23.05.2025

«Белем» ата-аналар инициативалары конкурсында Татарстанның 28 мәктәбе җиңүче булды

Бөтенроссия ата-аналар комитетының IV утырышында РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырылган “Белем” җәмгыяте тарафыннан ата-аналар бергәлекләре конкурсының икенче сезонына йомгак ясадылар. Үз идеяләрен гамәлгә ашыруга 85 төбәктән 1015 ата-аналар комитеты акчалата премияләр алачак, шул исәптән 28 Татарстан мәктәбе. Республика җиңүчеләр саны буенча топ -10 лидерга керде, дип хәбәр итә җәмгыятьнең матбугат хезмәте.

2 млн. сумга кадәр категориядә премияне – «Друзья, Отчизне посвятим души прекрасные порывы»” комплекслы патриотик проекты өчен Мөслим лицее алды.

Татарстан Республикасының алты мәктәбе үз проектларын гамәлгә ашыруга 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр акча отты. 200 меңнән 500 мең сумга кадәр категориядә 21 Татарстан мәктәбе җиңүче булды. Бу акчага ата-аналар комитетлары патриотлыкны үстерү буенча проектлар, фәнни-агарту түгәрәге, фольклор фестивале, киноклуб, бию түгәрәге, хәтер аллеясы, театр фестивале һәм башка бик күп проектлар оештыра.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Татарстан спортчылары «Туриада»ны ачу тантанасында катнашты Назад к новостям Татарстан вәкилләре Белоруссиягә һөнәри осталык конкурсына китте