САЛАВАТ ҖЫРЛАР ДИП КҮЗАЛЛАГАН ҖЫРЫМНЫ ELVIN GREY БАШКАРДЫ

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия һәм ТР журналистлар берлеге һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова, И.Винокуров исемендәге премияләр лауреаты, «Ел хатын-кызы» республика бәйгесе җиңүчесе, телерадиокомпанияләрнең «Татарстан дулкынында» төбәкара бәйгесе лауреаты, тележурналист, хитка әверелгән бик күп җырлар авторы, шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова зур дәрәҗәләренә игътибар итмичә һәрвакыт гади һәм эчкерсез. Бу аның шигъриятендә дә чагыла. Тормыш сынауларын үтәр өчен балачак һәм яшьлекнең матур истәлекләрен, бәхетле көннәрен күңелдә сакларга киңәш итә ул. Булган сагышларын елмаю астына яшереп, кайгыларын күз яшьләре артына качырып, иренен буяп, матур күлмәген киеп бар дөньяга күңел җылысын һәм яшәү ямен өсти торган энергетикасын бүләк итеп көн дә эшкә чыгып китә. Әмма чынлыкта күңелендә ни ятканы бары үзенә генә билгеле.Нафиса 1 (1)

— Балачактан үзегезне иҗатка багышладыгызмы?

— Бәләкәйдән артист булу хыялы бар иде. Тормышка ашмаганга күрә хыял бит инде ул. Шулай да бүген “Җомга” әдәби-музыкаль тапшыруын алып баргач, җырлар иҗат иткәч, артистлар белән тыгыз элемтәдә торам. Мин үзем Актаныш ягында, Агыйдел буенда туып-үстем. Туган ягымны Җирнең җәннәтенә тиңләрлек. Аның табигатенең һәр күренешен җырга салып башкарырлык. Әлеге матурлык бала чакта ук канга, җанга, хәтергә сеңеп калган да хәзер әкренләп шигъри тәлгәшләргә, җырларга әвереләдер.

— Шигырь язу сәләте әтиниегездә дә булган.

— Әнкәй гел шигырь, әйтем, мәкальләр әйтеп сөйләшә иде. Ә әткәй, чыннан да, шигырь язган, әмма ул чор кешеләре моның турында гаиләдә дә сөйләшмичә, үтә тыйнак кешеләр булган. Без дә бу турыда әткәй вафат булып, көндәлекләрен тапкач кына белдек. Алар бит сугышны кичкән кешеләр. Әткәй Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул бу хакта сөйләргә яратмады. Авылда яшәсәләр дә татарча һәм русча саф аралашалар иде, аннан кала, гарәп телендә дә укый-яза белделәр. Әткәйнең көндәлегендә гарәпчә язылган шигырьләре дә тупланган. Мин гомумән телләр белгән кешегә сокланам. Үземнең дә инглиз телен өйрәнәсем килә. Әткәм-әңкәм икесе дә «Саратский яшел гармун»да бик оста уйныйлар иде. Сугыш чорында гармунчылар, гомумән, ирләр булмаганга әнием кичке уеннарда һәрвакыт гармуны белән түгәрәк уртасында булган. Әмма без, дүрт баланың берсе дә, гармунда уйнамыбыз.

— Мәктәпне тәмамлагач җырчы, журналист, шагыйрә булу алдында сайлау тордымы? Яки ул вакытта максатлар башка идеме?

— Мөгәллимем юнәлеш биреп, мин физика-математика буенча укытучы һөнәрен үзләштердем. Хезмәтем ошый иде. Мәктәптә эшләгәндәге хисләрне әле дә хәтердә саклыйм. Балаларның күңеле саф аларның. Алар белән эшләү икенче. Ул бит укучыларга белем бирү генә түгел, балалар белән эшләп, алардан да бик күпне аласың. Мин шоу-бизнеста, язучылар, журналистлар, гомумән «олылар» дөньясында эчкерсезлек, дөреслек, ихласлык белән сирәгрәк очраша башладым. Шуңа да балалар сагындыра. Ә иҗат, җыр, музыка дөньясына мине якташым, композитор Рәис Нәгыймов алып кереп китте. Ул мине зур сәхнәгә беренче тапкыр үзенең юбилей кичәсендә алып чыкты. Зәйнәп Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдиновлар катнашындагы концерны алып бару турында тәкъдим килгәч, бөтенләй каушап калдым. Моңарчы андый тәҗрибәм юк иде. Ә кичә гаҗәеп матур килеп чыкты. Нәкъ шул концерттан соң мине тамашачы, халык игътибарлап калды. Шуннан соң Әлмәт шәһәренең мәдәният идарәсендә эшли башладым, телевидениедә үземнең авторлык тапшыруымны эфирга чыгардым.

Сез күп кенә шигырьләрегезгә үзегез үк көй язасыз. Беренче булып шигырегез кайчан җырга әверелде?

— 90 нчы елларда Чулпан Зиннатуллина минем “Җәем” шигыренә көй язып, әлеге җырны Зәйнәп Фәрхетдинова башкарды. Мин аны һич көтмәгәндә ишетеп алып, “Минем сүзләр бит” дип уйлап куйганым истә. Ул вакытта авторлык хокуклары турында кайгыртучы, аңа игътибар итүче юк иде. Ул аны гәҗиттән күреп алган булса кирәк. Соңыннан исә Чулпан мине эзләп табып, рөхсәт сорап, аның белән телефоннан сөйләшү булды.нафиса 2 (1)

— Иң танылган җырыгыз дип кайсысын саныйсыз?

— Җыр ул туа, ул бала сыман — шуңа һәрберсе кадерле. Шулай да Гүзәл Уразова башкаруында “Ромашкалар”ны үземнең визит карточкам һәм бүген иң популяр җырым дип уйлыйм. Аны чит төбәкләрдә дә яратып, җырларга сорыйлар. Әлеге җырны Владимир Федоров белән бергә иҗат иттек. Күп шигырләремә Рәис Нәгыймов көйләр язды. Шулай ук Зиннур Сафиуллин, Роберт Андреев, Хәмид Маткәримов, Артур Замалетдинов, Эльмира Гыйльфанова, Людмила Аланлы, Мәдинә Гайнуллиналар белән иҗади дуслык нык. Бездә композиторлар, шагыйрьләр бер-берсенең иҗатына игътибарлы, бер фикердә булып яшиләр. Бүгенге көндә татар эстрадасында башкарылучы җырларның 70%ын Әлмәт авторлары язган диелә.

— “Икегә бүленгән гомер” китабын чыгаруга зур әзерлек белән килдегезме?

— Мин “Кузгалуы кирәк күңелнең” дип исемләнгән беренче китабымны 2007 елда чыгардым. Аңарчы шигырьләрем газета-журналларда басылып килде. “Икегә бүленгән гомер” 2014 елда гына чыкты. Телевидениедә эшләү — бик күп вакытны «ашый» һәм баш миен «сава» торган хезмәт. Анда сценарист та, алып баручы да, режиссёр да, чараларга барып сюжетлар әзерләүче дә үзең. Иҗатымның темпы сүлпәнәюен шулай дип аклыйм. Китап чыгару финанс чыгымнар сораучы зур эш. Әлмәт иҗатчылары ул яктан бик бәхетле: “Татнефть”компаниясенең “Рухият” фонды мондый эштә иҗатчыларга зур ярдәм итә. Миңа да алар булышты. Киләчәктә үземнең җырларымны туплаган диск һәм чираттагы шигырьләр җыентыгымны чыгарырга теләгем бар.

— Иҗат кичәсе уздыру җаваплы башлангыч. Үткәреп чыккач үзегездә нинди тәэсирләр булды?

— Миңа шәһәр күләмендә күп чараларны алып барырга туры килә. Ә үземнең юбилей килеп җиткәнен сизми дә калганмын. Ул вакытта гаиләбез зур кайгы кичерде. Олы улыбызны югалткан чор иде. Тормыштан ямь таба алмый, кая барып бәрелергә белмәгән чагым. Якыннарым мине аз булса да кайгыдан араларга теләп, юбилеемны үткәрергә үгетләделәр. Әлмәт театрына, шәхсән, талантлы актриса, режиссер Наилә Нәҗиповага рәхмәт. Ул концертны театраль тамаша, минем шигырьләрдән торган спектакль итеп сәхнәләштерде. Кичә искиткеч матур, эчтәлекле, заманча, яңалыкларга бай булды. Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният сараенда мең кешелек зал шыгрым тулы иде. Кичәне тулысынча дүрт камера белән төшереп, монтажлап, видео вариантын миңа бүләк иттеләр. Котлаулар, кыш көне булуга карамастан кәрзин-кәрзин чәчәкләр күп булды. Теләгән тамашачыга концерт алдыннан минем белән аралашып, автографлы китаплы булу мөмкинлеге дә тудырылган иде.Нафиса 3 (1)

— Дәрәҗәле җырчыларның хитлары сезнең каләм астында туа. Җырны махсус җырчыларга күзаллап яки “заказ” белән язганыгыз бармы?

— Булгалый. Мәсәлән, бүгенге көндә Президент ярдәмчесе Шәфәгать Фәхразый улы Тәһәветдиновның юбилее алдыннан аңа багышлап котлау шигыре сорап мөрәҗәгать иттеләр һәм бу бик тиз вакыт эчендә кирәк диделәр. Ш.Тәһәветдинов зыялы, акыллы, кешелекле, эчкерсез, ярдәмчел шәхес. Аның игелекләре турында сөйләп бетергесез. Шундый олы йөрәкле Шәфәгать абыйны уйлап йөри торгач “Ирләр” шигыре туды. Махсус аның образын күздә тотып иҗат иткәнгәме, бу очракта сорап яздырылган булса да, сыйфатына хилафлык килмәде, киресенчә, шигырь үзе үк җырлап тора иде. Күзаллавымча әлеге җыр ирләргә мәдхия булырдай әсәргә әверелергә һәм аны башкаручы да олырак яшьтәге, саллы, дөньяның тоткасы булган ир-ат җырчы булырга тиеш иде. Бу фикеремне Салават Фәтхетдиновка шалтыратып әйттем. Ул гастрольдә иде, Казанга кайткач сөйләшеп бетерербез диештек. Тиз дигәч, тизрәк заказ бирүчегә телефоннан шигырьне укыдым. «Искиткеч! Бу шигырь генә түгел һичшиксез җырга әверелергә тиеш”, — дип бәяләде ул. Шунда ук Айрат Хәмидуллин дигән көйләр язучы автор бу эшкә алынган. Ул Радик Юльякшин белән дус, шуңа әлеге җырны аңа тәкъдим иткән. Радик, үзе дә музыкант буларак, яхшы аранжировка эшләгән, җыры да килешле генә килеп чыккан. Менә шулай көтмәгәндә, бик оператив эшләнгән җыр булды ул «Ирләр». Бу хәлдән соң мин үзем дә Радик белән якыннан танышып, аның иҗаты белән кызыксынып, концертына барып, аны өр-яңадан үзем өчен «ачтым». Elvin Grey бик көчле энергетикалы җырчы, юкка гына аны “феномен” дип бәяләмиләр. Миңа калса, ул әле татар җырын Европа күләмендә танытачак.

— Гаиләгез сезгә төп таянычмы?

— Олы улым Айдарны югалткач, депрессиягә бирелгән вакытта гаиләдән көч алып тормышка кайттым. Ул авыр чакта миңа якын дустыбыз Таһир хәзрәтнең ярдәме зур булды. Ул миңа үземне кулга алырга, гаилә, якыннарыма кирәкле икәнемне, аларның монда бер гаебе булмавын төшендерә алды. Әлбәттә, бу минем белән кабергә кадәр бара торган йөрәк әрнүе. Ә гаиләм минем иҗатыма зур этәргеч бирүче терәгем. Ирем Равил, кече улым Наил бөтен иҗат башлангычымны хуплап, уңышларыма куанып торучы иң кадерлеләрем — рәхмәт аларга. Гомумән, тормыш юлымда яхшы кешеләр күп очрый, Аллага шөкер. Дөньяда барыбер игелек күбрәк.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com