МАРАТ ӘХМӘТШИН:«НӘСЕЛДӘ ХАННАР ҺӘМ ОПЕРА ҖЫРЧЫЛАРЫ ДА БУЛГАН»

Ир-егетләргә җитди һөнәр килешә диләр. Иҗатны күпләр мавыгу дип кенә кабул итсә дә, күңелендәге зур теләкне җырларга әверелдереп, сәнгатьне төп эш белән берләштерүчеләр шактый. Теләк булса барысын да өлгерергә була бит ул. Әлбәттә, зур исемнәргә, дөньякүләм танылуга беркем дәгъва итми, тик үз тамашачысын табып, зур сәхнәгә күтәрелгән башкаручыларны бик яхшы беләбез. Уфа дәүләт авиация техник университетында уку белән беррәттән  “Молния” заводында инженер вазыйфасында хезмәт куючы яшь башкаручы Марат Әхмәтшинның иҗаты әле яңа гына башлангыч алды дисәк тә була. Ул җырлый да, шигырьләр дә иҗат итә. Ә җырлары, әлбәттә, мәхәббәт турында.4

— Җырга тартылу кайчан башланып китте?

— Җырга балачактан тартылдым. Әти-әнием сөйләве буенча,  сабый вакытта ук әтиемнең каешын микрофон итеп “Сафия кара әле, алда гомер бар әле” дип җырлап йөргәнмен. Музыкага, иҗатка мәхәббәт әнием ягыннан күчкәндер дип уйлыйм. Әбиемнең абыйсы Мәгәфүр Хисмәтуллин атаклы опера җырчысы, РСФСР һәм БАССРның халык артисты булган.

— Ни өчен сәхнәдә “Marat Khan” исеме астында чыгыш ясыйсыз? Аның тарихы нинди?

—  Нәселебездә бабаларымның күбесенең исемнәре “Хан”га төгәлләнә, шуңа күрә мин дә үземнең сәхнә исемемне әлеге традицияне саклап сайларга булдым.

— Җырларны күптәннән иҗат итәсезме?

— Мәктәптә укыганда ук шигырьләр иҗат итә идем. Вакыт үтү белән аларны җырга әверелдерү теләге туды, чөнки иҗат җимешләремне кәгазь битендә генә калдыру дөрес булмас иде. Бер ел элек мин бик яхшы кеше һәм танылган композитор Ирек Габдрахманов белән таныштым. Ул “Яратам сине” дип исемләнгән  җырыма көй язды. Ирек абыйның ярдәме белән үземнең беренче авторлык җырым барлыкка килде. Минем иҗади тормышымда бу зур вакыйга. Алга таба безнең тагын ике-өч җырыбыз чыгачак.1

— Яраткан башкаручылардан кемнәрне атарсың? Аларның стильләрен иҗатыгызда кулланасызмы?

— Яраткан башкаручыларым арасыннан Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Идел Нургалинны билгеләп уза алам. Аларның башкару осталыгын ошатам дип кенә кемнеңдер стилен кулланам дия алмыйм, бу дөрес тә түгел. Җырчының үз кабатланмас моңы, үз башкару манерасы һәм үзенчәлеге булырга тиеш. Ә болар барысы да тир түгеп эшләгәннән соң гына барлыкка килә. Кемнедер кабатлау җайлы булыр иде, ләкин бу адым белән тамашачыны кызыксындырып булмавы көн кебек ачык. Камилләшүнең чиге юк бит, миңа дә бу яктан бар көчне биреп эшлисе бар әле.

— Сәхнәдә популяр булу өчен билгеле таләпләр бармы?Яшь башкаручы буларак нинди авырлыклар белән очрашканыгыз бар?

— Популяр булу өчен тамашачыга ошарга кирәк, әлбәттә. Җырыңа керткән хисләр һәм эмоцияләр тыңлаучының күңел кылларын тибрәтерлек булса, син танылу алачаксың.  Шулай ук беренче чиратта җырчының теләге бик көчле булырга тиеш. Кеше куелган максатларына ирешергә теләсә, аңа бар дөнья ярдәм итәчәк.

— Күп кенә артистларның керем чыганагы булып бәйрәмнәрдә эшләү тора. Сез дә бу өлкәдә эшлисезме?

— Әйе, бәйрәмнәрдә җырлыйм, әмма күп чараларда чыгыш ясарга вакыт җитми, чөнки югары уку йортында белем алам һәм төп эшем дә бар.  Узган елны Уфа шәһәрендә үткәрелгән “Йолдызлы күк” җыр фестивалендә хезмәттәшләр белән «Молния» дип исемләнгән төркем төзеп Фирдүс Тямаев репертуарыннан “Гомер үтә” җырын башкардык. Барлык конкурсантлар арасыннан без татарча җыр башкарган бердәнбер катнашучылар идек. Әлеге җырны социаль челтәрдәге сәхифәмә урнаштыргач шулай ук уңай фикерләр килде.

Мин әтиемнең туган авылында (Благовар районының Иске Абзан авылы) үткәрелүче бәйрәмнәрдә һәрвакыт катнашам. Һәрбер кеше үз туган иленең, теленең, мәдәниятенең патриоты булырга тиеш дип саныйм. Кызганыч, күпләр бу турыда оныта.3

— Иҗаттан кала тагын нинди кызыксынуларыгыз бар?

— Мин ретро автомобильләрне яратам. Беренче машинам да 2106 модельле ВАЗ автомобиле иде. Иң күңелле хатирәләр дә нәкъ шушы машина белән бәйле. Мин аны әле дә саклыйм.

— Алга нинди максатлар куйдыгыз?

— Барлык максатларым арасыннан берсен аерып әйтә алам: иҗатым белән тыңлаучыларымның күңеленә үтеп керәсем килә.

2

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com