26.07.2022

Мәдәнә егетләре – ил бөркетләре

Максатчан, ихтыяр көчле, төпле фикерле, ярдәмчел, тормышта нинди генә каршылыклар очраса да, алга атлаучы шәхес. Сүз Мәскәү шәһәрендә яшәүче Рафек әфәнде турында.

Рафек Осман улы Валитов тумышы белән Түбән Новгород  өлкәсе Кызыл октябрь районының Мәдәнә авылыннан. Ул Осман абый  һәм  Зәйтүнә апаның жиденче баласы булып дөньяга аваз сала. Гаиләдә ун бала: 7 малай һәм 3 кыз үсәләр. Осман абый гомер буе бөтен көчен биреп колхозда хезмәт итә. Зәйтүнә апа кубрәк өйдә, чөнки ишле гаиләдә шатлыгы гына түгел, мәшәкате дә җитәрлек: әзерлисе, ашатасы, юасы, киендерәсе бар. Җитешә алган кадәр ул да колхоз кырларында эшли. “Әткәй, әңкәй вафат булдылар инде, бер абыемны да күптән түгел  мәңгелек йортка озаттык,”- ди Рафек абый моңсу гына.

Кеше,  шәхес буларак,  балачактан формалаша диләр бит. Чыннан да шулайдыр. Малай, кечкенәдән эшләп, чыныгып үсә. Хуҗалыкта әти – әнисенә мал – туар карарга булыша, бакчада, колхозда эшли. Гадәттә, ишле гаиләдә балалар бер – берсен кайгырта, тәрбияли, өй эшләрен дә бергә башкаралар. Бәләкәйдән, абыйларыннан күреп, чалгы белән печән чабарга, ат җигәргә, көянтә белән су ташырга өйрәнә. “Җитез, тик тормас, артык кызыксынучан булганга, олы абыйлардан бераз эләгә дә торган иде,”- дип елмаеп, балачагын искә ала Рафек әфәнде.

1971 елны малай беренче сыйныфка укырга керә. “Башта уку авыррак бирелде. Өйдә дә эш күп, укытучы апа да әти – әниләре абруйлырак балаларга игътибар итә, кием – салым ягы да шәптән түгел. Күңел күпне өмет итсә дә, булганга риза булып яшәргә туры килде.”

Балачак энергиясенең иге – чиге юк. Ул очкынны сүндермичә, аның белән акыллы идарә итеп, тиешле юнәлешкә җибәрергә генә кирәк. Өченче сыйныфны тәмамлагач, сыйныф җитәкчесе итеп Эльвира апа Сөләйманованы билгелиләр. Сизгер остаз Рафекның оештыру сәләтен күреп ала, белемгә омтылыш уята. Укытучысы белән мөнәсәбәт яхшы булгач, малайның күңеле үсеп китә, үз – үзенә ышанычы арта, тырышлыгы, кызыксынуы көчәя, “4” һәм “5” билгеләренә генә  укый башлый. Оештыру сәләтенә ия булган малайны пионер отряды җитәкчесе, аннан комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. 1979 елда туган авылында татар мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлап, курше Чүмбәли авылына  9 – 10 сыйныфка укырга бара.Чүмбәлидә Рафек мәктәп, район куләмендә уздырыла торган төрле иҗади һәм спорт чараларында ( бигрәктә төрле озынлыкка йөгерү, чаңгы, биатлон буенча) алдынгы урыннар яулый.  Ә спорт кешенең ихтыяр көчен генә  арттырып калмый, эшне дә тәртип белән башкарырга өйрәтә. Сыйныфташлары Рафекны хөрмәт итә, аны староста итеп сайлап куялар.

Унынчы сыйныфны “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлаганнан соң, 17 яшьлек егет юрист булу хыялы белән Саратов шәһәренә юл тота. Тормыш без уйлаганча гына бармый шул. Кызганычка каршы, баллары җитмәү сәбәпле, институтка укырга керә алмый. Югалып калмый Рафек, эшкә керә, хәзерлек курсларына, Техстекло  заводының мәдәният йорты каршында оештырылган ирләр академик хор капелласына йөри башлый. Ул вакытта хор җитәкчесе булып РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Датский эшли. Ансамбль төрле төбәк, илләрдә чыгышлар ясый, Чехословакиядә лауреат исеменә лаек була.

1982 нче елның маенда егет армия сафларына алына һәм Украинаның Белгород – Днестровский шәһәрендә хезмәт итә. Анда ул партия сафларына кабул ителә, һәм  партоешма сәркатибе итеп сайлыйлар. Рафек туган ягына өлкән сержант булып кайта, укып, автобус белән идарә итү таныклыгы ала һәм эшкә урнаша. Ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Озак  кына  Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай булып йөри.

1984 елны өйләнә, ике кызы (Гөлнара һәм Алсу) бар. “Тормыш иптәшем  Ильмира бик акыллы, булган хатын. Ул гомер буе минем ышанычлы тылым, һәрбер башлаган эштә ярдәмче, киңәшчем булды. Әгәр тормышта нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, моңа хатыным Ильмираның да зур өлеше кергән. Мин аңа бик рәхмәтле! Аллага шөкер, кызларым икесе дә татар егетләре белән гаилә корды, югары уку йортын тәмалап, дәрәҗәле урында эшлиләр. 4 оныгым бар: ике кыз һәм ике малай. Тормышлары бик матур,”- дип шатлыгын белдерә бәхетле ир, әти һәм бабай.

Рафек әфәнде шәхси эшмәкәр, Мәскәүдә яхшы куелган бизнесы бар: 1995 елдан бирле пассажирлар ташу буенча хезмәт күрсәтә, татарлар өчен экскурсия оештыру белән шөгыльләнә.

Иҗат итүдән дә тукталганы юк. “2013 елны Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгенә килдем. Иң беренче “Идел” ансамбелендә җырлый башладым. Казан, Тверь, Рязань, Владимир һ.б. шәһәрләрдә концертлар куеп йөрдек. 2015 елда яңа “Ялкын” исемле ансамбль оешты. Төрле конкурс, фестивальләрдә катнашып, өч тапкыр Халыкара конкурслар лауреаты исеменә лаек булдык. 2017 елдан алып бүгенге көнгә кадәр “Тальян” татар  җыр театрында башлап җырлаучы булып эшлим. Җитәкчебез авылдашым, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәмит улы Шиһапов.  Рәхмәт аңа, безнең өйрәтүгә күп көч куя. Шундый сәләтле шәхеснең шәкерте булуым белән чиксез горурланам. Шулай ук Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова белән берничә ел инде Татарстанда концертлар куябыз,”-дип сүзен тәмамлады Рафек әфәнде.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Рафек әфәнде туган авылы Мәдәнәдә ел саен Сабантуй, 2 гыйнварь көнне (үзгәрми торган көн билгеләгәннәр) тау шуу бәйрәме уздыра. Авылда гына башланып киткән бу чара район күләмендәге бәйрәмгә әйләнеп китә. Туганнары, дуслары белән бергә Рамазан аенда, Мәдәнә мәдәният йортына авыл картларын җыеп, ифтар ашы уздыру да гадәткә кереп бара. Икрам Мөхәмәтҗанов белән Рафек әфәнденең кияүе Айнетдинов Айдар бу изге эштә зур ярдәм күрсәтә. Район узәгендә урнашкан картлар йорты һәм Сергачтагы балалар йортына барып, хәйрия концерт оештырып, бүләк таратып кайталар. Бу чараларны оештыруда, Рафек әфәнде әйтүе буенча, кече кыз туганы Сәләхетдинова Файлә зур тырышлык куя.

Менә шундый ихлас, милләт җанлы, миһербанлы кеше Рафек әфәнде. Сезгә иҗатыгызда зур уңышлар телибез. Һәрвакыт киң күңелле, олы йөрәкле булып калыгыз, Рәхмәт Сезгә!

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Раилә Бариева: "Уйнап үскән урамымда уйный хәзер балыклар" Назад к новостям Җыр - моңга гашыйк табиб Фирдинант Вафин