17.10.2019

Мусфира Галәмова иҗаты. Хыялда калган хыялларның әйләнеп кайткан чагы.

 -Мусфира  ханым, үзегез белән таныштырып китегез әле.

-Тумышым белән Чиләбе өлкәсеннән. Миңа өч яшь чагында кадерле, газиз кешем әтием вафат булган. Җиде яшемдә  әнием, абыем һәм апам белән Башкортостанның Бүздәк районы Иске Сабай авылына кайтып төпләндек. Бүгенге көндә ирем һәм кызым белән Уфада яшим.

Һөнәрегез буенча Сез кем?

-Пешекче – кондитер булып эшлим. Әнием сайлап биргән һөнәр дияргә була. Кечкенә чакта инәкәйгә: “Җырчы буласы килә”,- дип әйтә идем. Ә ул: “Җырчы да булдымы инде һөнәр? Әнә пешекче бул, тамагың тук булыр,”- дия иде. Аның сүзеннән чыкмадым, җырчы булу турындагы уйларны башымнан сызып ыргытып, пешекче булдым.

Сез барыбер иҗаттан читләшмәгәнсез бит. Гармунда бик матур уйныйсыз. Кайчан  өйрәндегез?

– Бәләкәй чактан ук дияргә була. Әтиемнең бертуган сеңлесе абыема гармун алып бирде. Башта абыем үзе өйрәнде, ә соңыннан мине дә  гармун төймәләренә басарга өйрәтте.

Беренче чыгышыгыз исегездәме?

-Ныклап хәтерләмим. Әниемнең әйтүе буенча, беренче тапкыр сәхнәгә җиде – сигез яшьләр тирәсендә  чыкканмын. Инәкәй көлеп сөйли иде: “Башта сәхнәгә урындык китереп куйдылар, аннан үзең чыгып утырдың, “Беларусь” дигән гармунны кулыңа тоттырдылар. Үзең кечкенә, башың гына күренеп тора”. Бу минем беренче чыгышым булган инде. Әле ул вакытта гармунның уң ягыннан гына уйный белә идем.

Мусфира  ханым, якыннарыгыз арасында музыка белән кызыксынучы кешеләр бармы?

-Бар. Безнең гаилә бик сәләтле. Әнием матур жырлый, тальянда уйный, кирәк чагында тыпырдап биеп тә китә иде. Әтием сүз остасы булган, төрле мәҗлесләр алып барган. Абыем шулай ук бик матур жырлый, гармун һәм гитарада уйный. Ул уйнап җибәрсә, җиңгәчәй дә моңлы итеп көй суза башлый. Малайлары да җыр-моңга гашыйк, уртанчысы гармунда үзе уйнап җырлый. Апам гына безне тыңлап – тыңлап утыра да: “Мин сезнең нәселдән түгел, ахры, колакка аю баскан”, – дип шаярта.

Сезнең кызыгыз Гүзәл шулай ук иҗат кешесе бит.

-Әйе, кызым Гүзәл Уфа дәүләт  сәнгать академиясенең  театр бүлеген тәмамалады. Концертлар, мәҗлесләр  алып бара, үзе җырлый, көйләр ижат итә. Тормыш иптәшем без җырлаганда биеп тора, “подтанцовка”(көлә).

Сез үзегез уйнап җырлыйсыз һәм интернетка куеп барасыз. Бу фикер кайчан барлыкка килде?

-Яшьләр оста бит, бу кызымның фикере. Бик күпләр: “Җырларыгызны кайдан табарга була?”- дип сорыйлар иде, шуңа күрә без аларны бер урынга тупларга булдык. Табарга, карарга җайлы булсын дип.

Сезнең иҗатташ дусларыгыз кемнәр?

-Үзем генә җырлаган видеоларым да шактый. Кайбер вакытта дуслар, туганнарым белән җырлыйбыз. Еш кына кызым белән бергә чыгыш ясыйбыз.

Мусфира  ханым, иҗаттан тыш тагын нинди дә булса яраткан шөгылегез бармы?
-Шөгыльләргә килгәндә… Гаиләмне, килгән кунакларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Яшь чакта бик тә мотоциклда йөрергә ярата идем. Матай ( шулай дип әйтә идек) хәзер юк инде, йөреп булмый. Замана да башка.  Аның каравы кызым машина йөртә.

Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Барлык хыялларыгыз да тормышка аштымы?
-Уйлаган хыялларым, аллага шөкер, барысы да тормышка ашып бара. Кечкенә вакытта ук сүнгән җырлау теләгем менә хәзер чынга аша. Шуны әйтәсем килә, күңел түрендә сакланган иң кадерле теләкләреңне теләсәң, алар һичшиксез кабул була икән. Минем үз юлым, тамашачым бар.

Мусфира ханым, үзегез кебек иҗат сөючеләргә нинди теләкләр җиткерер идегез?
-Теләгем шул: җыр – моңнан аерылмыйк, дуслар, чөнки җыр кешене юата, кәефне күтәрә, яңа ачышларга илһамландыра.  Музыка яраткан кеше һәрвакыт күңеле белән яшь кала.

-Рәхмәт. Һәрвакыт шулай яшь күңелле, ачык йөзле булып калыгыз. Иҗатыгыз учагын сүндермичә уйнагыз, җырлагыз.Уңышлар сезгә!

Динар Шәймәрдановның Төмәнгә сәяхәте Назад к новостям Марсель Фәрхетдинов - “Гәлсәр hандуғас” иясе