25.09.2019

Спорт, чәчкә, болыт, бөҗәк, хайваннарны кем берләштерә ала?

Шәфкать әфәнде, үзегез белән таныштырып китегез әле.

– Мин тумышым белән Татарстан республикасының Әгерҗе районы Мукшур авылыннан, бераздан гаиләбез белән шул ук районның Тирсә авылына күчеп килдек. Хәзерге вакытта Удмуртиянең Ижау шәһәрендә яшим.

Сез һөнәрегез буенча кем?

– Бүгенге көндә мин ИПОПАТта элемтә инженеры булып эшлим.Ун ел узып та киткән икән, ә беренче алган белемем медицина белән бәйле. Казан медицина училищесын тәмамладым. Һөнәрләрем күп. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,  диләр бит. Мин элегрәк 5 ел саен диярлек эшемне алыштырып тордым.

Һөнәрләр күп,бәлки, Сез үзегезгә ошаганын таба алмагансыздыр?  

-Ни өчен күпләр кебек бер урында гына эшли алмадыгыз, диясез инде. Мин озак еллар тулай торакта яшәдем. Тулай торак каршында һәрвакыт 25 яшьлек егетләр җыелып, сөйләшеп торалар. Берсе слесарь, икенчесе электрик, кемдер станокта эшли…  Һәрберсе үз һөнәрен мактый. Менә нинди иде ул вакытта эшче һөнәрләрнең абруе.  Аларны тыңлагач, бу эшләрдән  дә яхшысы юктыр кебек. Кызыктым. Кичләрен училищеда укып, бишенче разрядлы слесарь булдым.  Башкалардан калышасы килми бит.Тагын бер елдан соң 5 нче разрядлы электрик таныклыгын алдым. Шулай итеп эшче һөнәрләрен үзләштереп, икенче сменада заводта эшли башладым, ә беренче сменада – башка эштә.

Сез интернат-мәктәптә дә эшләп алгансыз бит әле.

– Әйе, биш ел интернат-мәктәптә тәрбияче булып эшләдем: радио һәм фото түгәрәге алып бардым,  балаларны көрәшкә өйрәттем. Бик яратып башкардым үз вазыйфамны, әгәр ябылмаган булса, хәзер дә эшләгән булыр идем. Балалар белән  аңлашып, дус яшәдек. Аларның күбесе әти – әниләре хәмер белән дус булганга күрә интернат-мәктәпкә эләккән.  Ятим балалар да шактый иде. Бала бит, алар үзләре яхшы күңелле. Кызганычка каршы, ата-аналарының язмышын кабатлаучылар да булмады түгел. Юкка гына: “Оясында ни күрсә, очканында шул була,”- димиләр.

-Иҗатка  юл кайчан ачылды соң?                                                                    

– Беренче тапкыр каләмне бишенче сыйныфта укыганда сынадым. Язуларымны “Яшь ленинчы” газетасы, “Ялкын” журналына Казанга җибәрә идем. Әле дә хәтердә, “Ялкын” га язып җибәрдем. Бу турында белеп, мәктәп директоры бик нык ачуланды: “Нигә миңа әйтмичә җибәрдең”,-дип. Беренче шигырьләрне балачак ядкаре итеп һаман саклыйм.

Иҗатка чынлап моннан ун ел элек тирәсе әйләнеп кайттым. Фаҗига мине иҗатка алып килде.Авыр юл фаҗигасына юлыктым. Сырхауханәгә ноутбук алып килделәр, шулай интернетка кереп киттем. Бер шөгыль кирәк бит инде. Башка исем белән әкренләп яза башладым, бастырып чыгаралар, күңел үсеп китә.

Шәфкать әфәнде,сорамый кала алмыйм.Сезнең умыртка сөяге зарарлана. Ничек итеп шушындый актив тормышка әйләнеп кайта алдыгыз? Минемчә, моны белү  башкалар өчен дә файдалы булыр.

– Әйе, әйткәнемчә авыр имгәнү алдым. Башта бөтенләй сөйләшә алмадым, ел ярым инвалид коляскасында калдым. Профессор : “Язмышың шулдыр, күнегергә кирәк. Мондый имгәнү белән аякка баскан кешене белмим,”- диде. Бу минем өчен хөкем карары иде, ләкин бирешмәдем. Мин бит көрәшче кеше: күп еллар ирекле көрәш белән шөгыльләндем. Мускулларны ничек эшләтергә беләм. Аннары мине спорт табибы дәвалады, ул кушкан Һәм үзем белгән күнегүләрнең барысын да үтәп бардым. Шулай аякка бастым.

Иҗатка әйләнеп кайтсак, хикәяләрегез өчен материал каян аласыз?

– Тормыштан. Әсәрләрдә үз тормышымнан алынган, күргән, йөрәк аша узган  гыйбрәтле вакыйгалар. Уй – хисләрем, шулай ук борчулар да иҗатымда, ягъни хикәя, шигырь, парчаларда чагылыш таба. Мин бит гади авыл малае, нәрсә күрәм, шуны язам. Нәрсә дулкынландыра, борчый – шуны күрсәтәм.

Минем эшли торган җир ерак: автобус белән 1 сәгать 10 минут барырга кирәк. Ә автобуста барганда нәрсә генә күрмисең дә, нәрсә генә ишетмисең. Шылтыратып үз тормыш тарихларын тәкъдим итүчеләр дә бар.

Язган материалны нинди басмаларга җибәрәсез?

-Парчаларым “Яңарыш” газетасында, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында дөнья күрде. Башкорт теленә  тәрҗемә итеп, үзләренең басмаларына куйдылар.

– Шигырьләрегезнең беренче тәнкыйтьчесе кем?

Мин үз- үземә тәнкыйтче. Язам да редакциягә җибәрәм. Басылып чыкса, яхшы, билгеле. Язгач күрәсе килә. Бастырмыйлар икән, нәрсәдер ошап җитмәгәндер дип тынычланам һәм тагын язам.

Шәфкать әфәнде, җыр булып киткән шигырьләрегез дә бар. Шулар турында да әйтеп узсагыз иде.

-Туган авылым Мукшур турында шигырь яздым, үзешчән композитор Дамир Муллахмәтов көй иҗат итте. Динар Шәймәрданов җырны башкарды.Ул ярдәм итте, рәхмәт аңа. Торган җирем Тирсә,  яшьлек елларым шунда узды. Ул авыл турында да шигырь туды. Светлана Тимершина җырлый. Тирсәдән бер егет армиядә хезмәт итә икән, контактан тыңлаган да, миңа рәхмәт әйтеп язды. Андый вакытта бик сөенәм.

-Фотоиҗат белән шөгыльләнү кайчан башланды?

Тугызынчы сыйныфта укыганда үзлектән фотога төшерү белән мавыга башладым. Әкренләп укып өйрәндем.

Сезгә бигрәк тә нинди объектларны төшерү ошый?

– Спорт, чәчкә, болыт, хайван, бөҗәкләр…

– Ни өчен нәкъ аларны төшерәсез?

– Спорт темасы миңа якын, чөнки ирекле көрәш белән шөгыльләндем. 20 ел буе спортзалга йөрдем. Чәчкәләрдә төсләр чагылышы искиткеч. Болытларда исә нинди генә сурәтләр юк! Беркөнне убырлы карчык себеркесенә атланып оча. Шундый болыт йөзә күктә. Нинди генә хайваннар, кешеләр, утраулар юк. Бик кызык бит. Бөҗәкләрне шулай ук төшерегә яратам. Минем микроскоп бар. Зурайтып карагач, бигрәк гаҗәеп инде.

Сез табигатьтәге кош-корт, хайваннарга ниндидер бер аерым игътибар,  хөрмәт белән карыйсыз кебек тоела.

Әйе, беренчедән, мин күзәтүчән кеше. Икенчедән, хайваннарны бик кызганам. Бер ел циркта эшләп алган идем. Шуннан бирле циркка барып та караганым юк. Читлектәге  җанварларны бик кызганам. Алар үз ирке белән яшәми бит анда. Мәсәлән, шундый зур филне, кешеләр: “Монда бас, аягынны күтәр,”- диеп аптыратсыннар инде. Хайваннарны мәҗбүр итеп, теләсә нәрсә эшләтүләрен кабул итә алмыйм.

Төрле хайваннар (аю , маймыл һ.б.) белән фотога төшүне шулай ук дөрес дип уйламыйм. Маймылларга укол салалар да, тегеләр йокымсырап утыра инде, мескенкәйләр. Мин андый нәрсәгә каршы. Еланнарны да бик кызганам. Муеннарына шарф салгандай, урап, фотога төшәләр. Йөзәр кеше сине тоттып, шарф итеп йөртсен әле. Кайвакыт  уйлап куям: бу кешеләрнең үзләрен шулай агачтан агачка, бүрәнәдән бүрәнәгә сикертеп кыландырасы иде.

Шәфкать әфәнде, видеоиҗат белән шөгыльләнүегез турында да сөйләсәгез иде. Материалларны туплап барасызмы?

– Әлбәттә, туплап барам. Ижау,Татарстан тарихы, авыллар тарихы – барысы да бар. Туган авылым Мукшурны төшердем: табигатен, һәр өйне,  кешеләрне. Миндә Сокман, Тәбәрле авыллары турында  язмалар да саклана. Авыл көннәре була бит хәзер. Шунда барып төшереп кайтам. Әле күптән түгел Аккуҗа дигән авылда бәйрәм булды. Өч  мәчет ачылу тантанасының видеосюжеты бар.  Спорт, бигрәк тә көрәш ярышларын төшереп, аерым альбом итеп ясап барам. Еллар узгач , кайберәүләр килеп,  үз фотоларын сорап алалар. Артистлар килә, алар белән сөйләшеп, аралашып, видеога төшерәм.

– Сезне тормышта бигрәк тә нәрсә шатландыра һәм борчый? Шундый сүзләргә тап булдым, илһамландыра:Табигаь һәм Син”. Сер булмаса, кем ул Син”,Сезнең иҗат Алиһәгез?

Әйе, мине табигатьтә бар нәрсә илһамландыра: җирдәге кечкенә бөҗәкләрдән алып һавдагы болытларга кадәр. Кыска гына итеп әйтәм: интернет аша бер ханым белән таныштык, аңа багышлап шигырьләр язам, ул минем илһамчым.

-Иҗаттан тыш тагын нинди яратып башкара торган шөгыльләрегез бар?

– Сәяхәт итү, рәсем, радио – минем хобби. Бушрак вакытта акварель белән рәсем дә ясыйм. Моннан 15 ел элек эштә сигезенче мартка рәсемнәремне алып килеп, рамкага куеп, күргәзмә ясадык. 25 рәсем иде. Икенче көнне килсәк, ике рәсем генә калган. Кемдер рәсемнәрне алып кайтып киткән. Рөхсәтсез алганга ачу килсә дә,  ошатканга  алган бит дип, теге “каракны” акладым. Рәсемнәрем шулай югалды.

-Шәфкать әфәнде, Сез сәяхәт итү – минем мавыгуым дисез. Кайларда булдыгыз?

– Сәяхәт итәргә яратам, чөнки күпме җирләр гизәсең, күпме мәгълүмат аласың. Алтай өлкәсе елгаларында, Байкалда  йөздек; Себер, Пермь якларында булдым, Карелиядә, Кыргызыстанда Тянь – Шань тауларын күрдем. Сәяхәт вакытында татар телен белүемә шатланып бетә алмадым.  Кыргызыстанда татар телен белү бик булышты. Алар безнең телне аңлый, мин – аларны. Алтайда шулай ук сөйләмнең  80 % безнең тел белән туры килә.

Пермь өлкәсендә берничә татар авылы бар. Петр 1 заманында качып килеп, урнашып калганнар икән. Ничек кенә булмасын, телләрен саклаганнар. Безнең әдәби телдән аерылып торса да, аңлап була. Киемнәре чиккән, бик матур. Шулай киенгән суга баручы кызларны күреп, хәйран калган идем. Чиләбе өлкәсенең Париж авылында булдым. Алар казаклар, ләкин татарча сөйләшәләр, ә дин буенча  христианнар. Шуңа игибар иттем: мәктәпләренә “Рәхим итегез!” дип язып куйганнар. Музейлары бик кызыклы.

-Тормышта, иҗатта иң зур хыялыгыз турында әйтеп китегез әле.

– Мин, дөресен әйткәндә, алдан план корып, хыялланырга яратмыйм. Дөнья  ничек бара, шулай бара. Мин җир кешесе, хыялга ашмас нәрсәләр турында уйламыйм.

Шәфкать әфәнде, кызыклы иҗат дөньягыз һәм гыйбратле  тормыш юлыгыз белән таныштыруыгыз, фәлсәфи фикерләрегез өчен зур рәхмәт! Иҗат чишмәгез саекмасын. Яңа үрләр яуларга язсын!

Автор - башкаручы Марат Эксанов иҗаты (Мәскәү-Нижгар) Назад к новостям Башкортостан. Руфина иҗаты.