Клара Булатова вафат
Клара Булатова – күренекле татар шагыйрәсе, укытучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән.
1954 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Клара Булатова Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннары ул Әлмәт районының Колшәрип, Яңа Кәшер, Түбән Мактама авылларында, шулай ук Әлмәт шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Укытучылык эшчәнлегенә 40 елдан артык гомерен багышлый.
Клара Булатова 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты була. 2019 елда «Татарстанның халык язучысы» исеме бирелә.