11.05.2026

Казанда Мәңгелек ут янында Җиңү геройларын искә алдылар

Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркындагы Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган патриотик акция узды. 41 илдән 150 катнашучы  Җиңү геройларын искә алды. Тантанада  Татарстан яшьләре, милли-мәдәни берләшмә вәкилләре, чит ил студентлары, курсантлар, хезмәт ветераннары, пенсионерлар, дәрәҗәле кунаклар һәм Казан халкы катнашты.
Мәңгелек ут янында татар, рус, удмурт, чуаш, мари, башкорт, мордва, үзбәк, казах, таҗик, кыргыз, төрекмән һәм азәрбайҗан телләрендә җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
Чарада  Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов һ.б. катнашты.
Тантана Россия Федерациясе Гимнын һәм Татарстан Республикасы Гимнын башкарудан башланды. Аннары катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
«Хәтер йөрәге» республика яшьләр шигъри онлайн-конкурсы акциянең аерым бер  өлеше булды. Бәйгегә 5 яшьтән 35 яшькә кадәрле татарстанлылар чакырылган иде. Алар Бөек Ватан сугышы, гаилә тарихына багышланган шигырь, проза, видео уку, рәсем, плакат, иллюстрация һәм хатлар тәкъдим иттеләр.
Тантана Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Акция Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы,  Республиканың «Татарстан яшьләре»  төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Фото: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте

Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 40 ел Назад к новостям Җырларыңда безне юаттың...