РАВИЛӘ СӘЛӘХОВА: «АЭРОПОРТТА ДА БӘЙРӘМ ЯСЫЙБЫЗ»

Бүгенге алып баручылар 5-6 сәгать дәвамында барган мәҗлесне күңелле итеп үткәрүчеләр генә түгел, алар — тормыштагы мөһим вакыйгаларны бәйрәм итеп оештыручылар. Билгеле, һәрбер иҗат кешесенең дә мондый эшкә сәләте юк. Туй, туган көннәрдән тыш күбесе кул сорау, бәбине матур итеп каршылау, хәтта аэропортта да кайтучыларга бәйрәм оештыруны сорый. Боларның барысын да һәм тагын бик күп чараларны  Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче һәм һәркем өчен кабатланмас бәйрәм ясый алган алып баручы Равилә Сәләхова башкара.1

— Алып бару, бәйрәмнәр оештыру өлкәсенә ничек кереп киттегез?

— 2011 елның кышы иде. Мина бер дус малай  Түбән Кама шәһәрендә  яңа клуб ачылуы турында сөйләде. Татарча дискотекага татар телендә яхшы сөйләшә торган алып баручы кирәк дип әйтте. Мин инде югалып калмадым, үземнең булдырганымны белеп, клуб директорына барып, әлеге вазыйфага үз кандидатурамны тәкъдим иттем, чөнки бала чактан ук гел сәхнәдә булдым, шулай ук шигырьләр яза идем. Безнең татар теле укытучысы шигырьләремне, үземә әйтмичә генә, әдәби конкурсларга җибәрә иде. 2008 нче елда “Түбән Кама чибәре” матурлык бәйгесендә катнашып беренче урынны алган идем. Минем сәхнәдән төшкән дә булмады. Түбән Кама шәһәрендә укыганда КВН командасы белән мәзәкләр уйлап таба, сценарийлар яза идек. Сәхнә минем өчен икенче өем кебек. Әмма укуны тәмамлауга 2 елга сәхнәдән китәргә туры килде. Әтием белән әнием яхшы эшкә кереп, икътисадчы һөнәрен үзләштерергә үгетләделәр. Шушы ике елда мин сәхнәне бик юксындым. Укуны да дәвам итеп, “тамашалы” эшкә керәсем килде. Курчак театрында хезмәт куйдым, ләкин хәтта бу да миңа аз тоела иде. 2012 нче елда Яр чаллы шәһәренә кучеп киттем. Нәкъ менә монда минем бәйрәмнәр, алып бару өлкәсе белән кызыксыну башланды да инде. Моның буенча бар булган китапларны, интернет чыганакларны актарып төнозын утыра идем. Дус-туганнарымның туган көннәрен, балалар өчен бәйрәмнәр оештырып, алып бара башладым. Ә алып баручы буларак беренче туйны дусларымныкын оештырдым. Кунакларга ошагач туйлар һәм барлык төр бәйрәмнәрне рәхәтләнеп уздырам һәм үз һөнәремне яратып эшлим.

— Халык белән эшләгәч төрле фикерләр ишетергә туры киләдер. Яхшысы күп әйтеләме? Яман карашлар белән очрашкан булдымы?

— Аллага шөкер, начар фикерләр һәм яман карашлар белән очрашканым юк. Күптән түгел туй мәҗлесе алып барган идем, кунаклар арасында әтием белән әнинең эштәге һәм бергә уйнап үскән дуслары булган. Кадерлеләрем янына кайткач, әтием елмаеп сөйләде: “Кызым, сине бик мактадылар, шундый матур һәм кызык конкурслар оештыра дип әйттеләр”, — дип бәяләүләрен җиткерде. Гомумән, еш мактамасалар да, мин әтием өчен гел беренче урында булдым. Ул миңа зур ышанычлар баглады, “Син булдырасын, тырыш!” дип гел алга этәрде.

— Хатын-кызга алып баручы булып эшләү нинди мөмкинлекләр ача? 

— Әгәр дә Ходайдан бирелгән сәләт булса, ул берүзе бергә җыелган 10 алып баручыны да уздырып эшләп чыга ала.  Бу эштә иң әһәмиятлесе – теләк. Хатын-кызга алып баручы булып эшләү гел матур, ачык күңелле һәм ямьле булырга ярдәм итә дип уйлыйм, чөнки алып баручылар, русча әйтмешли, “с иголочки” булырга тиеш.

— Алып барудан тыш, сез шулай ук оештыру эшләрен дә үз өстегезгә аласыз. Гомумән, нинди хезмәтләр күрсәтәсез?

— Ой, алар бик күп. Кеше тормышындагы барлык бәхетле мизгелләрне дә күңел биреп оештырам. Туй мәҗлесләре, выездная регистрация, кабатланмас итеп кияүгә чыгарга тәкъдим ясауны, шәһәрнең иң биек ноктасында романтик кичке аш, юбилейлар, бәбине каршы алу һәм хәтта аэропорттан да матур һәм гадәти булмаган итеп каршылауны оештырып бирәбез. Барлык төр бәйрәмнәрне дә “под ключ” эшлибез. Безнең әле зур аниматор-аюыбыз чәчәк кибете исеменнән курьер буларак чәчәкләр бүләк итеп йөри. Кыскасы, бәйрәм һәм шатлык дигәндә  без һәрвакыт янда.4

— Иҗатта үзегезне ничек камилләштереп торасыз? Максатчан кешеме сез?

— Мин бик максатчан кеше. Башлаган эшемне беркайчан да ташлаганым юк. Алынганчы бик озак алыныргамы-юкмы дип уйлыйм, ә башласам  — кысла кебек ябышам, төгәлләгәнчегә кадәр җибәрмим. Йолдызлык буенча да мин кысла. Авыр булган чаклар була, тик яраткан якын кешеләрем мине беркайчан да ташламыйлар. Нәни улымның күзләренә карап энергия алам да, тагын бер мәртәбә эшләп карыйм һәм азагына кадәр җиткереп бетерәм.

— Тормыш иптәшегез иҗади кеше булуыгызны ничек кабул итә?

— Тормыш иптәшем минем ижат кешесе икәнемне алдан ук белде, шуның өчен бу юнәлештә һәм гаилә мәшәкатьләрендә ярдәм итеп кенә тора. Кая гына барсам да ул минем янымда булырга тырыша. Мәҗлесләргә киткәндә: “Син булдырасын, син искиткеч алып баручы!”, — дип озатып кала.

Һәр эшнең дә үз авырлыгы бар инде, гаиләгә дә тиешле игътибарны биреп җиткерергә тырышам. Ирем белән улыма барлык булган вакытымны багышлыйм, чөнки алар минем ике җан кисәгем. Алар ярдәме белән гел алга барам, авырлыклар булганда бергә ерып чыгабыз. Вакыт гел җитми инде ул, ничек кенә тырышсаң да барлык эшләрне бер юлы эшләп булмый. Иң мөһиме — тырышам һәм булдырам, Аллага шөкер.

-Иҗатта максатлар чиксез, билгеле, тик үзегез нинди хыяллар белән яшисез?

— Хыяллар күп,  барысына да ирешергә өмет итәм. Тырышкан һәм теләге булган кеше барысына да өлгерә, мин дә шулай итәрмен. Иҗаттан кала, әниемне төрле илләргә сәяхәткә җибәрәсем килә, тик әнием бик ризалыгын бирми: “Минем өчен ял авылда, үз өемдә”, — ди. Кызганычка каршы, күптән түгел әтиебез белән гомерлеккә бәхилләштек. Гаиләбез белән бик авыр кичердек. Аларның икесен бергә диңгез буйларына җибәрәсем килгән иде. Булмады. Ходай насыйп итсә, 2018 нче елның җәендә барыбыз бергә гаилә белән барырбыз.3

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com