28.07.2022

“Язмышны үзгәртеп”…

Илис әфәнде, үзегез белән таныштырсагыз иде.

– Мин Башкортостанның Шаран районы Чалмалы авылында туып үстем.

Бүгенге көндә гаиләм белән Октябрьский шәһәрендә яшим. Өйләндем, тормыш иптәшем белән йорт салдык, бер малай һәм кыз үстердек. Улыбыз эшли, кызыбыз Туймазы шәһәрендә медицина көллиятендә укый.

Сез җырлыйсыз, баянда уйныйсыз.Музыка белән кызыксыну кайчан уянды?

– Беренче сыйныфка укырга кергәнче үк, гармунда уйнарга өйрәндем. Дәртле бию көйләренә башкаларны да биетә ала идем инде. Бер балачак вакыйгасы искә төште әле. Мәктәптә укый башлагач, укытучылар мине бер бүлмәгә чакырып алып, гармунда уйнаттылар. Ышанмаганнар, күрәсең, тикшереп караулары булган.  Аннары бик мактадылар, төрле мәдәни чараларда еш катнаштым. Икенче сыйныфта укыганда әти баян алып бирде. Анда да уйнарга өйрәндем. Бишенче – алтынчы сыйныфларда булгандыр,  баян белән туйларга чакыра башладылар, солдат озатуларга йөрдем. “Баяннан башың да күренми”, дип әйтәләр иде.

Ә кайчан җырлый башладыгыз?

– Анысы соңрак. Җиденчедә укыганда беренче тапкыр җырладым. Нәзифә Кадырованың “Кешеләргә бер елмаю җитә” дигән җыры белән концертта чыгыш ясадым. Халык бик җылы каршы алды. Күңел үсеп китте һәм җырлый башладым.

Бу сәләтләр кемнән күчте дип уйлыйсыз?

– Әти гармунда уйный, әни матур җырлый иде. Сәләт әти әнидән күчкән дип уйлыйм.

Төп эшегез иҗат белән бәйлеме?

– Юк. Армиядән кайткач, себергә эшкә киттем. Менә 33 ел инде бораулаучы булып эшлим.

– Сез кечкенәдән җыр – моңга гашыйк кеше, ничек тормышыгызда шундый кискен борылыш ясадыгыз?

– Шулайрак булды шул. Язмышмы, әллә җибәрелгән ялгышмы?.. Унынчы сыйныфны тәмамлагач,Уфага сәнгать училищесының җыр бүлегенә укырга керергә дип килдем, ләкин сынауны уза  алмадым. Анда башкортча җырларга кирәк булган икән. Бәлки, бөтен таләпләрне дә белеп бетермәгәнмендер. Шулай да оркестр бүлегенә алдылар. Ошатмадым, ташлап кайтып киттем. Аннан соң Стәрлетамак культура агарту училищесына кердем,  бер ел укыгач, армия сафларына алындым. Хезмәт итеп кайткач, укуны дәвам итмәдем. Әйткәнемчә, себергә эшкә киттем.

Ә җыр, баян?

– Барысын  да ташладым.1993 тән 2006 нчы елга кадәр җырламадым, баянны кулга да алмадым. Озакка сузылган тукталыш булды ул. 2006 нчы елны  ничектер кароке җырларга туры килде. Икенче сулыш ачылган кебек булды. Кызыксынып киттем, минусовкалар яздыра башладым, аранжировкалар эшләттем. Баянчы Илшат Хисаметдинов белән таныштым. Ул минем туган да булып чыкты әле. Шулай итеп, урау юллар аша яңадан сәнгать дөньясына әйләнеп кайттым.

Кайда чыгышлар ясыйсыз ?

–Төрле урыннарда чыгыш ясарга туры килә. Концерт, сабантуй, корпоративларга чакыралар. Нефетьчеләр көнендә җырлаган булды. “Сәләт” фестивалендә катнаштым. Кайчакта эштән шулхәтлек арып кайтам, беркая да чыгып йөрисе килми. Менә эштән туктагач, чакырган җирләргә йөрермен дип уйлыйм.

Сезнең тавышта Фидан Гафаров җырларына хас  төсмерләр, тембр бизәкләре чагыла.Әллә ул сезнең кумирмы?

– Кечкенәдән, әле үзем җырлый башлаганчы, пластинкадан аның җырларын тыңлап үстем. Фидан Гафаров популяр артист. Үзенчәлекле тавышлы, моңлы җырчы.

Кумир дияргә була. Җиденче сыйныфтан алып егерме дүрт яшькә кадәр концертларда аның репертуарындагы җырларны башкардым. Фидан Сафич белән очрашкан да булды. Концерт белән килгәннәр  иде сабантуйга. Мин дә чыгыш ясарга тиеш идем, ә җырларым аныкы. Кыенсындым, оялдым, җырламадым.

Чыннан да, әйткәннәре дә булды Фидан Гафаров тавышы белән җырлыйсың дип. Аны кабатлаган кебек була бит инде. Башка артистларның җырларын да башкарып карыйм, югыйсә, барыбер үзеннән – үзе шулай килеп чыга. Күрәсең, балачактан бөек җырчының  көй – моңнары күңелгә сеңеп калган.


Тормышта сез ирешмәгән берәр хыял калдымы?Сер булмаса.

– Хыял дияргәме, үкенечме… Сәләтемне вакытында үстерә алмадым. Монда эштә рус милләтеннән булган җитәкчеләр видеоларны карыйлар, җырлаганны ишетәләр дә: “Илис, синең урын монда түгел инде”,-  дип  искә төшереп торалар.

Илис әфәнде, хәзерге эстрадагы вәзгыять турында сез нинди фикердә?

– Җырчылар хәзер  бик күп. Сәләтле, матур итеп башкаручылар да шактый, әмма өскә үрмәләү өчен кесә ягы калын булу кирәк. Булмаса, олы сәхнәгә чыга алмыйсың.  Бу минем фикер. Хәзер бөтен җирдә акча түләргә кирәк. Соң уйлап карагыз, видеоны телевидениегә бирү өчен 36 мең сорыйлар! Мөмкинчелегем дә бар, тик акча түләгән өчен генә җырларга, күңел тартмый.  Мин бит СССРда яшәгән, шул чорда уй фикерем формалашкан шәхес, ул вакытта мондый хәл юк иде.

Иҗат – сезгә нәрсә бирә соң?

– Болай дип җавап бирәсе килә. Кемдер балык тота, кайберсе ауга йөри, ә мин җырлыйм, күңелемә рәхәт.

Өйдә минем махсус бүлмәм бар, аппаратура, музыкаль инструментларым… Күңел җыр сораганда – уйныйм, җырлыйм, бушанам. Иҗат – минем күңел халәте. Шагыйрь Хәсән Туфан сүзләре белән әйткәндә: “Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул”…

Илис әфәнде, эчкерсез әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Моң чишмәгез һәрдаим тулып торсын, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Сезгә иҗади уңышлар теләп, матур җырларыгызны көтеп калабыз.

 

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Земфира Минибаева иҗаты Назад к новостям Җырлы күңел, нурлы язмыш, шигъриятле гомер юлы…