28.04.2025

Безнең мирас. Ләбиб Айтуганов

Ләбиб Айтуганов (1935-1964) – композитор, шагыйрь, радиожурналист, җырчы.

Ләбиб Кәрам улы 1935 нче елның 24 октябрендә Нарат авылында бишенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк акыллы, йомшак холыклы, кешелекле, ярдәмчел бала булып үсә.   4 яшендә укый белә, шигырьләр ятлый. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шуңа күрә тормыш шартлары җиңелдән булмый. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Шул чорда мәкаләләре, шигырьләре җирле һәм республика матбугатында басылып чыга, үз чорының күренекле әдипләре белән тыгыз элемтәдә тора. Музыкаль сәләте дә төрле яклап ачыла: нота язарга, рояльдә, мандолинада уйнарга өйрәнә. Минзәлә училищесыннан соң  укуын Казан педагогия институтының  татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвм итә. Өченче  курста укыганда ук Татарстан радиосының  музыкаль тапшырулар редакциясендә эшли башлый. Укып бетергәч тә, бу эшеннән аерылмый. Һәрвакыт үсештә, хәрәкәттә булган иҗат кешесе авылга кайткач та авыл яшьләрен җыеп, спектакльләр, концертлар оештыра, агитбригада белән төрле авылларга йөри.

Л.Айтуганов үзе көйләрен язган җырлар: «Безнең күңелләр» (Р.Гарипов шигыре, «Төнбоек» (И.Юзеев шигыре); «Юллар» (Ә.Ерикәй шигыре); «Карлыганым, бөрлегәнем» (И.Юзеев шигыре); «Белсәң иде» (С.Хәким шигыре); «Башыңдагы шәльяулыгың» (Х.Мәхмүтов шигыре).

Л.Айтуганов сүзләренә язылган җырлар: «Һаман истә» (И.Шакиров көе, бу җыр Ф.Кудашева, И.Шакиров, М.Сөнгатуллин репертуарында бар); «Ышанам» (Р.Яхин көе, бу җыр З.Сөнгатуллина репертуарында бар); «Балыкчы җыры» (И.Хисамов көе); «Кыр казлары» (А.Монасыйпов көе); «Сандугач җыр суза» (А.Монасыйпов көе); «Әй, Кабаным!» (Ф.Әхмәтов көе); «Язлар җитсә» (И.Шәмсетдинов көе).

Ләбиб Айтуганов  тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында үз исемен мәңгеләштерә. Нарат авылындагы үзе туып-үскән урам һәм ул укыган Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбе аның исемен йөртә. Шулай ук мәктәптә ел саен иң сәләтле балаларга Ләбиб Айтуганов исемендәге стипендия бирелә.

Казандагы «Елмай» балалар паркы Россиянең иң яхшы балалар паркы Назад к новостям Казанда Бауман урамында «Геройлар дивары» барлыкка киләчәк