25.04.2025

«Илһам» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре билгеле

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасында укучыларны институт директоры Рәдиф Җамалетдинов сәламләде,Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты, халык шагыйре Газинур Морат котлады.

Бәйгенең жюри рәисе, филология фәннәре докторы, татар әдәбияте кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗева конкурска 680 эш кабул иттелеп, шуларның 300 икенче турга үтүен әйтеп узды.

Конкурс драматургия, проза, поэзия һәм журналистика номинацияләрендә үткәрелде.

Актаныш районы «Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 сыйныф укучысы Нуриева Ләйлә Гран – прига лаек дип табылды.

Поэзия номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:

  1. Мөхәрләмова Азалия (Теләче районы «Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 11 сыйныф укучысы)
  2. Исхаков Әмирхан (Казан шәһәре Вахитов районының «Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия»сенең 9 сыйныф укучысы)
  3. Сабирова Зәмирә (Балык Бистәсе районы «Биектау урта гомуми белем мәктәбе»нең 7 сыйныф укучысы)

Проза номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:

  1. Исмәгыйлева Диана (Чистай районы «Татар Талкышы гомуми белем мәктәбе»нең 11 сыйныф укучысы)
  2. Газетдинова Зәринә (Актаныш районы «Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 сыйныф укучысы)
  3. Шәйхетдинова Әдилә (Әлки районы «Түбән Әлки урта гомуми белем мәктәбе»нең 5 сыйныф укучысы)

Драматургия номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:

  1. Ваккасова Ралия (Балтач районы «Куныр урта гомуми белем мәктәбе»нең 8 сыйныф укучысы)
  2. Кадыйрова Назилә ( Балтач районы «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең 10 сыйныф укучысы)

Журналистика номинациясендә беренче урын алган җиңүчеләр:

  • Гәйнетдинова Назлыгөл (Теләче районы «Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 сыйныф укучысы)
  • Вәлиев Хәлим (Арча районы «Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе»нең 9 сыйныф укучысы)
  • Сәләхиев Салават (Балтач районы «Бөрбаш урта мәктәбе»нең 5 сыйныф укучысы)

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Казанда «Карга боткасы» бәйрәме узды Назад к новостям Россия ислам институтында татар, гарәп телләре һәм ислам фәннәре буенча олимпиадалар узды