РЕЗИДӘ САБИТОВА: «ҖЫРЛАРЫМНЫҢ УҢЫШЛЫ ЯЗМЫШЫНА СӨЕНӘМ»

Җырчы, композитор Резидә Сабитова иҗаты белән танышкан һәркем аның исеменә игътибар итә, бигрәк тә махсус багышлап язылгандай “Резидәкәй” җыры шунда ук искә төшә. Өч дистә елдан артык авыл мәдәният учагын бар көченә эшләтүче, танылган җырчыларның репертуарын кабатланмас җырлар белән баетучы һәм сәнгать өлкәсендә бар җанын биреп эшләүче ханым ул Резидә Сабитова. Татарстанның һәм Башкортстанның дәрәҗәле сәхнәләрендә зур йолдыз булып әллә кайчан зур танылу алырга мөмкинлеге җитсә дә, беренче чиратта, Резидә ханым үз туган нигезенә, эшенә тугры калган мәдәният хезмәткәре.16

— “Резидә” исеме тормышыгызның мәдәни юнәлеш алуына йогынты ясады дип уйлыйсызмы?

— Әйе. Бәләкәй чакта, мәктәп яшендә, сораулар бирергә яратучы бала буларак, әнкәйдән: “Нигә миңа «Резидә» дип исем куштыгыз? Нигә анда ике “е” белән “Резедә” дип яздырмадыгыз?”, — дип баш вата идем. Әнкәй аңлатты: авылга спектакль килгән булган, шунда Илдар Юзеевның “Резидәкәй”  шигыренә  язылган  җырын  тыңлаганнан соң, тирә-якта туган кызларга шул исемне  куша башлаганнар. “Бу кыю, чая кыз исемен әтиең кушты сина”, — диде. Үз исемемне ныклап беренче музыкаль альбомымны чыгаргач кына ярата башладым. Резидә —  гади  генә  бер  чәчкә  исеме. Шулай  булса да көз  көнендә бөтен  дөньяны  балкытып, сокландыргыч  итеп  чәчәк  атып  утыра ул, чөнки барлык  чәчкәләр дә бу вакытта атып  беткән  була.

Сәнгать дөньясында Резида исемле талантлар күп  булу сәбәпле,  берничә  елдан бирле “Резидалар букеты”  дигән  концерт  оештырасым  килә әле минем.

— Композитор, җырчы, гомумән, мәдәният өлкәсендә эшләүче буларак нинди тәҗрибә тупладыгыз? Нинди уңышларыгызны сөенеп искә аласыз?

— Мәдәнияттә 30  елдан  артык эшлим. Кеше  булса  эшләп  була.  Авылларда талантларны  сайлап  утырып  булмый. Барысын да  тигез  күреп  сәхнәгә  җәлеп  итү мотлак. Кешенең булышуын,  катнашуын теләсәң, йөрәк  белән  дәшәргә һәм  аның  кыенсынуын, оялуын бетереп, ихласлыгың белән тыңлата  алсаң – уңышлы, нәтиҗәле  эш  килеп  чыга. Туган  якта,  туган  авылда  шулай  күп  кенә   истәлекле, сөенеп искә алырлык  бәйрәмнәр  үткәрелде. Бик  ямьле  табигать почмаклары бар туган авылымның. Бөтен дөньяны шаулатырлык ноктасы  да бар. Композитор буларак күп кенә әзер җырларым да бар. Казанда  да ошаткан  җырчыларым  җитәрлек. Аларны күреп  жырларымны тапшырасы килә. Шул җырчыларның  авазы белән  кушылган моңнарымны тыңлыйсым килә!

— “Туган тел”, “Дуслык моңы”, “Гәлсәр сандугач”, “Юлдаш” җыры”, “Озын көй” кебек дәрәҗәле конкурслар лауреаты буларак зур сәхнәдә чыгыш ясау, сольный концертлар кую максаты булмадымы?

— Конкурсларда мин 2002 нче  елдан  соң катнаша башладым. Бу вакытта балаларым  үсеп, мәктәп яшендә  иделәр инде. Беренче  катнашуымда ук  уңышлы  чыгыш  ясап,  лауреат  исемен яуладым. Үзем  язган  җырлар да ярыйсы гына күп җыелган иде, тик кыенсынып, дөньяга чыгарга   үз вакытын көтеп ята иделәр. Костюмнар тектереп, беренче җырлар җыентыгымны әзерләп бетергәч, кыюланып беренче сольный концертымны куйдым. Биш елдан соң икенчесен, аннары өченчесен… Тик  бу кыюлыкның  район  сәхнәсеннән  ары  китә алганы  булмады. Уфа  филармониясендә концерт куярлык мөмкинлегең  бар дип танылган җырчылар  канат куйсалар да әлеге зур адымга батырчылык итмәдем. Башкортстанның барлык шәһәрләрендә  һәм  районнарында  да концертларда катнашкан бар.

— Күп еллар буе клубта эшләү алҗытмыймы? Үзегезне мәдәниятнең башка өлкәсендә сынап карарга теләк тумадымы?

— Майлы  аш та туйдыра дигән кебек, гел бер җирдә таптану алҗытып та куя. Тик минем  юлымда тәҗрибәле сәнгать әһелләре очрап  тора. Алар  белән очрашу, фикер уртаклашу, бергә төрле проектлар өстендә эшләү, концертлар кую ямь бирә, дәрт өсти, сәләтне үстерә. Барлык бу тойгыларны һәм илһамны мин Уфадагы Халыклар  дуслыгы  йортында  урнашкан  “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары  оешмасында алам.14

— Балачактан ук сәнгать белән тәрбияләдегезме?

— Безнең авылда музыка мәктәбе булмады. Киңәш  бирерлек сәнгать белгечләре  дә  уратып  алмаган. Бары тик әнкәй тәрбиясе. Ул газет-журналларда  басылган шәхесләр хакында сөйли, шигырьләрен  кычкырып укый, җырларын  җырлап күрсәтә иде. Шундый кешеләр, якташлар,  авылдашлар  белән горурланырга өйрәтә иде.

— Мәдәният учагында күп еллар эшләүче хезмәткәр буларак, бүгенге көндә иҗатка, сәнгатькә карата яшьләрнең мөнәсәбәте хакында нинди фикердә?

— Элегрәк  мәктәп укучылары күп иде. Алар белән күп чаралар  үткәрә идек  авыл  клубында. Әкият, бию, җыр, спектакльләрнең  гөрләп торган чагы,  балаларның  теләп  йөргән түгәрәкләре  булды. Театральләштерелгән “Балалар  Сабан туен” БСТ каналы да килеп төшереп күп тапкырлар экранга чыгарды. Гомумән  алганда, яшьләр хәзер кыю, акыллы. Үзләре  теләгәнчә күңел  ачарга да яраталар. Тик яшьләргә барыбер  дөрес  юнәлеш бирүче кирәк. Тыңламасалар да, классиканы  тыңлатырга кирәк. Нәтиҗәсе булмый калмас.

— Горурланырлык, сезне таныткан җырыгыз бармы?

Халыкның фикере буенча аеруча матур җырларым арасында “Әнкәй”,  “Кайтып киләм”, “Кызыл миләш”, “Дусларга” дип исемләнгән җырларымны атый алам. Бу җырларның клипларын Кушнаренко район телевидениесендә бик еш тапшыралар. Әле тагын дөньяга балкып чыгарлык җырларым бар. Иншалла!

— Композитор белән артист мөнәсәбәте һәрвакыт уңай буламы? Кайсы җырчылар сезнең иҗат җимешләрегезне башкара? 

— Әйе, кайсы гына җырчы җырларымны тыңласа да, сүзләре көенә бик туры килеп тора диләр. Җырларымны  тыңлагач Зөһрә Сәхәбиева: “Синең җырларыңа кул кирәкми. Алар үзгәртүне сорамый. Сүзе белән көе бер-берсенә тәңгәл килеп тора!”, – диде. Башкортстанда иң беренче җырларымны җырлаучы кеше — Башкортстан Республикасының атказанган җырчысы Радик Вальмухаметов. Әлеге көндә дә радио, телевидениедә безнең җырлар яңгырый. Шулай ук Римма Амангильдина, Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Дамир Таипов, Миннинур Сәетова-Гыйззатуллина, Роза Исламова, Альбина Шарипова, Марсель Мусабиров башкаруында җырларны яңгыратып торалар. Татарстанда  Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова Асхәр Кашфуллин сүзләренә иҗат ителгән “Син  миңа кирәк” җырымны парлап җырлап, хит-парадларга чыгарып, шлягер ясадылар. Халык  җырлый торган җырга әверелде ул диләр. Фердинанд Сәлахов бер җырымны Казанда узган концертында оркестр белән үк башкарды. Җырларымның шушындый язмышына бик тә  шатланам.

— Улыгыз Илсур Сабитовның иҗатын ничек бәяләрсез?  Аны сәхнәдә күрү теләге хыялыгыз идеме?

— Бервакыт өйгә килеп керсәм, матур җыр ишетеп туктап калдым. Тавышка таң  калдым, тын  алырга да онытканмын,  берникадәр вакыттан  диварга гына тотынып калдым. Телевизордан концерт барамы икән  дисәм  — караокега  улым Илсур җырлап тора икән. Ул вакытта җиденче сыйныфта укый иде.  Тик  сәләте булса да аны киләчәктә сәхнәдә күрү  теләге төп хыялым  булмады. Артистның нинди  авыр юл үткәнен анлыйм бит. Шул авыр хезмәт  юлын ул үзе сайлады.  Юлында  бары тик акыллы, хәерле, белемле  кешеләр генә очрасын  дип  телим.  Иҗаты бөредә генә әле, шуңа да киләчәге уңышлы булсын иде.13

— Гаиләгез иҗатыгызга  ничек карый? Алар да сезнең белән җырлап яшиләрме?

— Бик уңай карыйлар! Ни дисәм дә елмаеп кабул итәләр. Кулдан килгәнчә ихлас булышырга тырышалар. Тик гел генә җырлашып утырмыйбыз. Барысы да тиз-тиз генә эш арасында эшләнелә. Авыл тормышы бит. Ирем бик күп  җырларымны гармунында  уйный. Кайвакыт үзем дә чыннан да  минем  көйме икән дип  аптырап  куям. Гармунда көй бөтенләй башкача моңлы яңгырый. Гаиләбез белән авыл мәдәниятендә кайныйбыз.

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com