ИЛНАЗ НУРГАЛЕЕВ: «ТУЙГА БАРЫП ҖИТКӘНЧЕ 7 КИЛОГА ЯБЫКТЫМ»

Бүгенге алып баручылардан матур һәм күңелле бәйрәм үткәрү генә түгел, күп очракта җырчы булуы да таләп ителә. Әле биюче дә булса, гомумән, мәҗлесләр өчен алыштыргысыз артистка әверелә. Мондый алып баручылар сирәк булса да алар бар.  Бөгелмә шәһәрендә дөньяга килеп, бүген Яр Чаллы шәһәрендә  иҗат итүче Илназ Нургалеев шушы сәләтләре өстенә әле шигырьләр дә иҗат итә.1Gfcti-le38

— Сез төрле юнәлештә иҗат итәсез. Алай да иҗатка кайсы сәнгать аша кереп киттегез?

— Әлмәт шәһәренең Физик тәрбия көллиятендә укыган елларда “Әлмәтем” халык бию ансамблендә чыгыш ясый башладым. Монда мине биергә өйрәттеләр. Концертларда катнашу, репетицияләр бик ошый иде, гомумән, сәхнә үзенә тартты. Сәхнәгә, тамашачыга күнеккәч кенә армиягә повестка килде. Шау-гөр килеп мине армия хезмәтенә озаттылар. Нәкъ менә армия сафларында беренче мәҗлесемне – Яңа ел бәйрәмен үткәрдем. Рәсәйнең төрле почмакларыннан җыелган егетләр белән рәхәтләнеп ял иттек.

— Профессиональ алып бару белән армиядән кайтуга шөгыльләнә башладыгызмы?

— Әйе, 2012 нче елдан. Башында туганнарның һәм дусларның бәйрәмнәрен үткәрдем, аннары үземә ышаныч тугач, визиткалар ясатып, социаль челтәрләрдә реклама җибәреп, күләмлерәк мәҗлесләрне оештыра башладык. Әкренләп өр-яңа аппаратура да алдык. Эшли башлаганда халык визиткалар сорый, ә минем артык акчам да юк. Шунда ашыгыч рәвештә беренче визиткаларны кан биреп алган 800 сум акчага барып ясаттым.

— Үзегезне нинди алып баручы дип билгеләрсез? Тамашачы, кунаклар тарафыннан иң истә калган бәяләмә нинди булды?

— Үземне уртача алып баручы дип уйлыйм. Әлегә артыгы кирәк тә түгел, чөнки эшлисе эшләр һәм тормышка ашырасы кызыклы идеялар алда. Бу өлкәдә инде 6 нчы ел эшлибез, әмма мин һәрвакыт үземә әле яңа гына тәҗрибә туплый башлавымны искә төшереп торам. Һәр мәҗлестән ниндидер яңалык алып кайтабыз, яңа кешеләр белән танышабыз.  Бәяләмәләр, әйтелгән рәхмәт сүзләре күп булды, тик бер тапкыр кияүнең әтисе бөтен кеше алдында елый-елый мине суырып үпкәне баштан мәңге чыкмас, мөгаен. aOaKuuv8SOA

— Сезнең эш манерагыз импровизациягә корылганмы? Мәҗлесләрне алып барганда нинди кагыйдәләргә таянып эш итәсез?

— Эшли башлаганда төп-төгәл сценарий буенча, берни арттырмый һәм бернәрсәне дә төшереп калдырмый эшли идем. Ләкин алай эшләү һәрвакыт уңышлы килеп чыкмаганын һәм һәркемгә дә ярап булмаганын аңладым. Бервакыт туйга бөтенләй бар кагәзьләрне онытып киткәнбез. Туй Норлат районында. Анда барып җиткәнче 7 килога ябыктым. Югалып калмыйча утырып план төзедем дә импровизация ярдәмендә эшләп чыктым. Һәм бүгенге көндә дә нәкъ шулай эшлим. Кунакларның канәгать йөзләре һәм үземнең халәтемнән чыгып иң яхшысы импровизация икән дигән нәтиҗә ясадым. Минем өчен кешегә фикерләремне матур һәм аңлаешлы итеп җиткерү мөһим таләпләрнең берсе булып тора. Мәҗлестә олыларга да, яшьләргә дә, татар һәм рус милләте вәкилләренә дә бертигез күңелле булырга тиеш.

— Төркемегездә кемнәр чыгыш ясый? Программаны нинди үзенчәлекләр белән баетырга  тырышасыз? Нәрсәгә басым ясыйсыз?

— Безнең төркемдә баянчы егет чыгыш ясый, скрипкада уйнаучы кызыбыз бар. Бергә эшли торган биючеләребез һәрчак бәйрәмне бизәп китәргә әзер. Билгеле, һәрвакыт шушындый составта йөрмибез, бәйрәм ияләренең теләкләре буенча төрле артистлар белән эшлибез. Программада мин беренче чиратта юмор, кунаклар белән аралашу һәм хәрәкәтле уеннар белән ял итүгә басым ясыйм.atLuLlYQJvA

— Барлык чыгышларыгызда да сез ачык күңелле, шат һәм көләч. Һәрвакыт яхшы кәефтә булырга нәрсә ярдәм итә?

— Гаиләм төп кәеф чыганагым булып торадыр. Тормыш иптәшем һәм кызым мине елмаеп озаталар, елмаю белән каршы алалар, шуңа да мин шат күңел белән эшлим. Аннан соң тавыш операторым да һәрвакыт җылы сүзе һәм киңәше белән кәефләрне күтәреп тора. Һәм минем үземнең уемда да бары яхшы гына фикер. Начар уйларны читләтеп үтәргә кирәк.

— Сез җыр ягын да камилләштереп торасыз. Бүген артист универсаль булырга тиешме? Хәзер җырлый торган алып баручылар күбрәк таләп ителәме?

— Җырга килгәндә, мин үземне бик сәләтле җырчы дип бәяләмим. Үземчә тырышам. Алып баручыларның, чыннан да, хәзер күбрәк җырлый белүчеләре таләп ителәдер. Русча әйтмешли, “два в одном”, ә мин бөтенләй “три в одном”: алып бару, җырлауга өстәп әле тагын биим дә. Күңелем тулганда шигырьләр дә язам.
k6F2Wq2zTdo

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com