80 ел элек Рейхстаг өстендә Җиңү байрагы күтәрелде
1945 елның 1 маенда Берлинда җиңелгән Рейхстаг гөмбәзендә Кызыл Җиңү байрагы күтәрелә. Аны 756нчы укчы полкның совет разведчиклары – сержант Михаил Егоров һәм кече сержант Мелитон Кантария күтәргән. Бу символик һәм тарихи акт немец оборонасының төп терәк пунктларының берсе өчен каты сугышларның кульминациясе була.
Берлин операциясе барышында Рейхстагны алу өчен каты сугышлар 29 апрельдән 2 майга кадәр барган. Көчле каршылык узелына әверелгән бинаны артиллерия һәм бронетехника ярдәмендә меңнән артык немец солдаты саклый. Беренче штурм 29 апрельдә уңышсыз була, әмма 30 апрельдә үк совет гаскәрләре эчкә үтеп керә. Сугыш һәр кат өчен бара, солдатлар бер метрдан бер метрга бинаны фашистлардан чистарта.
1 Май иртәсендә Кызыл байрак Рейхстаг өстенә куела. Ә 3 майда Рейхстаг өстендәге Совет флагы белән фотосурәтләре «Правда» газетасы битләрендә чыга.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.
Фото: culture.ru