29.07.2022

Илһам Мәрдановның иҗат баскычлары

Илһам Салихҗан улы Мәрдәновны яхшы белгән кешеләр аның турында кешелекле, чиста куңелле, сабыр, тырыш  диләр.

Илһам әфәнде, Сезнең белән якыннан танышып китик әле.

– Мин Татарстан республикасының Әгерҗе районы Бәзәкә авылында туып үстем. Гаиләдә без биш бала: өч кыз, ике малай. Апалар Ижауда. Бүгенге көндә энекәшем белән үз хуҗалыгыбызда корт тотып, мал асрап, җиләк – җимеш, яшелчә үстереп тормыш итәбез.

Авыл мәктәбен тәмамлап,  механизатор булу теләге белән Ижау шәһәренә укырга киттем. Ул заманда эшче һөнәрләре хөрмәттә иде бит. Укып чыккач, 1984-1986 нчы елларда Украинаның Лозовая шәһәрендә стратегик   билгеләнештәге  ракета   гаскәрләрендә кранчы булып хезмәт иттем. Сүз тыңлаучан, эштән куркып тормадым, шуңадыр командирлар да  “Мәрдән Мәрдәнеч” дип кенә йөртәләр иде. Армиядә калырга да тәкъдим булды, ләкин туган якның тарту көче авылга чакырды. Армиядән кайткач, колхозда шофер булып эшли башладым. Иртәнге сәгать алтыдан төнге уннарга кадәр эштә булдык. Заманасы шундый иде. Соңыннан 4 ел урман каравылчысы вазыйфасын башкардым, төрле эштә йөрдем. Ә аннан  тормыш сынаулары башланды: әти вафат булды, әнине җирләдек…

– Ә иҗатка кайчан һәм ничек килдегез? Шигырь, көй язу теләге кайчан уянды?

– 1995 нче елны урман каравылчысы булып эшләгәндә “Яшьлегем юллары”, “Риза булырсыңмы” дигән шигырьләр яздым. Мин аларны беркемгә дә күрсәтмәдем, укымадым. Урман- кырлардан илһам алып, табигать кочагында туган беренче әсәрләрем шулар. Безнең якларда табигать искиткеч гүзәл бит: оҗмахның бер почмагы диярсең!

Әти – әни вафат булгач, бик җирсәдем. Күңелне ялгызлык, юксыну хисе биләп алды. Төшенкелеккә бирелгән вакытлар да булгалады. Төрле уй-фикерләр белән тулы шигырь юллары туа башлады. Илле яшемә туганнар планшет бүләк иткәч, шигырь, көй язып, интернет челтәренә урнаштыра, дөньяны киңрәк күрә башладым. Иҗат итү теләге көчәйде.

Үзегезне төрле юнәлештә иҗат итүче дип әйтә  аласызмы?

– Иҗат итүче дип… Белмим, ул турында уйлаган юк. Мин үземне, эчке халәт-рухымны чагылдырып, күңел кушканча, иҗат итәргә яратучы дияр идем.

Сезнең өчен бу шөгыльләрнең кайсысы беренче урында?

– Алар минем өчен барысы да тигез дәрәҗәдә, чөнки шигырь юллары тугач, күңелгә көй керә, ә аны баянда уйнап, җырлап карыйсы килә башлый.

– Илһам әфәнде, якыннарыгыз, танышларыгыз Сезнең иҗат өлкәсендә кайнауыгызга ничек карый соң? Теләктәшлек белдерәләрме?

– Дөресен әйтәм, минем өчен авыр сорау.  Әтием мулла иде. Аның вәгазь өчен язылган дәфтәрендә мондый сүзләр бар: “Чын куңелдән әйтелгән яхшы сүз – кешегә яшәргә көч, эшкә дәрт бирә. Әйтелгән авыр сүз, киресенчә, яшәү дәртен ала.” Бу юллар миңа да кагыла. Уйчан, хисчән, нечкә күңелле кеше буларак, кырыс дөньяда кайвакыт югалып калам. “Нигә кирәк сиңа,”- дип әйтүчеләре дә бар.Тик күңел үзенекен итә: язасы килә, җырлыйсы килә. Ярамыйга карамый.

Кемнәрне үзегезнең иҗатташ дусларыгыз дип саныйсыз?

-Иҗатташ интернет-дусларым шактый. Мәсәлән, Фәридә Гарипованың “Ялгыз аккош” шигыренә көй яздым, аны махсус белеме булган якташым Динар Шәймәрдәнов башкарды. Шулай ук Инзилә Галиуллина, Рузилә Гатауллина һ.б. сүзләренә көй яздым. Иҗатташ дусларым арта бара. Әле күптән түгел Инзилә Галиуллина сүзләренә көй яздым, аны Казанда Әухәдиев исемендәге музыка көллиятендә укучы Рөстәм Егоров җырлый.

Илһам әфәнде, быел үзешчән композиторлар фестивалендә Сезнең иҗат җимешегез  лауреат исеменә лаек дип табылган. Шул турында сөйләгез әле.

– Әйе. 2019 елның 14 апрелендә Казанда үзешчән авторларның беренче милли җыр фестивале узды. Минем көйгә, Ф. Гарипова сүзләренә язылган “Ялгыз аккош” җыры  гала-концертка узып, “Халыкчан җыр” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Аны мәртәбәле жюри алдында якташым Динар Шәймәрданов башкарды. Риф Гатауллин, Азат Хөсәенов, Илһам Байтирәк кебек танылган композиторларның югары бәясен алу, минем өчен зур горурлык һәм көтелмәгән шатлык булды. Фестивальне оештыручы Җәүдәт абый Гыйлмановка, сүзләр авторы Ф. Гарипова, җырны башкаручы Д. Шәймәрдановка чиксез рәхмәтле. Казанга безнең авылдан ерак, зур шәһәрдә йөргәнем дә юк. Динар бик зур ярдәм итте: көйне тыңлап, тикшереп, илтеп бирде. Вакыт табып, фестивальгә барып җырлады, диплом, бүләкләрне алып кайтып тапшырды. Җәүдәт абый ТНВ каналының “Манзара” тапшыруында минем көйне мактап искә алды. Жәүдәт абый белән якташым Динар, минем ялгызлык утында янып, күмергә әйләнгән йөрәгемә шифалы су сибеп, якты хыял уяттылар. Аларга зур рәхмәт, яңадан – яңа иҗат унышлары телим!

Яшерен – батырын түгел,  кайвакыт  башкаларның җиңүен авыр кичерүче, көнләшүчеләр дә булгалый. Сез бу турында нәрсә уйлыйсыз?

– Бар инде, яшерен- батырын түгел. “Син яза белмисең, язма,”- дип әйтүчеләр дә булды. Соң мин бит кем беләндер ярышу, кемнәндер өстен булу өчен язмыйм. Беркемнең юлына аркылы төшмим. Күңелем теләгәнгә иҗат итәм. Ошамаса, укыма. Шундый тар күңелле кешеләргә гаҗәпләнәм. Югыйсә, дөнья киң бит, һәркемгә урын җитәрлек.

Сез бит әле гармунда да бик матур уйныйсыз.

– Әле дә хәтеремдә, әти гармун алып кайтты.Үзе уйный белми иде, миңа кычкыртып күрсәтте. 4 нче сыйныфта гармунда уйнарга өйрәндем. Без күрше авылга йөреп укыдык,  интернатта тордык. Анда гармун бар иде. Гармунда уйнау, хәзергечә әйтсәк, модада иде ул чакта. Өлкәнрәк малайларның уйнаганнарын, кайсы төймәгә басканнарын карап өйрәндем бит. Беренче уйнаган көем “Иртә буран, кич тә буран”булды. Интернатта тәрбияче булып эшләүче апа гына:”Исрекләр жыры,”- дип әйткән иде. Нигә алай дигәндер. Хәзер еш уйныйм. Күңелнең төрле халәте була, шулчакта кулыма гармун алам. Безнең өйдә берничә гармун. Энекәшем бик матур уйный. Яшь чакта аны туйга уйнарга еш чакыралар иде. Башкириягә кадәр барганы булды.

Илһамга илһам кайчан килә?

-Илһам төрлечә килә. Сәбәбе дә төрле. Мин, әйткәнемчә, хисчән кеше. Табигать, хатын – кыз матурлыгы да мине илһамландыра. Язмыш, тормыш турында уйланулар шулай ук илһам чыганагы.

Ничек уйлыйсыз, иҗат кешесен аңлау җиңелме?

-Җиңел түгелдер. Иҗат кешесен юк-бар белән шөгыльләнүче, җитди эш түгел, дип кабул итүчеләр шактый. Дөньяга карашым да башкачарак инде минем, тормышта очрый торган усаллык, кырыслык, тупаслыкка явызлык белән җавап бирә алмыйм. Кирәк дип тә уйламыйм, бәлки, шуңа да мине башкалар бик аңлап җитмидер.

Сезгә кешедә нинди сыйфатлар ошамый?

-Кешедә миңа тәкәбберлек, масаючанлык кебек сыйфатлар ошамый.

Үзегез кебек иҗат сөючеләргә нинди теләкләр тапшырыр идегез?

– Иҗади уңышлар телим, күңелләрен төшермичә, алга барсыннар. Гаилә бәхете, сәламәтлек телим.

-Илһам әфәнде, Сезгә чын күңелдән иҗат уңышлары, күңел күтәренкелеге телим.  Күңелегездә иҗат нуры һәрчак балкып торсын.

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Туып - үскән җирендә гомер кичерү – аның өчен язмыш бүләге Назад к новостям Мөлаем тавышлы, зыялы җырчы