20.12.2019

Гүзәлия Гыйзәтуллина. Һөнәрләрнең һөнәре – галиҗәнап укытучы.

 

Гүзәлия Әнәс кызы Гыйзәтуллина укытучы булып туган, гомере буе укытучы булып яшәгән шәхес. Ул һәрбер балага игелек орлыклары чәчүче, күңел җылысын өләшүче көчле рухлы изге һөнәр иясе. Укытучы һөнәре – аның язмышы.

–  Гүзәлия ханым, үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

– Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында көз көне дөньяга аваз салганмын. Шуңадыр, мөгаен, көзге  табигать минем күңелемә  бик  якын.
Әби – бабайлы ишле гаиләдә тәрбия алдым. Тормыш иптәшем белән бер ул үстердек. Аның инде үз гаиләсе бар. Оныгыбыз дүртенче сыйныфта укый.

Сез һөнәрләрнең һөнәре – галиҗәнап укытучы.Шулай дияргә буламы?

– Әйе.Үз эшемне яратып, горурланып әйтә алам: мин – укытучы. Утыз биш ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем, бүгенге көндә балаларга рус теле фәнен укытам. Һәр авыл мөгаллиме кебек җәмәгать эшләрендә актив катнаштым һәм катнашам. Күбрәк культура – масса чараларын оештыру, алып бару белән мәшгуль. Шулай ук Шәңгәлче авыл җирлеге депутаты да әле мин.  Үзеңнең кешеләргә  кирәк булуыңны  тою – максатлар кую һәм аларга ирешүдә зур этәргеч булып тора.

Гүзәлия ханым, беренче дәресегезне хәтерлисезме? Шул турыда сөйләгез әле.

– Әйе, исемдә. Беренче дәрес – һәр яшь укытучы өчен зур сынау ул. Балалар күзәтә, тикшерә, үзеңне дә имтихандагы кебек хис итәсең.  8 нче сыйныфта рус теле дәресе иде. Ул көнне укучылар барысы да тыныч кына эшләп утырды, ә соңыннан, минем яшь булуымнан файдалану, бераз тәртипсезләнү булгалады. Әмма балалар белән уртак тел тиз таптым. Класстан тыш чаралар укытучы белән балалар арасын нык якынайта.

– Һөнәр сайлау – җаваплы эш. Укытучы булу теләге кайчан уянды?

– Беренче укытучымны күрү белән уянды. Ә рус теле дәресенә кергәч, рус теле укытучысы булам дидем. Ул апа без аңламаган телдә шундый аһәңле итеп сөйли, киеме, чәче матур… “Мин менә шушы апа кебек русча сөйләшергә өйрәнәм,”- дип сүз бирдем үземә. Бу минем балачак хыялым. Урта мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына кердем. Авыл мәктәбеннән татарча укып килгән кыз өчен беренче ел  авыррак булды, билгеле. Хәзер генә бит ул балалар күбрәк русча сөйләшә. Тырыштым, үземнең балачак хыялымны тормышка ашырдым.

 Гүзәлия ханым, минем уйлавымча, укытучы хезмәтен бәяләүдә һөнәри бәйгеләрнең дә роле зур. Сезнең фикерегез ничек?

– Әйе, укытучының эше дәрес укытып чыгу белән генә бетми. Кырыкмаса кырык төрле эш башкара әле ул. Төрле һөнәри бәйгеләрдә дә катнашырга кирәк. Безнең мәктәптә өченче ел рәттән укучылар, сыйныфлар, укытучылар арасында бәйге оештырыла. Бу чараның иганәчесе НПАТП директоры Иванов Ю.Г. Мәсәлән, 2017-2018 уку елында “Иң яхшы сыйныф” исеменә лаек булдык, әти – әниләр комитеты оештырган муниципаль бәйгедә “Иң дус сыйныф” буларак өченче урын бирделәр, ә 2018-2019 уку елы нәтиҗәләре буенча “Ел укытучысы” номинациясенда җиңү яуладым. Бу минем генә җиңү түгел. Әгәр актив, сәләтле, мине аңлый торган классым (алар быел сигезенчедә) һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы әти – әниләрем булмаса, мондый уңышка ирешә алмас идем. Бердәмлектә – көч!

Сез башлаган фикерне дәвам итеп шуны әйтәсе килә, димәк, чын укытучы –  күп һөнәрләрне берләштергән  универсаль  шәхес ул.

–Әйе, укытучы һөнәре киңкырлы иҗади шәхес булуны таләп итә. Мәктәпнең төп бурычы белем бирү булса да, аны тормышка ашыру өчен  укытучы тәрбияче дә, психолог та, артист та булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә миңа бу юнәлештә күпмедер дәрәҗәдә чаткылар салган. Шуңа күрә үзем белән таныштырганда: “Беразлардан торам мин,”- димен. Бераз биим, бераз җырлыйм, бераз иҗат итәм, бераз чигәм, бераз тегәм… Авылда үскән кыз буларак, сыер сава, пычкы белән утын кисә, көянтә – чиләк белән су ташый, мунча яга, утын яра, печән чаба, каз – үрдәкләр үстерә һәм йолкый беләм. Болар барысы да үз урынында кирәк дип саныйм.

Әле укытучы – психолог дигәннән, күптәнрәк булган бер вакыйга искә төште. Февраль аенда строй һәм җыр конкурсы уза. Сыйныф белән бик яхшы итеп әзерләндек. Ул вакытта минекеләр унынчыда укый иде. Зурлар, бар нәрсәне дә аңлыйлар. Лаек икәнне дә беләләр, ләкин бәйгедә безгә урын бирмәделәр. Балалар класска йөгереп менеп китте. Мин кергәндә, кызлар барысы да елый, малайлар нишләргә белми аптырап, сүзсез генә утыралар. Аларны кызганып, мин дә елый башладым. Шулай балалар белән елашып, фикерләшеп, бушанып таралыштык. Икенче көнне барыбыз да тынычлангач: “Тормыш җиңүдән генә тормый,  җиңелә дә белергә кирәк. Бу миңа да, сезгә дә кагыла,”- дип нәтиҗә чыгарып куйдым. Укытучы күңеле белән үзе дә бала бит ул.

Гомумән, тәрбиягә авыр бирелүче яисә авыр гаиләдән булган балалар белән эшләгәндә, укытучыга еш кына психолог ролен дә үтәргә туры килә.

Гүзәлия ханым, сезнең тормышта сәнгать төп һөнәрегез белән бергә үрелеп бара  кебек тоела.

– Дөрестән дә, мин сәнгатькә гомерем буе гашыйк. Укытучы булып кайтканнан бирле, җәмәгать эшчәнлегем сәхнә белән бәйле. Күбрәк алып баручы һәм биюче буларак катнаштым. Утыз биш ел сабантуйлар алып бардым. Әгәр  укытучы булмасам, режиссер булыр идем, дип уйлыйм.

Сез бит әле лирик шигырьләр дә  язасыз. Кайчан башланды  бу мавыгу?

–  Минем әби  шигырьләр иҗат итә иде. Ул аларны язмый, ә сөйли иде. Язып куярга вакыты булмадымы икән. Шул сәләт, күрәсең,  миңа да күчкән. Соңрак булса да – уянды. Дөрес, яшь чакта бераз язгаладым, ләкин мавыгып китә алмадым. Вакыты килеп җитмәгән, күрәсең, әзер булмаганмын. Чынлап   өч ел элек иҗат итә башладым.

Болай башланып китте ул. Контактта бер төркем рәсем астына кыш турында шигырь язарга үтенде. Язып җибәрдем, матур итеп бизәп чыгардылар, укучылардан уңай бәяләмәләр килде. Күңелем үсеп, кабынып киттем, менә шулай шигырь ташкыны бәреп чыкты. Мәктәптә рус телендә сөйләшәм, ә шигырьләр татарча языла. Моны Аллаһы Тәгаләнең кодрәте дими, нәрсә дисең инде.

Сезнең күңел халәтенә  нинди темалар якын?

–Табигать, мәхәббәт, кеше язмышы, әниләр, авыл, балачак истәлекләре,  балалар темасы якын. Мин матурлыкны яратам, бөтен җирдә матурлык, аны бары тик күрә белергә генә кирәк.

–  Гүзәлия ханым, шигырь кайчан туа? Илһам кайчан  килә?

–Тукта, вакыт бар чакта берәр шигырь языйм, дип кенә булмый. Төрлечә языла: кайсысы истәлек булып туа, яисә эшкә барганда матур табигать күренеше игътибарны үзенә тарта, интернетта матур рәсем, журналда язылган вакыйганы шигъри юллар белән әйтәсе килә. Төнлә йоклый алмыйча ятканда да бер дәва әле ул. Җыйнап әйткәндә, илһам ирекле: кайчан тели, шунда килә һәм сине үзе белән иҗат диңгезендә йөзәргә алып китә.

Ә бүгенге көндә  нинди уй – хыяллар белән яшисез?Мөмкин булса, безнең белән дә утаклашыгыз әле.

– Ходай Тәгалә шушы тормыштан аермасын; якыннарым, үзем исән – сау булып, шатлык – куанычлар белән гомер кичерергә язсын дип яшим. Исәнлек булып, укучыларымны матур итеп зур тормыш юлына озатырга телим. Шигырьләр язуымны дәвам итәрмен дип ышанам, чөнки аларны яратып кабул итүче укучыларым бар. Рәхмәт аларга. Кеше шигырь, сәнгатьне ярата икән, ул берничек тә начар гамәлләр кыла алмый, дигән фикердә мин.
Тормышны яратам, кешеләр белән аралашам… Гомумән, ачык күңелле кешеләр ошый миңа. Барысына да исәнлек-саулык, бәхет телим.

Рәхмәт, Гүзәлия ханым. Яраткан һөнәрегез сезгә шатлык, уңышлар китерсен. Илһам чишмәгез саекмасын, берсеннән – берсе мату шигырьләр иҗат итегез. Иҗатыгыз үз көчегезгә ышанычны ныгытсын, хыялларыгыз тормышка ашсын! Уңышлар Сезгә!

Гүзәлия Әнис кызы күпьеллык нәтиҗәле  хезмәте,   яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Мәсәлән, Русия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы,Татарстан республикасы мәгариф министрлыгының күкрәккә тагыла торган “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе, Түбән Кама районы һәм шәһәре администрациясенең Мактау грамотасы һ.б.

Сания Хәлиуллина: “Баяным - гомерлек юлдашым.” Назад к новостям Фәрит Аббясов. Язмыш юллары китергән иҗат.