05.11.2019

Марсель Фәрхетдинов – “Гәлсәр hандуғас” иясе

Марсель, үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

– Мин Башкортостанның  искиткеч матур табигатле Караидел районының Байкибаш авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгәнмен. Бүгенге көндә хатыным, ике улым һәм кызым белән Уфа шәһәрендә яшим.

Күп нәрсә балачактан башлана диләр. Балачак хыялларыгызны искә төшерик әле.

– Минем ике зур хыялым бар иде: беренчесе – Казанда И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә укырга керү булса, ә икенчесе – яраткан җырчым Салават Фәтхетдинов белән танышу.

Сез кечкенәдән җырчы булырга хыяллангансыз икән.

– Әйе, чөнки икенче сыйныфта укыганда ук мәктәп, авыл, район күләмендә уза торган бер чарадан да диярлек читтә калмадым. Әмма минем хыялым, кызганычка каршы, тормышка ашмый калды, чөнки әти белән әни төпчек улларын чит-ят җиргә, еракка җибәрергә теләмәделәр.

Нәтиҗәдә, җырчы булу турындагы өмет-хыялларыгыз чәлпәрәмә килдеме?

– Шулай булып чыга инде. Әти – әни теләге буенча бухгалтерлыкка укырга кереп, аны яхшы гына тәмамлап, диплом алдым. Безнең гаиләдә әти – әнигә каршы килү булмады, шуңа күрә телимме – юкмы, аларның сүзе закон иде.

Укыган һөнәрегез буенча эшләдегезме соң?

– Юк. Укуны тәмамлап авылга кайттым да мәктәпкә физкультура укытучысы булып эшкә урнаштым, ә музыка, җыр гел күңел түремдә сакланды.

Иҗатка урау юллар аша килгәнсез.Үзегезнекенозак эзләдегезме соң?

-Озак килдем дисәм дә дөрес булыр. Авылда бераз эшләгәч, армия сафларына алынып, ике ел хезмәт итеп кайттым. Ул турында искә төшерәсе, сөйлисе килми. Бик тынгысыз вакытлар иде… Ил алдындагы бурычымны үтәп кайткач, Татарстанга китәргә уйладым. Яр Чаллы шәһәрендә ОАО “КамАЗ-Металлургия” заводына формовкалаучы булып эшкә урнаштым, соңырак шунда ук бригадир итеп билгеләделәр. Ләкин күңел тартмый, җан тынычлыгы юк, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк кебек… Уйладым-уйладым да кире Башкортостанга, Уфага кайтып киттем. МВД га эшкә чакырдылар, анда үземне сынап карадым. Берничә ел эшләгәч, аңладым, монысы да минеке түгел. Кайберәүләр эш сөймәс бәндә икән бу, дип тә уйлап куйганнардыр, бәлкем. Мин эштән курыкмыйм, ләкин күңелгә якынын таба алмыйм, рухи канәгатьлек хисе кичермим, тирәнгә яшеренгән хыялым һич кенә дә тынгылык бирми.

“Башавтотранс”ка маршрут автобусы йөртүчесе булып урнаштым. Шул вакытта үз эшемне ачу турында уй туды. Бераздан пассажирлар йөртү юнәлешендә кечкенә генә бизнесым барлыкка килде. Үзем сам, үзем зам дигәндәй, үзем шофер, үзем механик… Аннары булачак тормыш иптәшем Уфа кызы Ирина белән таныштым.

Сез балачак хыялыннан баш тартып, бизнес юлыннан китәргә булдыгызмы?

– Юк, баш тартмадым. Бу минем хыялга таба бер адымым булган, һәр нәрсә үз җае белән бара икән ул. Язмыш һәркемгә хыялын тормышка ашыру өчен мөмкинчелек бирә. Аннан бары тик  файдалана белергә генә кирәк. Мин шулай дип уйлыйм.

Марсель, шулай да зур сәхнәгә ничек чыктыгыз, нәрсә этәргеч булды?

– Тормыш иптәшем Ирина минем еракта калган хыялны якынайтты. Ул этәргеч булды: миңа ышанды, миндә дә ышаныч уятты.

Исегезгә төшерегез әле, кайсы иҗади җиңүегез сезгә бик тә кадерле?

– Әйе, истә калырлык булды ул… Бер көнне эштән кайттым, хатыным серле генә елмаеп: “Иртәгә минем белән бер чарага бара аласыңмы?”-ди. Риза булдым. “Анда матур киенеп барырга кирәк”,- дип тә өстәп куйды. Килеп керсәм, шаккаттым. Ирина мине “Гәлсәр hандуғас” дигән проектның сайлап алу турына алып килгән икән. Мин кыюсызрак бераз, башым әйләнеп китте,  аяклар калтырый, авыз кипте. Нинди җыр башка килде, шуны җырладым. Хәтерем ялгышмаса, Рифат Зариповның “Кода-кодачалар” һәм Салават  Фәтхетдинов репертуарыннан “Ташлама, әңкәй, ташлама” җырлары иде. Бик дулкынландым, беренче тапкыр якыннан шулкадәр артистларны күрдем. Ә жюри составында Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты, РФ атказанган  артисты Идрис Мөдәрис улы Газиев һәм популяр җырчы  Әнвәр Нургалиев. Җырлап чыккач, нәтиҗә көтеп утырганда әле берсе, әле икенчесе килеп: “Син уза алмыйсың, мишәрчә җырлыйсың, ә бу башкорт башкаручылары бәйгесе,”- дип, мине “тынычландырып” китәләр, җитмәсә. Мин бу бәйгедә сайлап алу һәм тагын өч турны узып, лауреат исеменә лаек булдым. Гомеремдә мондагы кебек борчылганым, дулкынланганым юк иде, ярыш барышында хәтта унбиш килога ябыктым. Бу минем иң истә калган җиңүем.

Тагын нинди мәдәни чараларда катнашасыз?

– “Туган тел каналы”, “ Роксана” радиосы   уздыра торган төрле проектларда катнашам. Шулай ук гастрольләргә чыгабыз, “солянка” һәм дискотекаларда чыгыш ясыйм.

Әйтегез әле, иҗади дусларыгыз бармы? Булса, кемнәр алар?

-Беләсезме, минемчә, иҗатта дуслар юктыр ул. Бәлки, ялгышамдыр, ләкин алар минем юк. Эш буенча  фикерләшерлек яхшы танышлар булырга мөмкин, ә дуслар… Нәрсә дисәң дә,  шоу- бизнес бит ул. Кызганычка каршы, аяк чалырга теләүчеләре ешрак та  очрый әле.

Марсель, еш кына Гүзәл Әхмәтова белән күренәсез. Сез иҗади дуэтмы әллә?

– Гүзәл Әхмәтова белән әле күптән түгел генә эшли башладык. 2018 нче елда аның төркемендә җырчы буларак катнаштым, ә бүгенге көндә Гүзәлнең концерт директоры вазыйфасын да башкарам. Дуэт булып чыгыш ясау  турында уй – фикерләр  бар иде. Әле уйлыйбыз. Бәлки, яңа сезонда булыр.

Шәхси һәм корпоратив чараларда чыгышлар ясыйсызмы?

– Әйе, рәхәтләнеп катнашам. Туй, юбилей, сабантуйларга чакыралар. Ә менә алып баручы буларак үземне сынаганым юк әле.

Иҗади эшчәнлек вакытында кызык яисә көтелмәгән хәлләр була.Андый очракта сез нишлисез?

– Булып тора инде. Татарстанда чыгыш ясаганда дулкынланудан җырның икенче куплетын оныттым, беренчесен ике тапкыр кабатларга туры килде. Фонограмма сүнеп, җырны акапельно башкарган бар. Бервакыт алдагы концертта, башка шәһәрнең гримеркасында аяк киемен онытып калдырганмын. Тиз арада чыгыш алдыннан сәхнә  киемен үзгәртергә туры килде.

Артист кешегә һәрчак формада булырга кирәк. Спортка мөнәсәбәтегез нинди?

– Спорт белән балачактан шөгыльләнәм. Безнең Караидел районында бигрәк тә чаңгы һәм гер спорты яхшы үсеш алган.  Баштарак чаңгы, соңыннан  гер, ә яшүсмер вакытта көрәш белән кызыксындым. Хәзер дә җай чыкканда тренажер залына йөрим.

Ә балаларыгызның спорт һәм иҗатка  мөнәсәбәтләре нинди, кызыксыналармы?

-Балалар да спорт белән шөгыльләнә. Олы улымның  тхэквондо буенча уңышлары бик яхшы. Кызым спорт биюенә йөри. Кече улымның нәрсә белән кызыксынуы төгәл генә билгеле түгел әле. Күзәтүләрем буенча, ул җырларга ярата, музыкага сәләте бар.

Якыннарыгыз иҗатыгызга  ничек карый, аңлыйлармы?

– Аңларга тырышалар. Нәкъ менә тормыш иптәшем Ирина булышлыгы белән балачак хыялыма адым ясадым дидем бит. Хатыным,улларым Алмир белән Линарга, кызым Азалияга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Алар һәрвакыт миңа ярдәм итә, уңышларыма шатлана, борчуларымны уртаклашалар.

Марсель, иҗат күп вакыт һәм көч таләп итә, гаиләгезгә игътибарыгыз җитәме?

-Иҗат, чыннан да, күп вакыт, көч сорый, ләкин гаиләм өчен вакыт табам. Гаилә минем өчен беренче урында.

Буш вакытыгызны кайда һәм ничек уздырасыз?

-Нигездә, без табигатьтә ял итәбез.Табын җәеп, төрле уеннар оештырып күңелле уздырабыз. Энергияне бары тик табигатьтән генә алып була. Шулай ук шәһәрдә балалар өчен кызык, файдалы булган урыннарга барырга тырышабыз.

Иҗаттан тыш тагын нинди яраткан шөгылегез бар?

– Минем хобби – ау, балык тоту һәм нумизматика.

Ничек уйлыйсыз, җырчыга танылу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Минемчә, бернәрсәгә дә карамыйча  максатыңа омтылырга һәм авырлыклар алдында баш имичә алга барырга, туктап калмаска кирәк.

Җырчы, сезнеңчә, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-Җырчы үзе булып калырга, ихлас күңелле, эчкерсез булырга, тамашачыларын хөрмәт итәргә тиеш, минемчә. Һәр җырчының үз тамашачысы бар бит.

Якын киләчәктә тамашачларны нәрсә белән сөендерергә уйлыйсыз?

– Алла боерса, клип төшерергә һәм яңа җырлар яздырырга уйлыйбыз.

Марсель, рәхмәт!Уңышлар юлдаш булсын, иҗатыгызда яңа үрләр яуларга язсын!

 

Мусфира Галәмова иҗаты. Хыялда калган хыялларның әйләнеп кайткан чагы. Назад к новостям Җыр - моңга гашыйк табиб Фирдинант Вафин.