18.04.2025

Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды

Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләделәр. Бу турыда татар – информ хәбәр итә.

Гран-при Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү комплексының укучысы Ильяс Гарипов, Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре 84нче татар гимназиясе укучысы Элина Әхмәтҗанова һәм Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә яшәүче Мадияр Насыровка бирелде.

Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады.

Быел олимпиадада Россиянең 28 төбәгеннән 500дән артык укучы, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан кунаклар катнашкан.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Әсхәт Дөбер-Шатр: “Җырчылар инкубатордан чыккан кебек хәзер” Назад к новостям Габдулла Тукайга багышланган чара үтте