ГҮЗӘЛ ЙОСЫПОВА: «КЛАССИК АЛЫП БАРУ ДА КҮҢЕЛЛЕ БУЛЫРГА МӨМКИН»

Хәрби гаиләдә тәрбияләнгән Гүзәл Йосыпова бүгенге көндә иҗат ягыннан күп кенә уңышларга ирешкән артист. Тормышта көчле сынаулар үтсә дә, ул танылган һәм күпләрнең алыштыргысыз алып баручысы.

Октябрьский шәһәренең музыкаль училищесында Филүс Каһиров белән бергә укыган Гүзәл уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Башка юнәлеш буенча югары белем алса да, бүгенге көндә иҗаты аның өчен төп һөнәре дә, яраткан шөгыле дә булып кала.  Музыка буенча төрле юнәлешлә-рдә эшләп караса да, үзен чын-чынлап балалар бакчасында нәниләр белән музыкаль җитәкче булып эшли башлагач таптым дип саный. Тәрбияләнүчеләренең шәһәр күләмендәге чыгышлары һәм төрле зур бәйгеләрдәге җиңүләре уңышлы эш нәтиҗәсенең билгесе дә. Бүгенге көндә Гүзәл Йосыпова Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яши.1-4— Алып бару, бәйрәмнәр оештыру өлкәсенә ничек кереп киттегез?

— Беренче туйны 2007 нче елда үткәрдем. Өч туган апам кунакларның күңелен ачарга үтенгәч каршы килә алмадым. Аңа чаклы тәҗрибәм булмаса да, туганым кушкан йөкләмәне әйбәт кенә үтәп чыктым. Ким дигәндә кунаклар бик канәгать калды. Аннары тормыш мине Карцева Валентина Даниловна белән очраштырды. Алар тормыш иптәше Сергей Николаевич белән бөтенрәсәй күләмендә танылган алып баручылар. Ул мине үзенең курсларына чакырды да инде. Укып чыгып сертификат алгач, мин үземнең профессиональ эшчәнлегемне башладым да. Башында Валентина ханым беренче мәҗлесләрне үзе табып бирде, аннары «сарафанное радио» эшли башлады, үземнең клиентлар барлыкка килде. Кайбер гаиләләрнең барлык юбилейларын, туган көннәрен, туйларын үзем үткәрәм. Алар мине шаярып “гаилә алып баручысы” дип йөртәләр.

— Халык белән эшләгәч төрле фикерләр ишетергә туры киләдер. Яхшысы күп әйтеләме? Яман карашлар белән очрашкан булдымы?

— Бәлки, артымда сүзләр йөргәндер, тик күземә туры карап әйтүче булмады. Кунакларның да, бәйрәм ияләренең дә мактаудан һәм рәхмәт сүзләреннән башка берни әйткәннәре юк. Ошатмасалар кабат бәйрәмнәргә чакырмаслар иде. Әлбәттә, һәркемгә ошап бетеп булмый, һәркемнең зәвыгы төрле.1-3

— Хатын-кызга алып баручы булып эшләү нинди мөмкинлекләр ача? Ир-атлар белән чагыштырганда бу хезмәтне башкару, чыннан да, авырракмы?

—  Алып бару осталыгы балалар бакчасында эшләгәндә бик нык ярдәм итә. Барлык хатын-кызлар өчен җавап тота алмыйм, ләкин үземнән чыгып шуны әйтә алам: бу эш яңа танышуларга мөмкинлек ача, кирәкле элемтәләр барлыкка килә. Әлбәттә, халык арасында эшләгәч  еш таный да башлыйлар.

Ир-ат алып баручылар белән чагыштырганда, чыннан да, хатын-кызга авыррак. Безгә ир-егетләр башкаруында үтемле булган барлык мәзәкләр, җырлар һәм шаярулар да килешми. Минем карашка, хатын-кыз алып баручы беренче чиратта тәрбияле һәм үз эшендә профессионал булырга тиеш, бигрәк тә билдән түбән мәзәкләр хатын-кыз авызыннан бик ямьсез яңгырый.

— Хатын-кыз алып баручыларны җитдирәк, “классик” юнәлештә эшләүчеләр дип саныйлар. Бу, чыннан да, шулаймы? Сез үзегезне нинди алып баручылар рәтенә кертәсез?

— Әйе, хатын-кыз алып баручылар  ир затларына караганда күпкә тыныч һәм затлы алып баралар. Дөрес, мин берничә “баскан җирдән ут чыгара торган” хатын-кыз алып баручыны да беләм.  Үземне күбрәк классик алып баручы дип саныйм, ләкин бу рәсми мәҗлес үткәрү дигән сүз түгел, чөнки мин шулай ук кызыклы конкурслар да үткәрәм, шаян җырлар да җырлыйбыз, гомумән, бәйрәмнәр позитив һәм юмор белән үтә. Һәм боларның барысын да классик алып бару стиле белән кушарга мөмкин.1-2

— Кешенең күңелен күрү бик авыр хезмәт. Сезнеңчә аны тиешенчә бәяләп бетерәләрме?

— Барысы да тәҗрибә белән килә дип саныйм. Төрле кунак була, аларның һәрберсенең тәрбиясе һәм карашлары төрле. Әйткәнемчә, тәҗрибә белән кунакларның кәефен, холкын һәм темпераментын тоя башлыйсың. Әлбәттә, мин аларга җайлашырга тырышам. Әгәр дә кунаклар актив уеннарны яратып бетермәсә, өстәл артында гына үткәрә торган уеннарны кулланасың. Бу очракта кунакларның да кәефләре күтәрелә. Билгеле, һәрбер алып баручы актив кешеләрне ярата, алар белән бәйрәм гөрләп үтә.

— Мәҗлесләр бер-берсеннән аерыламы? Сез кайсы бәйрәмнәрдә эшләргә яратасыз? 

— Әлбәттә, һәрбер бәйрәм бер-берсеннән аерыла. Мәсәлән, туйның эчтәлеге белән юбилейның программасын чагыштырып булмый, чөнки туйда билгеле гореф-гадәтләр үтәлә, аның үз алгоритмы бар. Юбилейларда андый традицияләр юк, шуңа да барлык хыялларны чынга ашырырга мөмкин. Монда кунаклар да бер-берсе белән яхшы таныш була, шуңа да барысы алдан ук шәп кәефтә килә. Шәхсән үземә юбилейларда эшләү күпкә кызыклырак. Без шулай ук хәләл туйлар, никах мәҗлесләрен дә бик теләп уздырабыз.

—  Сез гастрольләрдә дә күп йөрдегез, төрле төбәкләрдә чыгышлар да ясыйсыз. Күп артистлар белән эшләргә насыйп булдымы?

— “Родина” мәдәният сараенда эшләгәндә ике ел дәвамында Фәнир Галимов төркемендә эшләргә насыйп булды. Ул Башкортстан һәм Татарстан буйлап үзенең юбилей турына бик күп артистларны чакырган иде. Башында мин аккомпаниатор буларак чыгыш ясасам, аннары театральләштерелгән тамашада әби ролен башкарырга тәкъдим иттеләр. Без Фән Вәлиәхмәтов белән бергә уйнадык. Гастрольләр дәвамында Айдар Галимов, “Кызык мәзәк” (Вәлит Илембетов һәм Хәмит Тлямов), Инсаф Галимов, Марат Шәрипов, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Айгөл Бариева, Айгөл Сагынбаева, Асылъяр, Таңчулпан Бабичева һәм тагын бик күп артистлар белән танышып эшләдек.1-5

— Гаиләгез дә сәнгатькә гашыйкмы?

— Якыннарым минем белән горурланалар. Әтием Хәмит һәм әнием Венера бәләкәйдән үк мине төрле яктан үстерергә тырышты. Яраткан әбием Фәрхинур Габдрахмановна (кызганыч, ул арабызда юк инде) мине сабый вакытта ук җырларга һәм биергә өйрәтте. Ул үзе дә бик иҗади кеше иде һәм мәктәптә дә яраткан укытучы булды. Шуңа да миндә сәнгатькә мәхәббәт барлыкка килде. Якыннарым минем барлык концертларга да рәхәтләнеп киләләр. Тормыш иптәшем дә иҗатымны хуплый һәм һәрчак ярдәм итеп кенә тора. Мин барысы өчен дә аларга зур рәхмәтле, барысын да яратам һәм аларның өметләрен һәм ышанычларын акларга тырышам.

— Иҗатта максатлар чиксез, билгеле, тик үзегез нинди хыяллар белән яшисез?

— Әлбәттә, минем хыяллар бик күп, ләкин иң мөһиме — якыннарым саләмәт һәм шат булсыннар. Иҗатыма килгәндә, киләчәктә тулаем балалар белән эшләүгә күчәсем килә, бәйрәмнәр үткәрү, балалар өчен иҗади студия ачарга теләгем бар. Балаларны бит тормыш чәчәкләре диләр һәм алар тормышта күп булырга тиеш.

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com