27.11.2019

Шагыйрә Зилара Хуҗина иҗаты.

-Зилара ханым, үзегез белән таныштырып китегез әле.

-Мин Башкортстанның Аскын районы Иске Мотабаш авылында Кадим белән Сәкинәнең икенче баласы булып дөньяга аваз салганмын. Без сигез бала үстек. Бүгенге көндә төрле шәһәр, авылларга сибелеп, һәркем үз тормышы белән яши. Әти белән әни, бер сеңлем гүр ияләре инде.

1975 нче елны сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Владимир өлкәсенең Карабаново шәһәренә китеп фабрикага эшкә урнаштым, ә 1978 елны Пермь өлкәсенең Губаха шәһәренә апам янына килдем. Хисапчы һөнәрен үзләштергәч, күп еллар шул юнәлештә хезмәт куйдым. Тәтешле ягы егете белән гаилә кордык, ике ул үстердек, ә 2003 нче елдан башлап Пермь шәһәрендә яшибез. Кызганычка каршы, гомер юлы тигез генә булмый шул: быел кырык елга якын бергә яшәгән тормыш иптәшем, улларымның әтисе мәңгелек бакыйлыкка күчте.

Зилара ханым,бүгенгесе көндә нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Мин лаеклы ялда инде. Элегрәк татар-башкорт автономия үзәгенә йөрдем. Төрле фестиваль, бәйгеләр оештыруда булыштым, үзем дә катнаша идем. Бәлки, яңадан шул үзәктә берәр шөгыль табармын.

Сез  шактый еллар иҗат дөньясында кайныйсыз. Чишмә башы кайчан башланды соң?

– Яшүсмер чактан ук дияргә була.Ул вакытта хисләр ташыганда язылган, әмма күп язмалар сакланмаган. Мәсәлән, тәүге шигырьләремнең берсе “Авылымны онытмам” дип атала.

Нинди ямьле сихри авыл киче,
Бакчаларда шомырт, сирень исе.
Шул кичләрне әле дә сагынам,
Иссә җилләр авылым ягыннан.

Авылымның Мота буйларында,
Уйнап үтте балачакларым.
Шул чакларны мин онытмыйча,
Һәрчак  куңелемдә саклармын.

Онытылмый шул Хәмәди тавы да,
Бала чакнын моңлы шавы да.
Искә алсаң барысын, барысын да,
Бала чагым килә каршыма.

-Димәк, сезнең иҗат туган авылыгызга багышланган язмалардан башланды?.

– Шулай дияргә була, чөнки  гаилә, туган авыл, туган як, аның табигате  –  барысы да илһам чыганагы бит. Әйе, ул  темалар миңа якын булды.

– Ә хәзер нәрсә турында язасыз?

-Алда санап киткән темаларга  мәхәббәт, туганнарга багышланган шигырьләр өстәлде. Шуны да әйтергә кирәк, гомер узган саен тормыш офыклары киңәя, дөньяга караш камилләшә бара. Вакыт барган саен лирик шигырьләр белән беррәттән  фәлсәфи юнәлештәгеләре дә өстенлек ала диясем килә.

-Ә шулай да аңлы рәвештә  баш-аяк белән кайчан шигърият дөньясына чумдыгыз?

– Мин туган йорттан  иртә чыгып киттем. Авылдан, гаиләм, туганнарым яныннан киткәч, сагыну хисен шигъри юлларга тезә башладым. Шигырьләремне “язган юлларым” дип атарга яратам. Тормыш юлы белән шигъри юллар бергә үрелеп бара  төсле тоела.

Зилара ханым, әйтегез әле, бу сәләт сезгә кемнән күчте икән?Туганнарыгыз арасында  иҗатка якын кешеләр бармы?

Әниемнән килмәдеме икән дип уйлыйм.Ул бакыйлыкка күчкәч, кәгазьләр арасыннан дүртюллыклар таптым. Димәк, язган бит, тик ул бик оялчан иде, мәрхүм. Әниемнең шулай ук өйдә  моңсуланып үзе генә җырлап йөргәнен ишеткән булды.  Апа-сеңелләр, энекәштә дә бар бугай ул сәләт. Сеңлем Илвера Хабибуллина, ире яшьли генә вафат булгач, шигырьләр яза башлады, ул бик матур бии. Әтием дә оста итеп бии торган иде. Фридә апам мәктәптә укыганда җырлый, концертларда еш катнашты. Чаллы шәһәрендә яшәүче ике сеңлем шулай ук җырлый. Кече улым музыка белән шөгыльләнә, русча көй, сүзләр  яза. Туганнар, якыннар арасында иҗат сөючеләр шактый.

– Әсәр тугач, аны кемгәдер күрсәтәсе, укытасы килә. Сезнең укучыларыгыз кем?

– Башта язганда үзем өчен дип башладым. Уй-хисләрне кәгазьгә күчергәч, җиңел булып китә кебек. Аннан соң, чыннан да, башкалар ничек кабул итәр иде икән дип уйлыйсың.  Хәзерге заманда шунысы җайлы: интернет бар бит. Әкренләп кенә язмаларны шунда куя бардым, башкалардан уңай фикерләр килгәч, тагын да илһамланып, яңа шигырьләр иҗат итәргә дәртләндем. Менә шулай итеп үз укучым барлыкка килде.

 

Шигырьләрегезне язма басмаларга биреп караганыгыз булдымы?
-Әйткәнемчә, шигырьләремне “язган юлларым” дип кабул иткәч, кайдадыр бастырырга артык кызыксынмадым.Бу, бәлки, минем табигый кыюсызлыгым белән дә бәйледер. Шулай да берничә тапкыр Аскын районының “Ышаныч” газетасына, бер тапкыр конкурска “Салават күпере” нә Бәләбәйгә җибәрдем. 2013нче  елны чыккан җыентыкта минем дә “Сары яфрак көрәше” дигән шигырем кергән иде. Бер тапкыр  “Юлдаш” радиосыннан шигырьләремне укыганны ишеттем.

– Иҗади бәйгеләрдә катнашам дидегез. Кайберләрен санап китсәгез иде.

– Төрле елларда шигырьләремне укып,  фестиваль, бәйгеләрдә  лауреат исеменә лаек булдым. Мәсәлән, шундыйларның берсе “Пермь талантлары”дип атала.

Зилара ханым, сезнең күп кенә шигырьләрегезнең җыр булып китүендә интернетның да роле булмый калмагандыр. Ничек уйлыйсыз?

– Әйе, хәзер кеше интернет аша таныша, аралаша. Интернет – смилар да ярдәм итә. Мәсәлән,1995 нче елның июнь аенда “Авылым Мотабашым” дигән шигырь язган идем, үз вакытын көтеп, 2006 нчы  елның июль аенда ул җыр булып туды. Пермьдә яшәгәндә чыгышы белән Уинский районынан булган сәләтле һәвәскәр композитор Әдис Маликов белән таныштым, ул күп кенә җырлар иҗат итте минем сүзләргә. Мәсәлән, “Ак хисләр”, “Иреннәрең тиде иренемә”, “Җыр иңнәргә канат куя”, “Өлешемме,тиешемме…”, “Туган көнең белән”, “Карлар”, “Умырзая”, “Тик булалмыйбыз бергә”, “Яшик, дуслар, гөрләшеп”, “Онытмыйча яшик туганлыкны” һәм башкалар. Башка композиторлар тарафыннан да шигырьләремә көй язылып, шактый гына  җыр туды. Киләчәктә дә шулай булсын дигән теләктә калам.

 

Кемнәр башкара ул җырларны?

– Күпләр башкара. Мәсәлән, Пермь җырчылары Вилия Госманова, Әдис Маликов, Сәрия Чуганаева, Әлфинур Тюмисова, Радик Хакимов, Миләүшә һәм Ленар Маматовлар, Эльдар Шавалиев, Альбина Кучумова һәм башкалар җырлап йөриләр. Чулпан Юсупова башкаруында “Умырзая” җыры үз вакытында  бик популяр иде. Шулай ук “Син кояшым,син аем” дигән җырым Данир Сабиров репертуарында еш яңгырый һәм тамашачы җылы кабул итә. Аның көен  Фирзәр Мортазин иҗат иткән. Барсын да санап китсәк, озакка сузылыр. Җыйнап шуны әйтәм: шигырьләремне ошатып көй язучы композиторларга, аларны башкарып  халыкка танытучы җырчыларның барысына да зур рәхмәтлемен.

– Зилара ханым, мин менә мондый юлларга тап булдым:

“Туган ягым гүзәл Башкортостан,
Хәзер яшим Пермь ягында.
Мин татарча итеп җырлар көйлим,
Күңелләрем моңлы чагында”…. –  дигәнсез.

– Сез үзегез дә җырлыйсызмы әллә?

– Юк, күчерелмә мәгънәдә әйтелгән ул юллар. Мин жырламыйм, күңелем  җырлый.

– Иҗат кешеләре арасында дуслык булмый диләр. Сезнең иҗатташ дусларыгыз бармы?

– Бар дип уйлыйм.  Шигыремне ошатып алгач, көйгә салгач, аны башкаргач, алар  минем иҗатташ дус була дип уйлыйм. Җыр – ул берничә кешенең уртак җимеше бит. Шигырь юллары белән әйтсәм:

Җырның ертыгы юк диләр,
Ә ничек соң җыр туа?
Мәгънәсе булса сүзләрдә,
Ул сүзләр җырга уза?

Язылган сүзләрне укып,
Моңлы кеше җыр итә.
Җырчы белән генә җырлар,
Халыкка барып җитә.

Моңга төрелгән сүз-бала,
Җырчы үстерә аны.
Халык җырны күтәрмәсә,
Җырның булалмый саны.

– Хак сүзләр,Зилара ханым, ә бүгенге көндә  нинди уй – хыяллар белән яшисез?

– Нәкъ менә иҗатташ дусларым белән иҗат кичәмне уздыру мәшәкате белән йөргән көннәр әле. Алар белән киңәшләшеп, Пермь шәһәренең “Бәхетле” ресторанында 30 нчы ноябрь көнне уздырырга уйлыйбыз.

– Ә китап чыгарыру турында уйлаганыгыз бармы?

– Күңелем түрендә андый хыял яши, билгеле. Ул бик җитди эш бит. Зур чыгымнар таләп итә. Бәлки, язган юларымның вакыты килеп җитмәгәндер әле… Киләчәктә гомер булып, илһам-хисләр ташламасын иде дигән теләктә каламын.

-Зилара  ханым, үзегезнең бер яраткан шигырегезне укучыларга бүләк итсәгез, без бик шат булыр идек.

Мәхәббәт булмаса доньяда.

Мәхәббәт булмаса дөньяда,
Булмас иде яшәү ямьнәре.
Булмас иде, болыннарда үскән,
Җиләк-бөрлегәннең тәмнәре.

Мәхәббәт булмаса дөньяда,
Атмас иде таңнар сызылып.
Атмас иде,тәрәз төпләрендә,
Яран гөлләре дә кызарып.

Мәхәббәт булмаса дөньяда,
Яумас иде янгыр, кар-бозлар.
Яумас иде сөю назлары,
Күңел булыр иде гел сызлар.

Мәхәббәт булмаса дөньяда,
Булмас иде яшәү ямьнәре.
Мәхәббәттә янып яшнәү…
Шул бит инде яшәү тәмнәре..

-Рәхмәт,Зилара ханым. Илһам хәзинәгез артып торсын. Иҗатыгыз үз көчегезгә ышанычны ныгытсын, хыялларыгыз тормышка ашсын! Уңышлар Сезгә!

Җыр - моңга гашыйк табиб Фирдинант Вафин. Назад к новостям Сания Хәлиуллина: “Баяным - гомерлек юлдашым.”