29.04.2025

Казанда Бауман урамында «Геройлар дивары» барлыкка киләчәк

Казанның Бауман урамында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Геройлар дивары» мемориаль инсталляциясе урнаштырылачак. Бу хакта Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге  хәбәр итә.

Биш метрлы дивар 19 номерлы йорт янында – 9 Май бәйрәм чараларының үзәгендә урнаштырылачак. Анда теләге булган һәркем үз героеның – сугышта катнашучы, тыл хезмәтчәне яки Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганының фотосын урнаштыра алачак.

Проектта катнашу өчен проектның электрон почтасына «Геройлар дивары» темасы белән фото җибәрергә һәм геройның исемен күрсәтергә кирәк. Шулай ук аның турында кыска гына тарих өстәргә була. Фотографияне 9 нчы майда урында бастырып чыгарырга мөмкин булачак.

«Геройлар дивары» Казан үзәгендә ата-бабаларыбызның батырлыгы турында искә төшереп торучы тере һәйкәл булачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Әсгать Сәфәров.

Проект ата-бабаларыбызның батырлыгы турындагы истәлекне ныгытуга һәм аны һәркемгә тагын да якынайтуга юнәлдерелгән.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.

Фото:  Р.Герасимов

Безнең мирас. Ләбиб Айтуганов Назад к новостям "Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының финалы узды