22.03.2023

“МАНЗАРА” елны башлый. Фикер

“Татар җыры” елны япса, «Манзара» елны башлый. Татар дөньясында менә шундый традиция. “Татар җыры” бик популяр булса, “Манзара” ул кадәр түгел. Әмма ул да шактый популярлашып килә инде, киләчәктә ул татар дөньясындагы бик нык зур вакыйгага әйләнер дигән өметтә мин үзем. Елдан ел популярлаша баруыннан чыгып әйтәм.
Манзара” ул шундый бәйрәм – татар теле бетә, татарча сөйләшүчеләр юк дип уйлап йөрсәң, шушында кил. Бөтен шикләрең юкка чыгачак. Тулы бер зал татарча сөйләшкән ир-егетләр һәм аз санлы хатын-кызлар күрәсең килсә, шушында кил. Бу юлы ул “Ак барс” көрәш залында узды. Элек циркта уза иде, “Пирамида”да узганы да булды. Шулай дип уйлап куйдым әле – зал да тамашачының нинди булуына тәэсир итә бугай. Циркта хатын-кызлар күбрәк иде кебек. Монда башлыча ирләр иде.

Минем көрәшчеләрне дә, көрәшне дә сүккәләгән әз түгел иде, бу юлы никтер мактыйсым килә. Ватылып, изелеп көрәшә көрәшчеләр, шак-шак килеп төшәләр – нихәл чыдыйлар диген. Берсе егыла, икенче аю шуның өстенә барып төшә, алар әле шуннан соң да торып көрәшәләр. Алар алган имгәнүләр әле нинди диген. Ай-яй. Менә никтер мактыйсым бик килде бу юлы шуңа да аларны.
Шәптән шәп көрәшчеләр җыелган иде. Татар малайлары инде! Берсеннән берсе көчле, нык бәдәнле егетләр. Менә бит безнең татар кайда!
Мин шундый нәтиҗәгә килдем әле. Көрәшченең җиңәчәкме-юкмы икәнен шактый ачыклап була икән бит әй. Тәнәфескә кадәр үзем өчен “кайсы җиңә” дигән викторина уйлап тапкан идем. Бер 80 процент очракта оттым) Аннары, кызып китеп, икенче өлештә сториста язып бара башлаган идем, анысында күз тидеме шунда үземә – ялгышкалый башладым. Алай да яртысыннан артыгын алдан белдем бугай)
Минем принцип бик гади – көрәшченең ни рәвешле чыкканын карап торырга кирәк. Җиңәсе көрәшче нык адымнар белән чыга, йөзендә ышаныч була. Ничә тапкыр сынаган бар – йөзендә каушау, каударлану, әсәренү була икән – көрәшче җиңә алмый. Эшафотка менгән кебек теләмичә генә келәмгә чыкканы да җиңә алмый. Җиңүче яки нык адымнар белән чыга, яки инде юлбарыс агачлар арасыннан корбанына чыгып ташланган кебек җитез генә очып килә. Шундый зур гәүдәле егетләрнең биючеләр кебек кенә очып күтәрелүләре үзе бер кызык.
Шушы уңайдан “Апокалипсис” фильмындагы бер кзк эпизод искә төшә. Ягуар тәпие джунглида шикле кешеләрне күреп, куркуга төшә. Йөрәгенә курку керә. Әтисе аңа “Курку ул чир, аны таратма”, ди, әмма Ягуар Тәпие йөрәгенә кергән шөбһәдән котыла алмый. Һәм дошманнар һөҗүм иткәч, ул алар кулына әсирлеккә эләгә – курку үзен кулга алырга комачау итә. Ягуар Тәпие әсирлектән качып китә ала – артыннан куа чыгалар. Әмма туган җиренә аяк баскач, аңа ышаныч килә, куркуы юкка чыга һәм ул күпсанлы дошманнарын юк итеп, гаиләсен дә әсирлектән коткара ала. Көрәшчеләрнең ышанычлы һәм бик үк ышанычлы булмаган карашларын күргәч, мин шуны искә төшердем.
Тагын бер күрсәткеч бар әле тагын. Монысын әйтү көрәшчеләрнең йөрәкләренә тоз сибү инде, әмма нишлисең – миңа әйтергә ярый! Яшьлек – ул көч, яшьлек ул дәрт! Көч-куәтләре бер рәвешлерәк булган яшь көрәшче чыга һәм аннан ун яшькә олырак чыга икән – яшьлек җиңә инде, яшьлек җиңә… Менә шул күрсәткечләрдән чыгып, шактый гына көрәшченең җиңәсен алдан әйтеп була икән дип уйладым.
Менә шулайрак. Чыга бер аю. Чыга, чыга… Бу аюны кем җиңә ала инде дип уйлап торасың – йөгереп чыга бер юлбарыс! Әлбәттә, аю бер борылганчы, юлбарыс биш тапкыр тешләп өлгерә, ул җиңә инде!
Яки чыга аю. Аю җиңә дип уйлыйсың. Аю янына Фил чыга. Аю филне җиңә алмый инде – фил төртеп ега аюны. Ә менә аю белән алышкан фил янына юлбарыс чыкса, инде кайсы җиңәчәген әйтүе кыенрак. Икесе дә җиңәргә мөмкин.
Дөрес, көрәштә очраклылык та була инде. Фәрештәләр елмаеп карыймы сиңа, әллә инде читкә борылып торган чакларына туры киләсеңме… Аннары җәрәхәтләр. Кызганыч, бу көрәштә ике көрәшче аякларын авырттырып отылды.
Көрәшчеләрнең чыгу рәвешләрен, көрәш алымнарын карап утырып, берәр төрле символик чагыштырулар туа.
Булат Мусин – тигр кебек. Юлбарыс шикелле аның атлап йөреше да, карашы да, алымнары да. Юлбарыс та бит шулай салмак-салмак кына атлап килә дә хәлиткеч һөҗүмгә ташлана. Булат – Интернет йолдызы. Стильле итеп киенә, үзе дә бүген гламур журналга кәртинкә итеп төшерерлек. Аның формасы да башкаларныкыннан аерылып тора. Хәтта Манзарада булганда да.
Элдар Хәмитов кадак кебек. Ул башкалар белән чагыштырганда зур гәүдәле булмаса да, нык икәне күренеп тора. Шәп тимердән ясалган кадак – бөгелсә дә сынмый торган. Кадаклап куйганнар – селкенми дә, җайсызрак хәрәкәтләнгән көндәшенең аягына кадала да, тегесе җиңелә. Бу “Манзара”да да икәүнең аягына кадалды ул. Наруш түгел инде, ялгыш.
Муса Галләмов бу юлы юк иде. Ул рысь кебек чыга келәмгә. Биеп барган кебек ыргылып чыга. Шулкадәр ышаныч белән. Ул җиңү бирә торган ниндидер догалар белә бугай – көрәш вакытында шуларны укый бугай ул. Шулай җиңә бугай. Җиңсә, каты куана инде мал-лай!
Радик Сәлаховның сабый бала кебек тыныч йөзле. Әллә нинди көрәш булсын – аның йөзе сабый бала кебек кала. Ул бер елны Раил Нургалиев белән көрәште бит циркта һәм җиңде. Кайсы кала икәне соң чиккә кадәр билгеле булмады. Радик Сәлаховның йөзе соңгы алышта да шундый сабый баладай калды: гуя циркка тамаша карарга килгән дә бер бала, әтисеннән сорый:
– Әти, хәзер аюлар чыгамы?
– Чыга, улым, чыга. Хәзер аюлар да чыга, тиеннәр дә, төлке дә була әле.
– Ә-ә, хәзер карыйбыз икән…
Менә шундый тыныч аның йөзе. Ничек шулкадәр тыныч калып була ала икән ул? Меңләгән сум акчага күңел тынычлыгына өйрәткән тренерлар янына йөргәнче, Радик янына барырга кирәк андый кешеләргә – ничек критик очракларда да нервланмаска? Яки инде нервланмаган кыяфәтне саклап калырга? Менә шундый аның йөзе. Шуңа да бервакыт Радик Сәлаховның бер жест күрсәтүе турындагы хәбәр гаҗәп тоелган иде – шушындый тыныч кыяфәтле кеше җенләнеп китә ала микәнни ул?
Тагын бер “само спокойствие” бар. Анысы – Ранис Гыйләҗетдинов. Ул бөтенләй көрәштә түгел, үз дөньясында яши шикелле. Ул төптән юан чыккан аю. Аюны да егып була анысы, әмма аю егылса да тора да китә. Тыныч һәм бик нык аю.
Көрәштәге иң күңелле кешеләрнең берсе – Раил Нургалиев. Иң күп автомобиль иясе, көрәш йолдызы! Раил ул һәрвакыт шат. Бары тик көрәш башлангач кына нервланып китә ул. Аның стиль шундый – көндәшен талкый. Денен ала. Каты итеп көрәшә ул – кисәк ургып күтәреп бәрә. Җиңсә, аның шатланып карап торуы үзе бер кызык. Шул җиңгән Раилнең йөзен карар өчен генә булса да көрәшкә барырга була. Җиңелсә, бик кайгыра. Чын күңелдән кызганасың аны. Аннары ике минут та узмый – Раил формасын алыштырып үз киемен кигән, кабат аннан да шат кеше юк җир йөзендә. Менә шулай җиңелүне дә шәп итеп кичерә алганы белән дә кзк кеше ул.
Минем тагын Айнур Сыртаевны аерып әйтәсе килгән иде. Ул Туймазыдан ел саен Татарстанга килә. Минемчә, ул да “Манзара” батыры. Ел саен шәп көрәш күрсәтә, әмма никтер аңа ел саен көчле көндәш эләгеп, төшеп кала – финалга килеп җитә алмый. “Манзара”да бит көрәш тиз бара торган рәвешле эшләнгән – бер җиңелү дә хәл итә монда. Аннары бит әле “Манзара”да алым өчен чумара системасы эшли – соңгы алымны кем эшләгән, шуңа тагы бер балл өстәлә. Кайбер көрәшләрне карау бик матур – анда көчле алымнар, хәрәкәт бар. Ә кайберәүләр көндәшен талкып җиңмәкче. Минемчә, Сыртаев һәрвакыт матур итеп көрәшә.
Әле һәр Манзарага да тыныч килеп, җиңелсә дә бик шат кайтып китә торган Илшат Идиатов бар.
Көрәшчеләр – бик тыныч халык. Бер-берсен кыерсытмыйлар, кимсетмиләр, караңгы чырай күрсәтмиләр. Хоккейдагы кебек бер-берсен тар почмакта посрыклап төйгечләү юк. Җиңелсәләр, җиңелүләрен таный беләләр. Булгалый инде сирәк кенә… Әмма алары – бу кагыйдәне исбатлый торган искәрмә.
Көрәш шәп барды, чистага да салдылар, матур булды, карап утырулары бик күңелле булды. Көрәшчеләр берсеннән-берсе көчле булгач, җиңүчене билгеләве дә бик кыен шул. Бу егетләрнең теләсә кайсы рәхәтләнеп “Бу – безнең көрәшче!” дип горурланып күрсәтерлек. Аларның һәрберсенең фәләнчә тапкыр баш батыр булганы, мактаулы исемнәре алганы бар. Кыш башында татарны җыеп шундый бәйрәм оештыра да алар, ел буена Татарстан данын бөтен ил буйлап яклыйлар. Рәхмәт аларга!
Көрәштә килешеп көрәшү, хәрәмләшеп килешү кебек әйберләр бар диләр, бу “Манзара”да да алай диючеләр булды… Янәшәдә бер абзый бер көрәшченең җиңүен бер дә кабул итмичә, “позор-позор” дип кычкырып утырды. Аңа күршеләре дә: “ярар, җитте инде”, – дип авызын томаларга маташты. Ул бер көрәшчене хәрәмләшеп җиңә дип әйтергә теләгән иде инде. Нәтиҗәдә, ул көрәшче җиңелде дә, абзый тынды – хәрәмләшмәгән икән лә… Хәрәмләшсә, җиңәр иде бит.
Ни әйтергә? Көрәштә килешеп сөйләшү булган инде ул, “менә элек гадел көрәш булган, безнең бабайлар гадел көрәшкән” дип әйтүчеләр ни дәрәҗәдә хаклы? Аларның сүзләренә нинди дәлил бар? Ул бит инде сүзләр генә… Үлгән сыер сөтле була, калган сыер бетле була. Мин бәләкәй чакта арышлар да биек була үсә иде – керсәң адашырлык итеп, мин мәктәпкә йөргәндә кар да билдән батарлык итеп ява иде, хәзер минем тездән генә… Мин кире дәлилне әйтә алам – Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә көрәштә хәрәмләшеп җиңәләр бит. Димәк, ул чорда да булган. Ул чорда да булган, хәзер дә бар. Хәзерге заманда хәрәмләшү әле ул күпкә кыенрактыр да – шул ук “Манзара”да көрәш видеога язып барыла, бөтен кеше кулында телефон, хәбәрләр әһ дигәнче бөтен дөньяга тарала. Шуңа да ул заманда хәрәм булган, хәзер юк дигән сүз – дөрес түгелдер. Икенчедән, бөтен көрәш дөньясында килешеп көрәшү булган икән, шундый система бар икән, ул бит инде бер “Манзара”ны гына читләтеп үтә алмый. Әмма “Манзара” хәрәмләшеп көрәшүгә карата иң зур көрәш алып барган мәйдан. Һәм әле ниндидер федерация ярышларында түгел, нәкъ менә “Манзара”да Хәлил Хәмитович бөтен кешегә телефоннарын сүндерергә кушып, бу видеоны төшермәскә кушып, бөтен тамашачы каршында көрәшчеләрне пыр туздырып сүкте. Һәм минемчә, бу да “Манзара” казанышы – нәкъ менә шушы бәйгедә килешеп көрәшүләр булуы рәсми рәвештә танылуы һәм аларга каршы сугыш ачу – бик яхшы күренеш.
Кем ничектер, мин быел килешеп көрәшү кебек күренеш күрмәдем.
Манзараны оештырган Айдар Шәймәрдановка тагын бер тапкыр зур рәхмәтләр! Элдар Хәмитовка тәбрикләү сүзләре һәм зур бер теләк – татарча өйрәнсен иде! Икенче тапкыр җиңгәндә, тамашачыларны татарча сәламли алсын иде.
Татарстанда спорт төрләре бик күп, бик күбесе алга киткән. Шул спорт төрләре арасыннан көрәшкә хәер-фатиха күрсәтеп, көрәшкә теләктәшлек күрсәткән һәм һәрьяклап ярдәм итеп килгән Хәлил Шәйхетдинов “Манзара”ны да үз канаты астына алды. Ел саен килә, татарча тамашачыга да үз сүзен әйтә, егетләргә дә шулай – мактый да ул егып салып, кирәк чакта, шартлатып артка типкән кебек тәнкыйтен дә әйтә. Ул бу көрәш алдыннан да: “Килешеп көрәшеп җиңүче булса, килмим бүтән”, – дип куркытып әйтеп куйды.
Менә шундый теләктәшлек нәтиҗәсендә “Манзара” дәүләт дәрәҗәсенә дә күтәрелде, анда Рөстәм Галиуллин әйткәнчә “безнең әтинең” – Марат Әхмәтовның килүе зур дәрәҗә. Марат Әхмәтов озак еллар көрәш федерациясен җитәкләде, хәзер дә көрәшне ташламый.
Манзара ул җыр бәйрәме дә! Тамашачыларның күңелләрен күтәргән Зәйнәб Фәрхетдиновага рәхмәт! Динар Шәймәрданов, “Казан егетләре” – рәхмәтм“Татар җыры” елны япса, «Манзара» елны башлый. Татар дөньясында менә шундый традиция. “Татар җыры” бик популяр булса, “Манзара” ул кадәр түгел. Әмма ул да шактый популярлашып килә инде, киләчәктә ул татар дөньясындагы бик нык зур вакыйгага әйләнер дигән өметтә мин үзем. Елдан ел популярлаша баруыннан чыгып әйтәм.

Манзара ул җыр бәйрәме дә! Тамашачыларның күңелләрен күтәргән Зәйнәб Фәрхетдиновага рәхмәт! Динар Шәймәрданов, “Казан егетләре” – рәхмәт“Татар җыры” елны япса, «Манзара» елны башлый. Татар дөньясында менә шундый традиция. “Татар җыры” бик популяр булса, “Манзара” ул кадәр түгел. Әмма ул да шактый популярлашып килә инде, киләчәктә ул татар дөньясындагы бик нык зур вакыйгага әйләнер дигән өметтә мин үзем. Елдан ел популярлаша баруыннан чыгып әйтәм.

Манзара ул җыр бәйрәме дә! Тамашачыларның күңелләрен күтәргән Зәйнәб Фәрхетдиновага рәхмәт! Динар Шәймәрданов, “Казан егетләре” – рәхмәт!

Автор журналист Рәмис Латыйпов.

Матурлык өлгесе Алинә Гәрәева белән әңгәмә Назад к новостям Актанышта Татарстан Республикасы Беренче Президенты кубогына ярышлар узды