Татарстан укучысы “Созвездие-2025” фән олимпиадасында җиңү яулады
Мәскәү өлкәсенең Королёв шәһәрендә 21–26 апрельдә яшь тикшерүчеләрнең “Созвездие – 2025” Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау конференциясе узды.
Әлеге чарада Татарстанның Бөгелмә районы 6 нчы урта мәктәп укучысы Эмилия Червонная үзенең фәнни проектын тәкъдим итте. Ул Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган олимпиада этабында җиңү яулап, әлеге конференциядә катнашты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эмилиянең кыяк үләненең чикерткәләр үсүенә тәэсирен өйрәнүгә багышланган проекты жюри членарына бик ошый. Аның эше “Флора һәм фауна” номинациясендә иң яхшысы дип табылды һәм беренче урынга лаек булды. Бу уңыш Эмилиянең һәм аның укытучысының уртак тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты