ТАҢСЫЛУ ХӨСНУЛЛИНА: «МИН ЭКСПЕРИМЕНТЛАР ЯРАТАМ»

Танылган артистларның күбесе иҗат юлларын авыл клубларында, район мәдәният йорты сәхнәләрендә башлаган. Әлбәттә, бүгенге көндә шәһәр иҗат өчен бик зур мөмкинлекләр ача, ләкин анда да үз агымыңны табарга кирәк. Яшь артистлар да хәзер бары шәһәргә бәйле булып калмый, Татарстанның һәм күрше өлкәләрнең авылларында концертлар да куя һәм район мәдәният учакларында хезмәт тә итә башлый. Җырчы Таңсылу Хөснуллина да Казан дәүләт мәдәният институтында белем алып, туган ягы — Чистай шәһәрендәге “Төзүче” район мәдәният йортында профессиональ иҗат юлын башлаган артист. Таңсылу шәһәр күләмендә үткәрелгән концерт чараларының күрке булып, үз осталыгын бик күп җыр бәйгеләрендә лаеклы урыннар алып үстергән. Бүгенге көндә яшь башкаручы кияүгә чыгып, иҗатын Казан шәһәрендә дәвам итә. Башкаланың күп кенә мәдәни чараларында катнашып, бәйрәмнәрдә кабатланмас башкару осталыгы белән тамашачы күңеленә үтеп кергән Таңсылу Хөснуллинаның иҗаты әле бөрегә үрмәли, тик тиздән чәчәк атачагына беркемнең дә шиге юк.68

— Таңсылу, иҗат өлкәсенә бәләкәй чактан ук тартылдыңмы?

— Сәнгатькә 7 яшемдә килдем. Әни, кулымнан җитәкләп, район мәдәният йортында эшләп килүче «Ләйсән» җыр һәм бию ансамбленә алып килде. Шуннан минем кызыклы балачак башланып китте. Ансамбльнең җитәкчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Хафиз улы Халиков,  безне якын итеп, үз балалары кебек тәрбияләде, олы тормышка аяк бастырды дип әйтсәм дә артык булмас. Ансамблебез белән Чистай районының барлык авылларына концертлар белән бара идек, шулай ук Чистайда да еш кына зур тамашалар оештырдык. Ел саен 30 августта Казанда Г. Камал театры каршындагы  мәйданда чыгыш ясадык. “Ләйсән” ансамбленә урта мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр йөрдем.

Җырларга нинди үзенчәлек кертергә тырышасың?

— Иҗатымның юнәлешләре дип, татар халык җырлары белән беррәттән, тирән мәгънәле, яшьләр дә яратып тыңлый торган җырлар башкарам. Яңа җырлар тудыру өстендә дә эшлим. Әнием сүзләренә язылган җырларымны тамашачыларым бигрәк тә үз итте. Сәхнәдә чакта тамашачыларым белән аралашып чыгыш ясарга тырышам. Бигрәк тә картлар йортында чыгыш ясавым, күңелләре кителгән өлкәннәргә җылылык өстәү илһам бирә.

Төрле телләрдә җырлап карарга теләк бармы? Әллә бары татар җырына гына тугры каласыңмы?

— Башка телләрдә җырлау теләге туганы булмады үзе, татар җырына тугры мин.67

 “Наз” ансамбле иҗатыңда нинди роль уйный?

— “Ләйсән” ансамбленнән сон “Наз” ансамблендә чыгыш ясый башладым. “Наз” ансамбле — минем өчен яңа дуслар, яңа аралашу, яңа үрләр. Чыгышлар белән без Сабантуй бәйрәмнәрендә чыгыш ясарга Наро-Фоминск, Тольятти, Ульяновск шәһәрләренә кадәр үк бардык.

— Кайсы сәхнәдә яратып чыгыш ясыйсың?

— Һәрбер җырчыга да туган ягында чыгыш ясау якындыр инде ул. Тик бу очракта җаваплылык та арта. Мин үзем дә Чистайда яратып чыгыш ясыйм.

— Күп җырларыңны Илназ Хәсәнов белән иҗат итәсең, танышуыгыз кайдан башланды?

— Күп җырларымның көй авторы Илназ Хәсәнов. Без аның белән бергә «Төзүче» район мәдәният йортында эшләдек. Мин аны балачактан ук беләм. Ул — бик талантлы, тыйнак кеше.

Син шулай ук театр труппасын да җитәкләгән артист. Бу эшкә ничек алындың?

— Ике ел дәвамында театр труппасын җитәкләдем. Мин үзем экспериментлар яратам. Шуңа да бу тәкъдимне уңай кабул иттем. Дулкынлану да булды,  әлбәттә, ләкин бу ике ел  бик кызыклы үтте.69

—  Бәйрәмнәр өлкәсендә эшләү бүгенге көндә керем чыганагы дип кенә караламы яки монда да җырчы тәҗрибә туплап, иҗади яктан үсеш аламы?

— Бүгенге көндә бәйрәмнәр үткәрү өстендә эшләү, тәҗрибә туплау иҗади яктан үсешкә этәргеч бирә.

Хатын-кызны нәрсә матур итә?

— Хатын-кызны мәрхәмәтлелеге, ягымлы булуы матур итә. Замана хатын-кызы гореф-гадәтләрне саклап, заман белән бергә алга барырга, зыялы булырга тиеш.

— Иҗатыңны нинди юнәлештә алып барасың? Нинди максатларың бар?

— Киләчәккә максатларым зурдан, ләкин серләремне әлегә ачасы килми.70

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com