Казанда «Балачак» Халыкара вокаль конкурс-фестиваленең V сезоны ачылды
Казанда «Балачак» Халыкара вокаль конкурс-фестиваленең V – юбилей сезоны ачылды, гаризалар кабул итү бара. Чара Россиядән һәм якын-тирә чит илләрдән 5-18 яшьлек талантларны берләштерә. Беренче сайлап алу туры онлайн режимда, 9, 11 апрель көннәрендә үтә, ә икенче тур Казанда узачак. 5-18 яшьлек талантларны
4 майда «Пирамида» концертлар залында бәйгенең финалистлары катнашында Гала-концерт, җиңүчеләрне бүләкләү була.
Бәйгегә ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан зур игътибар бирелә. «Балачак» Халыкара вокал конкурс-фестивале «Добро рядом» хәйрия фондының төп социаль проектларының берсе булып тора.Ул балаларның һәм яшүсмерләрнең, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, вокал талантларын ачу аша Россиянең музыкаль мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән.
Фото: «Татар-информ» Солтан Исхаков.