28.09.2019

Башкортостан. Руфина иҗаты.

Руфина ханым, үзегез белән якыннан таныштырсагыз иде.

-Мин Башкортостан республикасының Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында туып үстем. Кияүдә. Укыганда булачак тормыш иптәшем белән танышып, тормыш корып, Салават каласында яшәп калдым. Бергә торуыбызга унике ел. Ике балабыз бар: улыбыз Русланга унбер, ә кызыбыз Эльвинага өч яшь.

Кайда белем алдыгыз, Сез нинди һөнәр иясе?

– Минем һөнәр иҗат белән бәйле. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, 2005 елны Салават шәһәренең музыка көллиятенә укырга кердем һәм хор – дирижерлык юнәлеше буенча белем алдым. 2010 да аны тәмамлаганнан соң, Заһир Исмәгыйлев  исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә  укый башладым. Берничә курстан соң Башкорт дәүләт  педагогия университетының вокал бүлегенә күчтем.

Ни өчен тормышыгызны иҗат, мәдәният белән бәйләргә уйладыгыз?

-Мин балачактан җыр-моңга гашыйк. Әнием Стәрлетамак   мәдәни – агарту училищесында белем алып, авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Шулай ук мәктәптә музыка дәресләрен дә алып барды. Туй, туган көннәр  әнидән баша узмады дияргә була. Мин дә биш яшьтән авылдагы бөтен чараларда катнашып, әни белән бергә җырлап, фестиваль, конкурсларда  катнашып үстем. Төрле бәйгеләрдә җиңгән диплом, грамоталарым шактый җыелды. Мәсәлән, 2005 нче елны Уфада “Туган тел” бәйгесенең “Өмет” номинациясендә урын алдым.

Димәк, Сезгә иҗади  сәләт  әниегездән күчкән?

– Мин иҗат юлыннан китсен өчен, әни барысын да эшләде дип уйлыйм. Ул үзе  гармунда уйнап җырлый, ә картәти һәм икетуган абыйларым гармунда уйный иде. Күрәсең, иҗатка омтылыш нәселдән килә.

Хәзерге вакытта кайда хезмәт куясыз?

-2014 нче елдан алып Салават шәһәренең “Агыйдел” мәдәният-ял итү үзәгендә оештыручы булып эшләдем, ә 2018 нче  елны “Сандугач” татар халык фольклор ансамбле җитәкчесе итеп билгеләндем. Бик яратып башкарам үз эшемне.

Руфина ханым,“Сандугач”татар халык фольклор ансамбле эшчәнлеге турында да сөйләп китегез инде.

– Без әле бер ел гына төркем булып эшлибез, әмма шулай булуга карамастан,  Салават шәһәрендә һәм башка төбәктә узган бәйгеләрдә бик теләп катнашабыз. Күптән түгел Уфага “Туган тел”каналының “Сәләт” фестиваленә барып кайттык. Үзебезнең шәһәрдә үткәрелә торган чаралар бездән башка узмый, дисәм ялган булмас.

– Үзегез мәдәни чараларда аерым башкаручы булып  катнашасызмы?

– Әйе. Бәйрәмнәрдә ансамбль белән дә, аерым да чыгыш ясыйм.
Шулай ук төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар да яулыйм. Мәсәлән, “Моң чишмә теле”, “Яшьлек – шоу”, “Салавтское наследие”һ.б.

Нинди җырларга өстенлек бирәсез?

– Эчтәлек ягыннан карасак, туган як, әниләр, мәхәббәт турындагы  җырларны яратып башкарам. Алар ничектер күңел халәтемә туры килә. Гомүмән, эстрада һәм халык җырларын  якын итәм.

Сезнең алып баручы буларак та тәҗрибәгез бар. Ничек уйлыйсыз, алып баручы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Ял көннәрендә туй, юбилейлар алып барабыз. Кайвакыт җырчы буларак та чакыралар. Алып баручы сүзгә оста, нинди генә очрак булса да, югалып калмаска, халык белән уртак тел табарга тиеш дип уйлыйм. Җыеп әйткәндә, алып баручы ул – дирижер.

Иҗат кешесе буларак, истә калырлык вакыйгалар буламы?

– Әйе, кызык хәлләр була инде. Мине еш кына җырчы Гүзәл Әхмәтовага ошаталар. Кая гына барсам да, сез аның туганымы дип кызыксыналар.

-Улыгыз, кызыгызда иҗатка тартылу сизәсезме?

-Улым кечкенә чакта җырлый иде. Бергә дуэт башкарган да  булды. Хәзер нигәдер ояла, җырламый. Бәлки, соңрак җырлар. Кызыма әле нибары 3 яшь, кечкенә булса да, кызыксынуын сизәм. Ныклап сөйләшә башласын инде, аннан җырга тартырмын дип уйлыйм.

Руфина ханым, иң беренче чиратта хатын – кыз әни кеше, гаилә учагын саклаучы. Сезгә иҗат кешесе буларак, боларның барысын бергә берләштерү кыен түгелме?

– Аллага шөкер, тормыш иптәшем мине аңлый, бик булыша. Балалар бакчасыннан кызыбызны алып кайта, ашата, юындыра. Мин аңа бик рәхмәтле. Эш иҗат белән бәйле булгач, якыннарның теләктәшлек белдерүләре, билгеле, бик кирәк. Бәйрәм, төрле чаралар күп очракта кичтән була бит, соң гына кайтырга туры килә. Гаиләдә бер-береңне аңлап яшәгәндә, тормыш кыенлыкларын җиңәргә була.

– Тагын кемнәр Сезгә теләктәшлек белдерә?

– Авылда минем өчен янып – көеп яшәүче нәнәем бар әле. Быел аңа сиксән яшь тулды. Ул минем өчен әти дә, әни дә. Миңа унбиш яшь вакытта, унберенче сыйныфны тәмамлар алдыннан , әнием үлеп китте. Шуннан соң туганым белән нәнәй янына күчтек, ул безне тәрбияләде, карап үстерде. Аның белән барлык шатлык, борчуларымны уртаклашам. Көн саен телефон аша хәл белешеп, сөйләшеп торабыз. Уфага концерт куярга барган идек, нәнәем, мине күрергә дип, шунда кадәр килеп җиткән. Исән – сау булсын, әле һаман ишек алды тутырып кош-корт асрый. Вакыт булган саен аның янына кайтып йөрибез, хуҗалыкта булышырга тырышабыз.

-Руфина ханым, буш вакытыгызны кайда һәм ничек уздырасыз?

Ирем белән икебез дә эштә, ял көне гаилә белән бергә булырга тырышабыз. Авылга кайтып, нәнәйгә булышабыз. Бездә табигать бик матур бит: урман, кырлар, Агыйдел буе искиткеч. Бергәләшеп табигатькә чыгабыз, җиләк, гөмбә җыябыз. Ә шәһәрдә булганда, балалар өчен күңел ачу урыннарына барабыз.

– Ничек уйлыйсыз, Сезнең барлык хыялларыгыз да чынга аштымы?

– Минем балачак хыялым тормышка ашты. Әни кебек мәдәният хезмәткәре булдым. Шулай бит ул, бер хыялың тормышка ашса, икенчесе барлыкка килә. Минем танылган җырчы буласым килә.

Үзегез кебек иҗатка гашыйкларга нинди теләкләр тапшырыр идегез?

– Җыр – моңга гашыйк кеше бик нечкә күңелле була .Тормыштагы киртә, авырлыкларга карамыйча , үз хыялларына ирешсеннәр, бирешмәсеннәр.

Руфина ханым, тормышыгыз, иҗатыгыз шулай гөрләп торсын.Һәр уйлаган уегыз, хыялыгыз чынга ашсын.Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

 

Спорт, чәчкә, болыт, бөҗәк, хайваннарны кем берләштерә ала? Назад к новостям Динар Шәймәрдановның Төмәнгә сәяхәте