29.04.2026
Кукмараның 4нче мәктәбе кызлар командасы суперфиналда җиңү яулады
26 апрельдә Түбән Новгородта мәктәп командалары һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләре командалары арасында 3х3 баскетболы буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы тәмамланды. Кукмараның 4нче урта мәктәбе кызлар командасы беренче урын яулады.
Төбәк сайлап алу этапларында җиңүче булган 28 егетләр һәм 28 кызлар командасы (урта махсус белем бирү һәм мәктәп категорияләрендә) Идел буеның иң көчле һәвәскәр командасы исеме өчен көрәште.
Проектның максаты – белем бирү системасының барлык дәрәҗәләрендә спортны үстерү өчен шартлар тудыру, шулай ук урам баскетболын массакүләм һәм һәркемгә ачык спорт төре буларак популярлаштыру.