ТАССРның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 84 яшь
Шамил Сабир улы Әхмәтҗанов 1941 елның 7 мартында Арча районы Курса Почмак авылында туган. Казан музыка училищесен тәмамлаганнан соң, ТАССР Җыр һәм бию ансамблендә солист, 1998 елдан хор төркемендә педагог-репетитор булып эшли.
Хор өчен эшкәртелгән татар халык җырларын («Туган тел», Г.Тукай шигыре; «Уракчы кыз», Н.Исәнбәт шигыре; «Уел», «Кара урман», «Рәйхан» һ.б.), татар композиторлары Р.Яхин («Сорнай моңы», М.Хөсәен шигыре), А.Монасыйпов («Хәдичә», М.Җәлил шигыре) әсәрләрен һәм музыкаль-хореографик композицияләрдә («Аулак өй») ялгыз башкара.
Җырчы уникаль киң диапазонлы, сирәк очрый торган тембрлы лирик баритон тавышка ия. Әхмәтҗановның башкару манерасы интонацияләрнең чисталыгы, милизмнарга бай булуы белән аерылып тора.