Чаралар

«Манзара» премиясе

«Манзара» премиясе – GONGTV спорт һәм музыка интернет каналы гамәлгә куйган чара. Әлеге үзгә зур күләмле чара, гадәттә, яңа елга аяк баскач уздырыла. Биредә концерт, тамаша белән бергә иң көчле батырларының көрәшен күзәтү мөмкинлеге бар. Премиянең максаты – яңа талантларны ачу, халыкка таныту, милли спорт төрен, көрәшне үстерү. Көтелмәгән бүләкләр, ачышлар, яңа йөзләр һәм, әлбәттә, төп премия. “Манзара” рус теленә “панорама” дип тәрҗемә ителә, ягъни безнең матур дөньяны күзәтеп булган иң биек нокта. Бу гүзәллекне күрергә һәм шул дөньяда канат җәяргә бары иң көчле, үз дигәненә ирешә алырдай кош – бөркет сәләтле. Биеклеккә омтылучы “Манзара” премиясе катнашучаларын да бөркетләр белән чагыштыру урынлы. Шуңа күрә дә тамашаның төп символы итеп бу маһәбәт кош сайланган.