01.08.2022

Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Әлмирә Якшымбаева

Бөгөнгө көндә туған телебеҙҙе һәм әҙәбиәтебеҙҙе өйрәнеү, һаҡлау, үҫтереү, уның тәрәнлеге, матурлығы тураһында балаларға еткереү –  әсә теле уҡытыусыларының изге бурысы. Дәрестәрҙә һәр баланың күңеленә үтеп кереп, уның йөрәгенә милләте менән ғорурланыу, туған халҡына ҡарата мөхәббәт орлоҡтарын һалырға кәрәк.

Була бит шундый кешеләр: бар яклап та килгән, уңган. Белемле, иманлы, эшенә күңел җылысын салып эшли, яши! Әлеге сыйфатларга тулысынча ия шәхесләрнең берсе – Башкортостанның Гафури районы Юлык авылыннан башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Әлмирә Әхмәт кызы Якшыбаева. Туган ягына булган эчкерсез мәхәббәтен ул түбәндәге юлларда чагылдыра:    “Куе урманлы, биек таулы, тәмле сулы чишмәләре белән күпләрне сокландырган иң гүзәл төбәк; Башкортостанның уртасына, Гафури һәм Архангель районы чигенә урнашкан, уңган, сабыр, акыллы кешеләре белән билгеле Убалар авылында туып үсүем белән үземне бик бәхетле саныйм”.

Аның әтисенә булган ихласлыгы да сокландыра.

–  Атаем белән әсәемнең ике малаеннан соң, мин –  кыз бала дөньяга аваз салганмын. Атаем Әхмәт турында аерып әйтәсем килә. Ул мине бик яратты. Кая гына барса да, үзе белән йөртте. Миннән башка тагын ике туганым булса  да, игътибарын, сөюен һич кенә дә киметмәде. Хәтта үзем  әни булгач та,  аның өчен  һаман сабый бала булып калдым. Шулай гомер буе минем өчен янып көеп, борчылып шатланып яшәде, мәрхүм.  Вафатына дистә еллар узса да, бик сагынып искә алам атаемны.

 Әлмирә ханым, һөнәр сайлау  җаваплы эш. Укытучы булу теләге кайчан уянды?

–  Һөнәр сайлауда якыннарымның да йогынтысы булгандыр. Гомер буе авыр эштә булдылар кадерлеләрем. Атаем урман кыркучы (кисүче) булса, әсәем үзебезнең авылда агач эшкәртү цехында станокта эшләде, шуңа күрә безне укытырга тырышканнар дип уйлыйм. Урта белем алгач, Башҡорт дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем, аны уңышлы тәмамлап, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым.

 Беренче тапкыр дәрес бирүегез, ул чактагы уй – хис, кичерешәрегез турында да беләсе килә иде.  Хәтерлисезме?

 Бәлки, сезгә гаҗәп тоелыр, ләкин беренче дәресем, нишләптер,  исемдә калмаган. Әмма утыз ел буе уздырган дәрес мизгелләре, укучылар белән булган кызыклы хәлләр, укытучы эшендәге мең төрле мәшәкатьләр –   барысы да хәтер сандыгында саклана. Дөресен әйткәндә, мин әле хәзер дә сыйныфка, тәүге дәрескә баргандай,  дулкынланып керәм. Укыткан фәнемне биш бармак кебек белсәм дә, ничек башлап җибәрермен, балалар ничек каршы алыр, әзерлекле микән, тиешле белем һәм тәрбияне бирә, балалар күңеленә  ачкыч таба алырмынмы дигән уйлар бөтерелә башымда. Ә сыйныфта утырган балаларның миңа ышанып, үз итеп төбәлгән күзләрен күрәм дә, шик шөһбәләр юкка чыга. Аеруча, әдәбият дәресләрен яратып көтеп алам.

 Әлмирә ханым, ни өчен башкорт теле һәм әдәбиятын сайладыгыз?

–  Туган телгә мәхәббәт гаиләмнән килә. Әсәемнең төнгә кадәр китап укып утырганын әле хәзер дә хәтерлим. Аннан күреп мин дә укырга хирысландым. Уфага барса, аннан төрле китаплар алып кайтты, гәҗит журналларга да  күп языла идек. Нәфис әдәбиятка мәхәббәт, гомүмән, нәселдән килә дип әйтә алам. Әсәемнең бертуган абыйсы Әнүр Хисмәт улы Вахитов –  күренекле әдәбият галиме, язучы, Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты. Икенче агасы  Рәшит Зәйнетдинов –  Башкортостан Республикасының халык рәссамы, Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Юлаев премиясе лауреаты. Апасы Әсманың улы Әмир Әминев Башкортостанның танылган язучысы. Болар барысы ана теле укытучысы булырга этәргеч булганнар, күрәсең.

 Минемчә, бүгенге көндә туган тел укытучысы булу аерым бер җаваплылык та өсти бит әле. Килешәсезме?

–  Чыннан да шулай. Укытучы булу болай да зур җаваплылык, батырлык сорый. Ни өчен дигәндә: бу хезмәт көчле рух, сабырлык, эшкә күңел бирү, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия булуны таләп итә. Ә ана теле һәм әдәбияты укытучысы булу икеләтә җаваплылык өсти, чөнки тел –  кешенең  рухи тамыры. Бүгенге көндә туган телебезне һәм әдәбиятыбызны өйрәнү, саклау, үстерү, аның матурлыгын балаларга җиткерү –  ана теле укытучысының бурычы. Дәресләрдә  һәр баланың күңеленә үтеп кереп, аның йөрәгенә милләте белән горурлану, туган телгә карата мәхәббәт орлыкларын салырга кирәк.

 Сезнең тормышта тел һәм дин бергә үрелеп  бара.  Бу бик  тәрбияви, күркәм күренеш дип уйлыйм.

–  Тел белән динне аерым карап булмый, минемчә. Ислам – ул Раббыбыз ризалыгы, яшәү рәвеше. Телне саклау иманнан ди. Аллаһы Тәгалә кешеләрне юкка гына кәвем кәвем итеп яратмаган. Туган тел безгә анабыз карынында, туганда ук иңдерелә. Башка чит телләр үзләштерелгән телләр булып санала, без аларны теләсә кайсы вакытта югалта алабыз, ә ана телен – һичкайчан. Мин , һәрхәлдә,  шулай дип уйлыйм.

–  Әлмирә ханым, сез  гыйбрәтле бер вакыйга сөйләмәкче булган идегез.

 Әйе, туган тел белән бәйле, чын булган хәл ул.  Әсәемнең  үз атасы сугыштан кайтмый, үги әти белән үсә. Шул әтисе Исәнбайның энесен гражданнар сугышы вакытында аклармы, кызыллармы аты белән бергә алып китәләр. Бер хәбәр булмый, югала егет. Буталчык, болганчык еллар.  Туганнары аның кайтуына өметләрен өзә. Сугыштан соң да шактый еллар уза. Бервакыт Исәнбайга каяндыр шалтыраталар:

–  Синең шундый шундый туганың бар идеме?

–  Бар иде, тик ул югалды, кая икәнен белмибез.

–  Әгәр ул кайтса, кабул итәр идегезме?

–  Әгәр чын совет кешесе булса, кайтсын.

Шундый сөйләшү була. Очрашу урынын да билгелиләр. Сүз күп еллар элек югалган Айтыбай ага турында икән. “Ул  кырык ел Кытайда яшәгән бит, башкортча белмидер инде, ничек аңлашырбыз, аралашырбыз, сөйләшербез?” – дип төннәр буе уйланып, уфтанып, борчылып ята Исәнбай ага. Очрашу көне дә килеп җитә. Исәнбай энесен каршы алырга китә. Туганнар йөзәрләгән кеше арасыннан бер берсен  танып алалар, күрешәләр. Исәнбай аганың да борчулары юкка була: энесе ярты гасырга якын чит ят җирдә яшәсә дә, саф башкортча сөйләшә абыйсы белән.

Менә бит, Ходай Тәгалә иңдергән туган телен онытмаган. Күпләр өчен мисал бу! Ул ничек Кытайга барып чыккандыр, белмим. Анда гаилә кора, ике баласы туа. Күп еллар туган җиренә кайта алмый, бик җирсәп яши. Рөхсәт алгач, кайтырга җыенгач, хатыны, балалары көтмәгәндә үлеп китә. Айтыбай ага туган ягына кайтып урнаша, яңа гаилә кора, ике баласы туа, олыгаеп кына вафат була. Мин шул аганың кызы белән очрашу, сөйләшү бәхетенә ирештем.

Укытучы мәктәптә укыту – тәрбия эшеннән тыш төрле мәдәни чараларда катнашучы, аларны оештыручы да бит әле.

– Мәктәптә эшли башлагач, шактый еллар тәрбия эше буенча директор урынбасары вазыйфасын башкардым. Төрле сценарийлар язу, чаралар уздыру,  алып бару миңа йөкләнелгән иде. Шуларның кайберләренә генә тукталып узам, чөнки алар шактый күп. Мәсәлән, шагыйрә Зөлфия Ханнанова белән очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Берничә районнан кардәшләребез дә килгән иде, алар да канәгать калды. Шулай ук узган ел районыбызның искиткеч матур төбәге Ташасты авылында республикакүләм чара – “Ағинәйҙәр йыйыны” булды, анда алып баручы булдым. Бәйрәм шулай ук халыкның күңеленә хуш килде. Хезмәтең яхшы бәя алса, күңел була, тагын да яхшырак эшләргә тырышасың бит.

 Сез бик матур итеп гармунда уйныйсыз. Анысына кайчан өйрәндегез?

–  Гармунда уйнарга мәктәптә укыгандаң ук өйрәнгән идем. Авылда һәр өйдә гармун, егетләр уйный, кызыктыра бит. Безнең өйдә дә бар, малайлар уйнамый, гармунны жәлләп үзем уйнарга өйрәндем. Мәктәптә бу шөгылемнең кирәге чыкты.

Укытучы сыйныф җитәкчесе дә бит әле ул. Быел минекеләр сигезенчедә инде. Бер чарада катнашырга кирәк. Сыйныфта ике малайның сөйләмендә кимчелекләре бар, шигырь сөйләргә,  әсәрдән өзек  сәхнәләштерергә дә булмый. Менә шунда тагын кулыма гармун алырга туры килде. Студент вакытыннан бирле тотмаган идем. Аптырап тормадык, такмак яздык та “Уңыш бәйрәме”ндә гармун кушып матур гына чыгыш ясадык. Ошатттылар, шуннан соң күренекле якташларыбыз Гөлнур Якупова, Нияз Сәлимов юбилейларында, бәйгеләрдә дә чыгыш ясадык.

 Шул балаларга карап, үзегезнең балачак искә төшмиме?

– Балачак елларымны еш искә төшерәм. Хәзерге балалар белән чагыштырам. Авылыбызда башлангыч сыйныфны тәмамлагач, җиде чакрым ераклыкта  урнашкан Коварда авылы мәктәбенә җиде ел йөреп укыдык. Ул вакыта тормыш та башкачарак иде. Бәлки, ике район чиге  булгангадыр, авылдан юл  булмады,  транспорт та йөрмәде. Тик шулай да таңнан торып, яңгыр, суык, буран димәдек, үзебезгә үзебез юл салып, дәрес калдырмыча, тырышып укыдык. Искә төшә дә шул чаклар, и жәлләп куям шул чор балаларын. Хәзер, аллага шөкер, балаларга белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган. Алар өчен сөенәм.

 Әлмирә ханым, сез ”Ел укытучысы”дигән мәртәбәле исемгә лаек булган шәхес. Бу дәрәҗәгә ирешү өчен күп көч түгәргә кирәк булгандыр.

– “Ел укытучысы” бәйгесенең район этабында җиңү яулаганнан соң, республика күләмендә чыгыш ясадым. Һөнәри бәйге минем өчен зур сынау, тәҗрибә туплау, укучыларымның ышанычын аклау булды. Әлеге чарада катнашырга тәкъдим иткән җитәкчемә, уңышар теләп озатып калган хезмәттәшләремә, дәресләремдә чын күңелдән катнашкан, ярдәм иткән  гимназия укучыларына чын күңелдән рәхмәтлемен.

– Мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларыгыз белән элемтәдә торасызмы?

–  Әйе. Очрашып, хәтер яңартабыз. Истәлекле урыннарда булу, походларга чыгу,  табигать кочагында ял итү, өй шартларында аралашу яисә мәктәп елларының күңелле хатирәләрен искә төшереп утырабыз. Еллар узса да, элеккеге укучыларымнан: “Сез уздырган мәктәп кичәләрен сагынабыз”, – диюләре, бәйрәмнәрдә котлаулары, хәл белешеп китүләре, йорт эшләрендә ярдәм итүләре, алардан ишеткән рәхмәт сүзләре – барысы да иңгә  канатлар куя, көч дәрт өсти. Күптән мәктәпне тәмамлап киткән бер укучымның: “Сез дөньядагы иң яхшы укытучысы,” дигән сүзләрен ишетү – хезмәтемә бәя  дип уйлыйм.

 Бүгенге көндә  нинди уй – хыяллар белән яшисез? Мөмкин булса, безнең белән дә утаклашсагыз иде.

– Киләчәккә планнар кормый гына, барысын да Аллаһка тапшырып, көннең һәрбер сәгатендә, елның һәр мизгелендә  бәхет күреп, шатлык табып, сабыр булып, дөньяга шөкер итеп, дуслыкта һәм татулыкта матур итеп яшисе иде дигән якты уй теләк белән яшим.

–  Әлмирә ханым, тагын нинди  әйтер сүз, теләкләрегез бар? Рәхим итегез.
–  Гомүмән, мин барысы өчен дә язмышыма рәхмәтле: гомер бүләк иткән, алай гына да түгел әле, намаз белән бүләкләгәне өчен иң беренче Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Кадерле кызларым, тату туганнарым, яшәгән туган җирем, хезмәттәшләрем, укучыларыма… барысы өчен шөкер итәм.

–  Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Үз һөнәрегезгә, туган ягыгызга һәм туган телегезгә тугры булып калыгыз. Тырышлыгыгыз,  сәләтегез, йокысыз үткәргән төннәрегез шатлык булып кайтсын. Ныклы сәламәтлек, бәхет, җан тынычлыгы телибез!

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Автор - башкаручы Марат Эксанов. Мәскәү-Нижгар Назад к новостям Гүзәл Моталлапова: "Әткәй фатиха бирде иҗатка"