27.07.2022

Автор – башкаручы ГӨЛСӨЯР

Иҗат кешесенә бәя биргәндә, гадәттә, сүзне аның туып үскән ягын искә алудан башлыйлар, чөнки һәркемнең холкы, дөньяга карашы шунда формалаша, ә туган як табигате үзенчәлекле моң алып керә.

Гөлсөяр, үзегез, гаиләгез белән якыннан таныштырсагыз иде.

– Үзем Татарстан Республикасының җырларда данланган Минзәлә ягыннан.  Мин – көз кызы. Алтын көз аенда Наратлы – Кичү авылының тәрбияче Гөлзәр һәм бригадир Флер гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әти – әнием бүгенгесе көндә лаеклы ялда. Бертуган апам гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши.

Авылда урта мәктәпне тәмалап, Чаллы шәһәрендә институтта белем алдым. Гаилә корып, шунда төпләнеп калдым. 2015 нче елны Казан шәһәренә күченеп килдек. Тормыш иптәшем Илдус Мөслим районы Симәк авылыннан, һөнәре буенча программист. Кызыбыз Гөлсылуга җиде яшь, ә улыбыз Искәндәргә – ике.

Сез җырлыйсыз, көйләр иҗат итәсез. Каян килә бу моң, сәләт?

– Моң әни ягыннан,  әби – бабайларымнан килгән дип уйлыйм.  Алар иҗади кешеләр. Әнинең абыйсы Дамир абый (Резеда апа Шәрәфиеваның әтисе) баянда, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, өздереп уйный иде.

Димәк, якыннарыгыз сәнгатькә гашыйклар?

–Әйе, якыннарым арасында сәләтле шәхесләр шактый. Мәсәлән, Татарстанның халык артисткасы Резеда Шәрәфиева минем икетуган апам, аның әтисе белән минем әни бертуган. Икебез дә бер авылда туып – үстек, икебезнең дә бер үк тәрбияче – ул безнең Зөһрә әбиебез. Резеда апа турында тагын шуны өстәп әйтәсем килә, ул искиткеч матур рәсемнәр иҗат итә. Әнием югары категорияле тәрбияче, бик матур итеп баянда уйный.  Әни ягыннан барлык туганннарым укытучы, тәрбиячеләр. Әби – бабаем да укытучы. Укытучы, тәрбияче, минемчә,  иҗади һөнәр ияләре: алар бит үзләре җырчы, биюче, артист. Әтием ягыннан күбесе хисапчы.

Сезнең дә һөнәр иҗат белән бәйлеме әллә?

–  Юк, иҗат белән бәйле түгел. Чаллы шәһәрендә Кама дәүләт институтының экология факультетында белем алдым, аны тәмамлаганнан соң белгечлегем буенча өч ай гына эшләдем. Нишләптер,  күңелем ятмады. Хәзерге вакытта инженер – конструктор вазыйфасын башкарам. Шул юнәлештә төрле курсларда белем алып, тәҗрибә тупладым. Эшем үземә бик  ошый.

Гөлсөяр, әмма сез җырлаудан, көй язудан туктамагансыз бит.

– Дөрестән дә, шулай. Җырларга яратам, көйләр дә иҗат итәм. Кечкенәдән үк җырласам да, җыр юнәлеше буенча китү теләге булмады. Махсус уку йортында алган музыка белемем юк. Шулай да, ике ел вокал укытучысы Гөлназ Мусинадан дәресләр алдым. Соңыннан рус милләтеннән булган Яна исемле кызга җыр осталыгы буенча курсларга йөрдем. Ул татар моңын, җырын яратучы сәләтле шәхес, бик яхшы укытучы.

“Кечкенәдән җырладым,”- дисез. Беренче чыгышыгызны хәтерлисезме соң?

– Әйе, хәтерлим. Кечкенә булсам да, хәтергә нык уелып калган ул. Шулай бервакыт әни белән Чаллыга киттек. Талонга әйбер ала торган вакытлар иде. Озын чират, кеше күп, мин ни эшләргә белми йөрим. Шунда, каян башка килгәндер,  кибет уртасына басып, кычкырып – кычкырып “Миләшкәем” дигән җырны җырладым. Чиратта торучылар арасында татарлар да булган, күрәсең, мине бик һуплап алдылар. Сатучы апа да безнең милләт кешесе булып чыкты: “Карагыз әле, нинди матур кечкенә генә  кыз, ничек матур итеп җырлый,”- дип, шаккатып, мине чират торучы халыкка мактады. Тагын  берничә тапкыр сорап җырлаттылар. Ахырдан, әнине чиратсыз әйбер алырга керттеләр. Шул җырым белән әнигә дә ярдәм иткән булып чыгам әле. Миңа ул вакытта 3 – 4 яшьләр тирәсе булган. Кемнең ничек, ә минем беренче чыгышым кибеттә, чират торганда булып чыга инде. (Көлә).

Сезнең беренче чыгыш, чыннан да, бик үзенчәлекле булган икән.

– Әйе шул, ә сәхнәдә беренче тапкыр беренче сыйныфта укыганда яшь гармунчылар ансамбле составында чыгыш ясадым. Бу уен коралында уйнарга укытучыбыз Венера апа өйрәтте. Ул безне берничә мәртәбә Минзәләгә яшь  гармунчылар бәйгесенә алып барды, анда җиңеп, төрле призлы урыннар алып кайта идек. Венера апаны бик хөрмәт итәм, бүгенге көнгә кадәр якыннан аралашабыз, аның шигыренә көй яздым. Уртак иҗат җимешебез – “Әңкәемнең тәмле чәйләре” дигән җыр.

Соңыннан җырга өстенлек биргәнсез, ахры.

– Шулайрак булды шул. Бераз үсә төшкәч, гармуннан читләшә, күбрәк җыр белән кызыксына башладым. Еш кына Минзәлә район сәхнәсендә чыгышлар ясый идем. Алсу Хисамиеваның “Миләшләрем”, “Әңкәем”, “Бишек җыры”, С.Фәтхетдиновның “Сандугач керде күңелгә”, А.Сыгынбаеваның “Туган як” җырын аеруча яратып башкара идем. Гомүмән, мәктәптә узган бер генә бәйрәмнән дә читтә калмадым, җырладым, сценарийларны үзем язып, күп кенә чараларны алып бардым. Кыскасы, мәктәп елларым күңелле, файдалы  узды. Институтта укыганда да мәдәни чараларда теләп катнаштым.

Кайчан көй яза башладыгыз? Нәрсә этәргеч булды?

–Беренче көй 2007 нче елны язылды. Сәбәпчесе – шәхси кичерешләр, ә этәргеч – беренче мәхәббәт. Чаллы шәһәрендә укыганда Зөлфия апа Нигмановада фатирда тордым. Ул шигырьләр яза иде. Безне күзәтеп, самими, чиста мөнәсәбәтләргә, хисләргә сокланып шигырь язган. Шигъри юлларны укыйм, ә колакта үзеннән – үзе көй яңгырый. Шулай итеп, “Якты юлда”дигән җыр, минем беренче көем туды.

  Гөлсөяр, көй, җыр тугач, аны кемгәдер күрсәтәсе килә. Сезнең беренче тыңлаучыгыз кем?

– Әнием. Ул минем сердәшем, таянычым һәм киңәшчем. Бөтен язган җыр, көйләремне иң беренче аңа тыңлатам, фикерен беләм, шуннан соң гына интернет челтәренә куям.

Нинди эчтәлектәге, юнәлештәге җырлар башкарасызы?

– Төрле җырлар башкарам, ләкин тормышчан җырларны үз итәм. Аннары салмак башкарыла торган җырлар күңелемә  якын, табигатемә, тавышыма туры килә.

Кемнәр белән иҗади бәйләнештә торасыз?

–  Аллага шөкер, иҗатташ дусларым шактый. Зөфәр Бухаров шигырьләренә көйләр язам. Якын дустым Динара һәм аның тормыш иптәше Артур Мухамаевлар белән озак еллар хезмәттәшлек итәбез. Динара шигырь, ә Артур көй яза, аранжировкалар ясый. Бик сәләтле, яхшы кешеләр. Лилия апа Саттарованың эчтәлекле шигырьләре үзләре көй сорап тора. Җырчылардан Флера Талипова, Флера Шарипова, Резеда Шәрәфиева белән, ә композиторлардан Азат Бадиков, Артур Мухамаев, Риф Әхмәтов, Гөлнур Галимова, Ирек Габдрахманов, Җәүдәт Гыйльманов  һ.б. белән иҗади бәйләнештә торабыз.

Иҗади бәйгеләрдә катнашасызмы?

–Бәйгеләрдә кечкенәдән катнаштым, шулай ук мәктәптә, институтта укыганда да. Призлы урыннар яулап, бүләкләр алдым. Ә Казан сәхнәсенә беренче тапкыр 2019 нчы елны Гөлнур Галимова, Ирек Габдрахмановларның уртак проекты – “Пар былбыллар” фестивалендә Руслан Сунгатов белән дуэт башкардык һәм “Үзенчәлекле дуэт” номинациясендә бүләкләндек. 2020 нче елны “Яшь йөрәкләр” үзешчән авторларның милли фестивалендә “Иң яхшы автор – башкаручы” исеменә лаек булдым.

Иҗаттан тыш нинди кызыксыну, шөгыльләрегез бар?

– Кул эшләре белән шөгыльләнәм, үзем өчен, күңел халәтем таләп иткәнчә. рәсемнәр ясыйм. Мактана дип уйламасыннар, аллага шөкер, күп нәрсә кулымнан килә. Гомүмән, теләгән, тотынган  һәр эшне, булдырып чыгам. Болар Ходай Тәгала биргән сәләт дияр идем.

үзем өчен, күңел халәтем таләп иткәнчә. үзем өчен, күңел халәтем таләп иткәнчә.

–  Гөлсөяр, ә кызыгыз, улыгыз иҗатка тартыламы?

–  Әйе, Гөлсылу белән Искәндәр җыр – моңны аңлыйлар. Кызым бик матур бии. Улыбызга ике генә яшь булуга карамастан, мине кабатлый, суза – суза килешле генә җырлый.

 Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

– Әлбәттә, гаиләм белән. Балалар янәшәсендә уза. Җырлар язам, рәсем ясыйм.

Аллаһы Тәгала сәламәтлек бирә икән, тик утырырга яратмыйм. Үземә шөгыль табам.

– Киләчәккә нинди уй-фикерләр белән яшисез? Сер булмаса, уртаклашсагыз иде.

Уй – фикер, теләкләрем күп, тик вакытыннан алда алар турында әйтәсем килми. Сер булып калсын әле. Теләгем шул: һәркем исән-сау, дөньялар имин, гаиләм, балаларым бәхетле,  барысы да яхшы булсын.

– Гөлсөяр, рәхмәт әңгәмәгез өчен. Җырлы-моңлы иҗат учагыгыз беркайчан да сүрелмәсен, яңа ачышларга китерсен. Сезгә исәнлек-саулык, яңадан – яңа уңышлар теләп калабыз!

 

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Ижау - Казан маршруты. Рульдә Рөстәм Егоров Назад к новостям Һөнәрләрнең һөнәре - галиҗәнап укытучы. Гүзәлия Гыйзәтуллина