01.08.2022

Сания Хәлиуллина: “Баяным – гомерлек юлдашым.”

Баян – җырчы һәм баянчы Сания ханым Хәлиуллинаның гомерлек юлдашы.Ул туган ягы халкына  күпме милли җыр – моңнарын бүләк иткән, шатлык өләшкән! Ул тудырган сихри аһәңне күпме кеше үзенә сеңдергән,  кушылып җырлаган! Бу тыйнак, сөйкемле  сәләт иясе, тирән хөрмәткә, ихтирамга лаек шәхес.

– Сания ханым,үзегез белән якыннан танышыйк әле.

– Мин 1961 нче елны Чистай районы Чертуш авылында дөньяга килгәнмен. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын туган авылымда тәмамладым һәм дүртенчедә Шахмайда (авыл исеме) укый башладым. Яраткан фәннәрем  җыр, физкультура, астрономия, тарих иде. Урта белем алгач, Шахмай почта бүлекчәсенә эшкә урнаштым, ә 1983 нче елны шул ук юнәлеш буенча Чистай шәһәренә күчәргә туры килде. Булачак тормыш иптәшемне очраттым, гаилә кордык, ике кыз тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, кызлар  йөзгә кызыллык китермәде, икесе дә гаиләле, матур гына тормыш көтәләр. Бүгенгесе көндә мин олы кызымның гаиләсе белән яшим.

– Беренче тапкыр кулыгызга кайчан баян алдыгыз? Хәтерлисезме?

-Баянны хәтерләмим…Ә менә әтинең тальянын кулыма алуым истә. Соңыннан, үземнеке булганчы, мәдәният йортыннан гармун алып уйный идем.  Бишенчедәме, алтынчы  сыйныфта укыганда микән, әни Казанга  барып гармун (“двухрядка” дибез инде) алып кайтып бирде.

Димәк, әтиегезнең тальяны  сездә кызыксыну уятты.

– Әйе, әти этәргеч булды дия алам. Кечкенәдән аның уйнаганын күреп, ишетеп үстем, ләкин ул мине өйрәтмәде. Бәлки, кыз балага нигә кирәк дигәндер, ул заманда тәрбия башкачарак иде бит. Теләк, үҗәтлек  көчле булган, күрәсең, барыбер үзлегемнән баянда уйнарга өйрәндем.

Беренче уйнаган көегез истә калдымы?  

– Кызганычка каршы, истә калмаган шул. Шулай да… Халыкчан көйләр булгандыр, дип уйлыйм, чөнки без милли моңнар тыңлап үскән буын бит.

Сания ханым, якыннарыгыз арасында иҗат белән кызыксынучылар  бармы?

– Әти – әни ягыннан иҗатка гашыйк туганнарым шактый. Җыр – моң сөючеләр, гармунда уйнаучы, шигырь язучылар да бар.Чаллы башы,Чертуш авылларының  мәдәният йорты җитәкчесе булып сеңелләрем эшли. Алар бик сәләтле, тырыш, җыр – моңга гашыйк кешеләр.

Сания ханым, сез  матур җырлыйсыз, тавышыгыз моңлы, ягымлы. Анысы каян килгән сәләт соң?

– Үземне ниндидер моң иясе дип исәпләмим, бәя дә бирә алмыйм. Минем өчен беренче урында – баян. Яраткан шөгылем – баянда уйнау. Ә җыр үзеннән – үзе баянга ияреп, кушылып бара инде ул.

Кайларда чыгыш ясыйсыз? Шул турында да әйтеп китсәгез иде.

– Әле күптән түгел Лаеш районы мәдәният йортында  “Иң яхшы авыл клубы һәм  авыл мәдәният йорты-2019”  республика бәйгесенең зона этабында “Хәтирә” фольклор төркеме баянчысы буларак уңышлы гына чыгыш ясадык. Нәтиҗәдә Чертуш авыл мәдәният йорты җитәкчебез конкурс жиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты, “300 гә чаклы һәм аннан да күбрәк халык яшәгән торак пункт клубы” номинациясендә “Халык мәхәббәте” дип аталган махсус диплом белән бүләкләнде. Шулай ук Яңа чишмәдә үзешчән сәнгатьтә катнашучы сәхнә ветераннарының “Балкыш” район фестивалендә чыгыш ясадык. Авылда уза торган  мәдәни чараларда  катнашырга тырышам.  Сабантуйларда уйнап җырлыйм. 30 нчы августа Казанда Республика көненә  багышланган “Уйнагыз, гармуннар!”халык иҗаты  бәйрәме узды. Җиңүчеләр арасында мин дә бар идем. Мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Мусина белән бүләкләү тантанасында  катнаштык.

Сания ханым, баянда нинди көйләр башкарырга яратасыз?

– Һәр заманның үз көе, дигәндәй. Тормыш дәвам итә, алга бара. Яңа көйләр, җырлар туа. Алар арасында сыйфатлысы, матуры,  шул ук вакытта бик мәгънәле булмаганнары  да очрый. Мин балачактан күңелгә якын булган авыл  көйләрен башкарырга яратам.

Иҗаттан тыш тагын нинди шөгыльләрегез бар?

– Укыганда физкультура дәресләре ошый дигән идем бит. Хәзер дә чаңгыда шуам. Китап укыйм. Бакча эшен бик яратам. Язны түземсезлек белән көтеп алам.

Сания ханым, хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Бөтен уй – хыялларыгыз да тормышка аштымы?

– Әйе, хыяллар бар иде… Кызганыч, музыка белгечлеге буенча укый алмадым. “Авылда калам, бер кая да китмим”, – дия идем. Ә ничек килеп чыкты: авылда да калмадым, укырга да бармадым. Хыялларым чынга ашмады. Ә икенче яктан карасак, баяным әле һаман да кулымнан төшми, иҗат итүдән туктаганым юк, аллага шөкер.

Үзегез кебек иҗат сөючеләргә нинди теләкләр җиткерер идегез?

-Иң элек  һәркемгә саулык – сәламәтлек телим. Сәламәт кешенең җырларга да, уйнарга да күңеле үсә. Иҗат ялкыны сүнмәсен, яңа уңышларга илтсен.

Сания ханым, күңелегездәге иҗат нуры шулай һәрчак балкып торсын. Җыр – моң чишмәгез һичкайчан саекмасын.Уңышлар юлдаш булсын Сезгә!

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Динар Шәймәрдановның Төмәнгә сәяхәте Назад к новостям Дамир Муллахмәтовның "сәләт мәдрәсәләре"