05.05.2025

Кукмарада туып-үскән спортчы дүртенче тапкыр Россия чемпионы

Орел шәһәрендәге  кул көрәше буенча Россия чемпионатында 58 төбәктән 490 спортчы катнашты. Бу ярышта күп тапкыр Татарстан һәм Идел буе федераль округы турнирлары җиңүчесе, дүрт тапкыр Европа, өч тапкыр Дөнья чемпионы, кул көрәше буенча Россия спорт остасы исемен йөртүче Рузия Габрахманова дүртенче тапкыр Россия чемпионы исемен яулады. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева яза.

Ул әлеге чемпионатта 90 килограмм үлчәү авырлыгында ветераннар, ә аннан соң хатын-кызлар арасында сул һәм уң куллары белән көрәште.

Рузия Габдрахманова Кукмара гимназиясендә укый, аңа 14 яшь. Россия спорт остасына кандидат исемен алган кыз Аделина белән сентябрь аенда Болгариядә үтәчәк Дөнья чемпионатына бару хокукын яулады.

Әлеге турнирда күппрофильле лицей укучысы 14 яшьлек Риназ Камалиев та уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны алды. Ул шулай ук Болгариядәге Дөнья чемпионатына бара.

Фото: © https://kukmor-rt.ru/

Буада Ренат Харис исемендәге XII республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды Назад к новостям Аксубай баянчылары республика бәйгесендә иң яхшылар рәтендә