24.05.2025

Татарстан вәкилләре Белоруссиягә һөнәри осталык конкурсына китте

Агымдагы елның 23-26 маенда Беларусь Республикасында ProfSkills Belarus 2025 һөнәри осталыкның VI республика конкурсы узачак. Аңа Татарстанның 17 вәкиле дип хәбәр итә сәфәрне оештыручылар.

Конкурс җитештерү, мәгълүмати, төзелеш, транспорт технологияләре, социаль һәм шәхси хезмәтләр өлкәсендә яшь белгечләр һәм студентлар арасында уздырыла. Өстәмә рәвештә чемпионат кысаларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар катнашында Inclusive Skills компетенцияләре буенча ярышлар оештырыла.

Татарстанлылар веб-дизайн, яшелчәчелек, мобиль робототехника, чәчтарашханә сәнгате, флористика, мәктәпкәчә белем бирү, мәгълүмати кабель челтәрләре кебек компетенцияләрдә ярышачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Фото: “Татар-информ”

«Белем» ата-аналар инициативалары конкурсында Татарстанның 28 мәктәбе җиңүче булды Назад к новостям Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивале узачак