ЗИЛӘ ВИЛЬДАНОВА: «КАЗАНДА МУЗЫКАЛЬ ТЕАТР БУЛЫРГА ТИЕШ»

Җыр сәнгате буенча профессиональ белем алып эстрадага ашкынучылар күп, ә сәхнәне калдырып, бары укыту юнәлеше буенча киткән артистлар бик аз. Яшь башкаручы, Буа кызы Зилә Вильданова сәхнәдә уңышлы гына беренче адымнарын ясаса да, тагын да күбрәк уңышка укытуда ирешкән.

— Сезнең гаиләдә профессиональ музыкантлар бар. Җыр өлкәсенә алар йогынтысы белән кереп киттегезме?

— Беренче сыйныфлар булгандыр. Казанга туганнарга кунакка килгәч мин беренче тапкыр фортепиано артына утырдым. Алар профессиональ музыкантлар. Шыпырт кына өстәл артыннан китеп “на слух” “Әпипә”не уйный башлаганмын. Туганнарым, минем сәләтне күреп, шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Ләкин музыка мәктәбенә 3 нче сыйныфта гына йөри башладым. Анда фортепиано, сольфеджио һәм вокал дәресләре  алдым. Минем әти-әнием музыкаль юнәлеш буенча китүемне теләде. Аларга сәнгать ошый, нәселебез ике яктан да музыка белән бәйләнгән. Әни ягыннан консерватория бетергән профессиональ музыкантлар: бер абыебыз Голландиядә үз хорын җитәкли, пианист, апа — пианистка, концертмейстер, хәзерге вакытта КФУда «Музыкаль журналистика» фәнен укыта. Әти ягыннан — композитор, Татарстанның атказанган артисты Фирзәр Мортазин.  Гаиләдә музыкага карата һәрвакыт җитди караш булды. Музыка мәктәбендә укыгач конкурслар, чыгышлар башланды. Беренче чыгышымда да мин “Казан кичләре” җырын башкардым. Бала өчен бу гомумән бик авыр җыр. Укытучым Гөлия Вазыйх кызы Низамиева мине күп кенә конкурсларда катнаштыра иде.1

— Беренче җырларыгызны И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укыганда яздыргансыз.

— Училище ныклы белем бирә.  Мин хор бүлегендә укыдым, шуңа да хор

кысаларында чыгышлар күп булды. Консерватория белән берлектә Александр Сладковский дирижерлыгы астында“Алтынчәч” операсында да катнаштык. Анда укыганда җыр яздырып карыйсым килде һәм Фирзәр абый Мортазинга мөрәҗәгать иттем. Җыр текстын якташым Гөлфия Шакирова язды.  Шул җырлар белән зур сәхнәгә чыгаручы да Фирзәр абый булды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Музыка көллиятен тәмамлаганнан соң Казан мәдәният институтына Салават Фәтхетдинов җитәкләгән “Татар театраль эстрада” кафедрасына укырга кердем. Анда безне практик яктан күбрәк ачтылар. Сәхнәдә ничек чыгыш ясарга, нәрсә сөйләргә, җырны ничек тәкъдим итәргә, курку хисен җиңәргә – боларның барысын да шунда өйрәндем.

— Югары белем алуга карамастан параллель рәвештә вокал дәресләре дә бирә башлагансыз. Сәхнәдә чыгыш ясауга караганда бу юнәлеш күбрәк ошыймы?

— Беренче курсны укып бетергәч “Вокал иҗаты үзәгенә” вокал укытучысы булып эшкә кердем. Минем укытып карыйсым килде. Булган белемнәрне балаларга тапшыру, алар белән эшләү уңышлы килеп чыга. Шулай ук ул чорда Рамил Шарапов белән ике сезон җырчы буларак чыгыш ясадым. Укуны, эшне, гастрольләрне бергә алып бару авыр булды. Шуңа күрә ниндидер бер юнәлешне генә сайларга туры килде. Әлегә сәхнәгә ашкынмыйм, чөнки вокал буенча укыту нәтиҗәлерәк һәм күңелемә күбрәк якын. Минем әти-әнием дә укытучылар, шуңа да педагогик башлангыч нәселдә бардыр. Укытуга кереп китүе дә авыр булмады. Төрле бала бар, төрлесенә төрле караш, төрле ысул белән элемтә урнаштырырга кирәк. Аларның җыр конкурс-фестивальләрендә яулаган уңышларын күреп горурланам, минем дә өлешем кергән дип сөенәм. Укучыларым призлы урыннарны алып киләләр. Дәрестә генә укытучы белән эшләү нәтиҗә бирми. Кеше алдында, сәхнәдә чыгыш ясау балада артист сыйфатлары тәрбияли, ул сәхнәне тоя башлый.3

— Үзегез нинди музыка тыңлыйсыз һәм кайсысын тыңларга тәкъдим итәр идегез?

— Мин ретро җырларны, Илһам Шакиров, Вәфирә Гыйззәтуллина, Әлфия Авзалова җырларын тыңлыйм. Бүгенге артистлардан Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров репертуарлары ошый. Классик музыкага килгәндә, күбрәк чит ил башкаручылары — Анна Нетребко, Рене Флеминг кебек җырчылар ошый. Затлы музыканы тыңларга кирәк. Чөнки тавыш ярылары шул музыкага яраклаша. Сыйфатсыз җырчыларның башкаруын тыңлаганда алар киерелерәләр, ял итмиләр. Тавыш ярылары бик сизгер аппарат. Мин шушы эффектны үземдә сизгәнем бар, шуңа да яхшы музыканы тыңлап, син тавышны да камилләштерәсең. Шулай музыкаль зәвык арта.

— “Театраль эстрада” бүлегендә укыгач театр белән кызыксынасызмы?

— Мин Камал театрына йөрергә яратам. Чыннан да, бу юнәлеш буенча укыгач, икеләтә кызыксыну бар. Театрга баргач үзеңне башка төрле хис итәсең, аннан соң уйлар, фикерләр үзгәрә. Атна дәвамында шул хисләргә уралып йөрисең. Ә эстрада концертлары белән алай түгел. Минем шулай ук Казанда музыкаль театр булдырасым килә. Әмма моңа профессиональ төркем һәм бик зур күләмдә финанс ярдәм кирәк. Бәлки, киләчәктә булдырырбыз әле. Әгәр дә шундый мьюзик-холлар булса мин артист буларак та эшләр идем, чөнки монда барысы да профессиональ дәрәҗәдә. Татар мәдәнияте өчен дә зур адым булыр иде дип саныйм. Безнең милли репертуар да бик бай бит: “Башмагым”, “Хафизәләм-иркәм” музыкаль спектакльләре татар рухын чагылдыра. Аларны тамашачыга кабат һәм кабат тәкъдим итәргә кирәк.

— Алга таба педагогик юнәлештә нинди планнар?

— Мин вокал буенча ассистентурага укырга кердем. Профессиональ яктан үземне тагын да үстерәсем килә. Миңа укыту процессы бик ошый. Җырлаучылар бар, тик һәркемгә дә җырларга өйрәтү сәләте бирелмәгән. Вокал буенча югары уку йортларында да белем бирергә исәп бар.2

Фотолар шәхси архивтан алынды.

ПАРТНЁРЫ:

©GONGTV, 2017

Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-65809 от 21.05.16 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).

Настоящий ресурс может содержать материалы 12+, 16+, 18+

При полном или частичном использовании материалов сайта в печатных изданиях, теле-радиосообщениях ссылка на спортивно-музыкальный канал GONGTV, а в интернет-изданиях прямая гиперссылка на www.gongtv.ru обязательна.

 

 

контакты
+7 (929) 722 00 33
SKYPE:
gongtv
E_MAIL:
gongtvru@mail.com