22.05.2025

Татарстан спортчылары «Туриада»ны ачу тантанасында катнашты

2025 елның 20 маенда Хвалынск шәһәрендә (Саратов өлкәсе) Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уза торган «Туриада» уникенче спорт-туристлык лагере ачылды.

Быел «Туриада»да Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән, шулай ук Беларусь, Үзбәкстан, Таҗикстан, Монголия, Төрекмәнстан, Казахстаннан һәм Үзәк федераль округның җиде төбәгеннән (Брянск, Калуга, Иваново, Тамбов, Смоленск, Тверь һәм Курск) командалар катнаша. Беренче тапкыр Луганск һәм Донецк халык республикаларынан да вәкилләр бар.

Татарстаннан  ярышларда Казан (Идел буе) федераль университеты, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан шәһәренең урта һөнәри һәм урта белем бирү учреждениеләре һәм  Яшел Үзән муниципаль районы укучылары катнаша.

«Хвалынь» тау чаңгысы курорты аланында «Туриада — 2025» лагерен ачу тантанасы булды. Катнашучыларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин сәламләде.

«Туриада» — спорт ярышларын, мәдәни-танып белү программасын һәм иҗади конкурсларны берләштерә торган уникаль формат. Турмаршрутны иң яхшы эшләү конкурсында җиңүчеләр Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фондыннан 400 мең сумлык грант алачак. Ә «йөрәкләр музыкасы» конкурсында җиңүчеләр Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин инициативасы 300 мең сум күләмендә төбәк гранты алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел «Туриада» да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия туристлар җәмгыяте оешуга 130 ел тулуга багышланган экспозицияләр эшли. Катнашучылар өчен шулай ук «Белем» Россия җәмгыятеннән лекцияләр узачак.

Чыганак: РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте мәгълүмәте буенча

 

Саба районында 17 нче тапкыр "Серле каләм" иҗат бәйгесе үтте Назад к новостям «Белем» ата-аналар инициативалары конкурсында Татарстанның 28 мәктәбе җиңүче булды