Самат Хикматуллин: “Кайтам” җыры тормышымны сурәтли”
Яшь җырчы Самат Хикматуллинны ирексездән Вил Усманов белән чыгыштырасы килә, чөнки алар икесе дә көрәшче, икесе дә җырчы. Әгерҗе егете башкаруында “Кайтам” җыры эчке тирән мәгънәгә ия. Бу җыр беркемне дә битараф калдыра алмый. Кемдер үткәннәрен уйласа, кемдер тормышта шундый мизгелләр булырга мөмкин дигән фәлсәфи уйга чумадыр, мөгаен.
— Самат, “Кайтам” уйландыра торган, бик тирән мәгънәле җыр. Ни өчен сайлау әлеге җырга төште?
— “Кайтам” җырының һәр сүзе минем тормышымны сурәтли. Җырның ноктасына кадәр миңа якын, шуңа да аны чын күңелемнән, яратып башкарам.
— Син шулай ук көрәшче егет тә. Спорт белән ныклап шөгыльләнгән егет ничек җыр дөньясына кереп китте?
— Әтием һәм бабам үзләре өйрәнеп, кечкенәдән үк гармун уйнаганнар. Әтием ягыннан әби-бабам, ә әнием ягыннан әбием гомерләрен мәдәнияткә багышлаганнар. Бүгенге көндә аларның хезмәтен әнием дәвам итә.
— Көрәш белән җыр сәнгатендә уртак яклар күрәсеңме?
— Бабамнар һәм әтием күп тапкырлар Сабантуй батырлары булган көрәшчеләр. Көрәшкә һәм җырга мәхәббәт нәселдән килә торгандыр. Көрәш белән хәзер бик шөгыльләнмим, чөнки күңел күбрәк җырга тарта.
— Иҗатыңда җырчы Илнур Мусин нинди роль уйный?
— Илнур Мусинның җырлары тирән эчтәлекле. Ул күңелгә үтеп керердәй җырлар башкара. Мин аның талантына сокланам.
— Әти-әниләрең дә иҗат кешеләреме?
— Әйткәнемчә, әтием — көрәшче, гармунчы, җырчы иде, ләкин, кызганычка каршы, ул вафат инде. Әнием мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Безне чын мәгънәсендә иҗади гаилә дип атарга була.
— Алга таба үзеңне җырчы итеп күрәсеңме. Якыннарың иҗатыңны ничек бәяли?
— Башкарган җырларымны туганнар, авылдашлар бик ярата. Өч яшь чагымда беренче тапкыр сәхнәгә чыктым, әтием белән бабамның урталарына басып жырлый идем.
— Кайсы җырчының репертуары ошый?
—Илнур Мусин, Ризван Хакимов, Радик Юльякшин иҗатларын яратам. Алар үзләре автор-башкаручы булгач, җырларын җиренә җиткереп тамашачы күңеленә ирештерәләр.
— Спорт һәм җыр өлкәсендә нинди дәрәҗәләргә ирештең?
— Район күләмендә узган төрле бәйге, ярышларда катнашып җиңүләр яулый идем. Үземнең туган авылыма багышланган “Ямурзам” җырына көй яздым һәм аны үзем башкарам. Аннары моңлы җырларны заманча итеп үзгәртәсем килә. Хыяллар күп, аларны тормышка ашыру өчен зур тырышлык кирәк.
Фото шәхси архивтан алынды.