр хезмәт. Синеңчә аны тиешенчә бәяләп бетерәләрме?

— Кеше күңелен күрү, чыннан да, җиңелләрдән түгел. Тиешле күләмдә үк бәялиләр димәс идем, чөнки кешенең дә төрлесе бар, арада шуның кадәр рәхмәтсез кешеләр булгалый. Алдында биш сәгать буе биеп торып та, ярап булмаган кешеләр бар. Аннан соң һәр мәҗлеснең үзенчәлекле кунаклары, үз аудиториясе була. Бәйрәмнең күңелле үтүе бары алып баручыдан гына тора дигән сүзләр белән килешмим, чөнки кайбер туйлар, юбилейларда бик авыр кешеләр очрый. Кайбер чарада алар берән-сәрән генә була йә, гомумән, барысы да авыр энергетикалы булып чыга, ә икенче мәҗлестә шулкадәр күңелле, гади, ачык кешеләр була, алар белән бәйрәм үзеннән-үзе күңелле һәм җиңел уза. Шуңа да бәйрәмнең уңышлы үтүе килгән кунаклардан да тора.

— Җыр белән кызыксыну иҗатның бер юнәлешеме? Бәләкәйдән җырладыңмы?

— Күп кенә иҗат кешеләре кебек өч яки биш яшьтән үк җырлый идем дип мактана алмыйм. Шулай да бик кечкенә чагымда «Бөрлегәнем-бөрлегән, син бит минем бергенәм», «Җиләк җыям чиләккә, дәү әнигә бүләккә», – дип йортыбызга килгән кунакларга кат-кат җырлаганымны хәтерлим. Үсә төшкәч, җырга булган мәхәббәтемне мәктәптә күреп алдылар. Әниләр бәйрәмендә татар теле һәм әдәбияты буенча укытучым Зилә апа Рәхимова Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан «Ниләр булды сина, гөлем?» җырын башкарырга күндерде. Мәктәптә үткәрелгән шушы чарадан соң минем җырга сәләтне авыл мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә апа Гәрәева күреп алды һәм шуннан соң мәдәният йортында үткән һәр чарада катнаша башладым. Шул вакытлардан алып бүгенге көнгә кадәр җыр минем һәрчак күңелемдә.1

— Иҗатта үзеңне ничек камилләштереп торасың? Максатчан кешеме син?

— Максатчан дип саныйм, чөнки «Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит» — дигән халык мәкаленә таянып яшим. Берәр җиргә чакырсалар таш яуса да барырга, халыкка күренергә тырышам, чөнки моны үземнең үсеш өчен кирәк икәнен аңлыйм. Яр Чаллы шәһәренең “КамАЗ” мәдәният сараена «Тамадалар кыздыра» шоу-программасында катнашырга дәшкәч тә, икеләнеп тормадым, барып чыгыш ясадым һәм һич тә үкенмәдем, үземә яңа мәгълүмат туплап, яңа танышуларга сөенеп кайттым. Безнең белән беррәттән музыкаль чарада танылган җырчы-алып баручылар да катнашты. Алар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау минем өчен үсеш, сөенеч булды. Күптән түгел шундый ук чараны Актаныш ягында оештырдылар, иренмәдем, анда да барып кайттым, чөнки андый тамашаларда чыгыш ясау миңа тагын да дәрт өсти, иҗади яктан үстерә. Сәхнәдәге чыгышлардан соң үзләренең бәйрәмнәрен алып барырга ышанып тапшыручылар да шактый булды.

— Сәнгать кешесе гаиләгә дә тиешле игътибарны җиткерә аламы? Сезнең гаилә мөнәсәбәтләре ничегрәк?

— Сәнгать өлкәсендә кайнаган кеше белән яшәве җиңел түгеллеген аңлыйм. Шуңа күрә якыннарымның сабырлыгы гына сынмасын дип телим. Бик яшь булуыма карамастан тормышым авырлыкларсыз гына үтмәде. Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар да, арага кысылучылар да, гайбәте дә булгалады. Гел күз алдында йөргән кеше халык телендә ару чәйнәлә бит инде ул. Яшермим, гаиләдә бәхәсләшкән мизгелләр булды, ләкин арабызда булган авырлыкларга карамастан, без бүген бергә һәм кызыбыз Сафинаны үстереп ятабыз, аңа инде өченче яшь китте. Шушы яшеннән үк музыка ишетүгә биергә тотына, күңеленә ятышлы җыр очраса кушылып җырлый да башлый.

— Театр тормышыңда нинди роль уйный?

— Театр тормышымда иң мөһим урынны били. Театрга карата мәхәббәтем чиксез, минем өчен аңлатып бетермәслек үзе бер дөнья ул. Минем белемем дә режиссура һәм актерлык сәнгате буенча. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының режиссура факультетын тәмамлаганыма быел 7 ел була. Үткән елны гына югары белемле булдым: Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Яр Чаллы филиалын тәмамладым. Әле күптән түгел бер юбилей башларга санаулы минутлар калды, кунаклар һаман килеп бетми, сабыр гына көтәбез. Күземә күренәме дип торам, режиссура буенча укытучым, остазым Рамазан абый Каисович Гардисламов килеп кермәсенме. Бәйрәм ахырында сөйләшеп туя алмадык. Уңышларыбыз белән уртаклаштым. Иң үкендергәне исә студент елларында “соры тычкан” булып йөрүем. Миңа практика җитеп бетмәгән булган күрәсең, һәм ул тәҗрибәне мин Мөслим мәдәният йортында алдым. Театр юнәлеше буенча мин нәкъ менә анда үсеш алдым. Иң уңышлы, көчле әсәрләрдә — «Моңлы ядкәр», «Абага алмасы ачы була», «Диләфрүзгә дүрт кияү» кебек спектакьләрдә төп рольләрне башкардым. Һәр елны театр коллективларының «Идел-йорт» төбәкара фестиваль-конкурсында катнашабыз. Минзәлә, Казан тамашачылары алдында чыгыш ясыйбыз. Былтыр әлеге фестивальдә К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәрен сәхнәләштереп, Гран-прига лаек булдык. Спектакльдә мин Сәрвәр ролен башкардым. Әлеге дәрәҗә безнең өчен 2016 нчы елның иң зур уңышы булды. Мин үземне төрле өлкәдә сынап карарга яратам. Таныш кызлар белән үзебезнең квартетны да булдырдык.

— Кәефеңне нәрсә күтәрә ала?

— Кәефемне бик сирәк эләккән ял, чәчәкләр һәм үзем кебек ачык, эчендәгесе тышында булган күңелле кешеләр күтәрә ала.

— Иҗатта максатлар чиксез, билгеле, тик үзең нинди хыяллар белән яшисең?

— Халык бик җылы сүзләр әйтеп башны күккә җиткергән рәхәт чаклар була һәм шул чагында әллә берәр театрга урнашыйммы икән дип очынып, хыялланып алам да, яңадан тынычланам, чөнки хәзерге эшемне бик яратам, туган җиремнән бер дә китәсем килми. Бүгенге көндә бигрәк тә, чөнки соңгы елларда Мөслимебез күп үзгәрешләр кичерде, районыбыз шәһәр төсе алды, матурланды. Максатлар дигәннән, Казанда үткән татар кинолары кастингларында үземне сынарга анкеталар тутырып карадым, тик төрле сәбәпләр аркасында катнаша алмый калдым. Шуннан бирле үземне ул өлкәдә сынап карарга батырчылык иткәнем юк, ләкин уй-хыялларым чиксез, ниндидер аерым бер максатларым бар дип авыз тутырып әйтергә куркам. Алдан кычкырып йөргән кешенең башы авырткан ди бездә халык, барысы да Ходай кулында.2

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com