Казанда «Карга боткасы» бәйрәме узды
Казанның «Туган Авылым» ял итү комплексында «Карга боткасы» бәйрәме узды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Туган авылым» комплексы ярдәме белән үткәрелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм азан әйтү белән ачылды, килгән кунаклар «Карга боткасы» бәйрәменең тарихы, үзенчәлекләре белән танышты. Бәйрәмдә концерт, милли уеннар, ярминкә оештырылган иде. Сату рәтләрендә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән эшмәкәрләр җитештергән хәләл продукция тәкъдим ителде.
Бәйрәм традициясе буенча кунакларга зур казанда ботка пешерелде. Һәр килгән кунак карга боткасыннан, самавырда кайнаган мәтрүшкәле чәйдән авыз итә алды. Боткага ярмалар бәйрәмгә килгән балалар тарафыннан «Туган авылым» комплексы территориясендәге йортлардан җыелды.
Кунакларны Татарстан Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин сәламләде, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
«Карга боткасы» борынгыдан килгән, әби-бабаларыбыз мөрәҗәгать иткән бәйрәм булып тора. Аны бүген популярлаштыру, балаларга тапшыру әлбәттә бик әһәмиятле, моны тормышка ашырган өчен «Бөтендөнья татар конгрессы» һәм «Туган авылым» комплексына зур рәхмәт белдерәсе килә. Апрель ае – туган телебез, татар теле ае. Бүген шундый матур чара, икенче атнада «Туган тел» көне узачак, барыгызны да көтәбез», – диде ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бәйрәмнең балалар өчен зур әһәмияткә ия булуын искәртте.
Фото: «Татар-информ». Салават Камалетдинов