19.04.2025

Габдулла Тукайга багышланган чара үтте

17нче апрельдә Муса Җәлил исемендәге китапханәдә Габдулла Тукайга багышланган «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән чара үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да биредә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр  итә.

Чараны «Ак калфак» әгъзасы Гүзәл Шәехова әзерләгән иде. Балалар Габдулла Тукай тормышы белән, аның китапларыннан һәм рәсемнәрдән әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. «Бала һәм күбәләк» шигырен сәхнәләштерделәр, «Су анасы» мультфильмын карадылар.

Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды Назад к новостям Туган тел көнен бәйрәм итү тагын да киңрәк дәрәҗәдә узачак.