20.04.2025

Туган тел көнен бәйрәм итү тагын да киңрәк дәрәҗәдә узачак.

26 апрельдә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 139 еллыгына багышланган Туган тел көнен бәйрәм итү тагын да киңрәк дәрәҗәдә узачак. Бу турыда Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Чаралар 9:30да Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәленә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, киң җәмәгатьчелек тарафыннан чәчәкләр салудан башлана. Аннары Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗат берлекләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, әйдәп баручы мәдәният учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, балалар коллективлары, язучылар җәмгыяте катнашында Тукай скверында традицион шигъри чәчәк салу тантанасы узачак. 

Туган тел көнен киң колачлы бәйрәм итү яңа Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры территориясендә (Х.Такташ ур., 74) планлаштырылган, анда төп чаралар 10 мәйданчыкта узачак. Бәйрәмнәр буыннар бәйләнешен, милли сәнгатьнең төрле юнәлешләрен гәүдәләндерә һәм төрле максатчан аудиторияләргә исәпләнгән.Беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» фестивале/акциясе 2006 елда яшь татар галимнәре, иҗади яшьләр тарафыннан уздырылган. Аның төп максаты – шәһәр мохитендә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәниятын формалаштыру эшендә ярдәм итү.

Иң беренче «Печән базары»татар шәһәр мәдәнияте фестивале 2013 елның апрель аенда «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» тарафыннан уздырылган. Соңрак, кешеләргә җылырак һәм уңайлырак булсын өчен, ул җәйге вакытка күчерелгән. Ул төрле урыннарда – Черек күлдә дә, Иске Татар бистәсе территориясендә дә уздырылды.

Шигырь бәйрәме– зур традицияле бәйрәм. Аның тарихы 60 нчы еллар башыннан килә. Әйтик, 1962 елда «Казан утлары»: «Җәмәгатьчелек вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, студентлар, Казан шәһәрендәге 80 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары шәһәр уртасындагы Куйбышев мәйданына куелган Г.Тукай һәйкәле янына җыелдылар», – дип язса, 1964 елда Хәсән Туфан «Яшь ленинчы» газетасына «Без – Татарстан язучылары – В.И. Ленинның Г.Тукай иҗаты белән кызыксынган булуын һәм Тукайның Ильич әйткән фикерләрне халыкка җиткерергә тырышуын (азат булачак яңа Россия турындагы шигырен һәм башкаларны) искә алып, шигырь бәйрәмен һәр елның иң матур аенда – дөньяга бөек Ильичны биргән апрель аенда, Тукаебыз туган көндә, 26 апрельдә үткәрергә кирәк, дип таптык. Шулай итеп, татар шигыре көне быелдан башлап һәр елны халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай туган көндә үткәреләчәк»

Менә шушы 3 чара Мәдәният министрлыгында бер программа булып берләшкән.

Чыганак: Мәдәният министрлыгы

Фото: Солтан Исхаков, Рамил Гали/архив

 

Габдулла Тукайга багышланган чара үтте Назад к новостям Буаның яшь патриотлары да көч сынашты