01.08.2022

Гүзәл Моталлапова: “Әткәй фатиха бирде иҗатка”

 – Гүзәл ханым, үзегез белән якыннан танышыйк әле.

– Мин Башкортостан Республикасының Илеш районы Дөмәй авылында Мәхәсим һәм Лузә Габдуллиннар гаиләсендә  алтынчы сабый булып дөньяга килгәнмен. Әткәй әнкәй, өч абыем, ике апам бик  кадерләп, иркәләп кенә үстерделәр. Кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым. Дөмәй урта мәктәбен тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, Башкорт дәүләт  педагогия иститутының филология факультетына, рус һәм башкорт теле бүлегенә укырга кердем. Укытучы буларак беренче адымны Курган өлкәсе Эльмән районында ясадым. Анда бер ел эшләгәч, авылдашым, классташым Моталлапов Азамат белән өйләнештек. Ул әле студент, авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем ала иде. Мин Уфага кайтып, ике ел 97 нче мәктәптә укытуымны дәвам иттем.1993 елны яшь гаилә булып туган авылга  кайтып төпләндек. Аллага шөкер, утыз елга якын матур гына яшибез, кызыбыз Айсылу, улыбыз Ильсафны тәрбияләп үстердек. Бүгенгесе көндә алар да үзләре сайлаган һөнәрләре буенча эшли. Менә шулай авылда туганнар, дуслар белән дөнья көтеп, гөрләшеп яшибез.

–  Сездә җыр – моңга кызыксыну кайчан уянды?

– Җырмоң белән беренче тапкыр танышуым икеөч яшьләр тирәсендә булгандыр. Абыйапаларым кайсы укуда, кайсы уенда, ә мин төпчек әнкәй белән өйдә. Ул өй эшләре белән мәшгуль,үзе әкрен генә көйли “гәлү-гәл- гәлү”. Һәр хәлдә, миңа шулай ишетелә. Үсә төшкәч, “гәлү”нең җырын да ишеттем.

Ник очраттым, сине ник яраттым.

Сине күрер өчен җан аттым.

Сине күрер өчен җан да атмас идем,

Чөнки чын күңелемнән яраттым, дигән җыр булып чыкты ул.

Әнкәемнең шушы көе күңелемнең җырмоң ишегенә тәүге тапкыр сак кына  кагуы булгандыр дип уйлыйм.

Аннары без үскәндә ноябрь, декабрь айларында авылда һәр йорт саен диярлек авыл кешесе өчен зур муллык бәйрәме сугым ашлары гөрли, ә без, төпчекләр, әткәйәнкәйләргә ияреп ашка йөрибез. Мәҗлесләрдә бергәләшеп матур итеп җырлау гадәте була иде. Әткәемне беренче тапкыр шунда ишеттем дә инде. Кулларын алга сузып, йомшак кына, үтә дә моңлы итеп җырлап җибәрә иде ул.

Һаваларда очкан ике аккош

Каурыйлары җиргә коела…

Әткәемнең җырлары шулай ук куңелемә сеңеп, җырмоңга зур мөхәббәт уятты.

Балачакта кайда нинди җыр отып алабыз, бер юлмы ул, бер сүзме, урындыкка басып концерт куя идек. Уйлап утырам да , бигрәкләр дә самими, күңелле булган икән безнең балачак.

 – Беренче тапкыр кайда чыгыш ясадыгыз, Гүзәл ханым, анысы истә калдымы?

– Әйе, хәтердә.Урамда кызлар белән уйный башлагач, балачак дустым Флорида бер җыр өйрәтте. Аны өйгә кайтып җырладым. Бервакыт әнкәй битемне юып, чәчемне  тарап, матур күлмәк кигезеп үзе белән  амбарга эшкә алып китте. Менә шунда эшләгән апалар алдында беренче чыгышым булды. Әнкәйнең: “Әйдә, кызым, җырлап күрсәт әле,”- диеп әйтүе булды, мин җырлап та җибәрдем:

Ак бүрегем бар дисең,

Нигә аны кимисең?

Сөйгән ярым читтә дисең,

Нигә мине сөймисең?

Аһа-һай, яным һай,

дисәң яныңда булам.

Көндә төндә айлы төндә

Кочагыңда мин булам.

Ак бурек, кара бурек

Кидең ни, кимәдең ни.

Сөйгән ярың читтә булгач,

Сөйдең ни, соймэдең ни.

“Ак бүрек” җыры белән авылда билгеле булып киттем. Кая гына барсам да: “Әйдә әле, кызым, “Ак бурек”не җырлап җибәр әле,”- диләр иде. Менә шулай җыр күңелемдә үз урынын алды. Соңрак мәктәп, авыл клубында төрле мәдәни чараларда еш катнаштым.

– Сез бит автор-башкаручы. Ә җыр, көй кайчан туды? Нәрсә этәргеч булды?

– Жыр ижат итә башлавыма килгәндә…Тормышымдагы тетрәндергеч хәл сәбәпче булды. 2008 елны әткәйгә яман чир диагнозы куйдылар. Йөрәккә авыр таш ятты. Күз  яшьләре дә юып төшерми ачы кайгыны. Берчак уйланып эшләп йөрим, бик тирәннән, йөрәкләрне сыкратып, әрнетеп, күңелдә чишмә кебек бер көй саркый. Көйләп йөри башладым, әкренләп сүзләре дә туа башлады…

Үзәкләрем өзелә, күз яшләрем түгелә,

Әй ходаем, бир сабырлык, бу йөрәгем әрнүгә.

Ике күзем карасы, йөрәгемнең ярасы,

Күз ачып, күз йомганчы бу гомерләр арасы.

Менә шулай кайгыборчуларым шигъри юлга күчте, көй туды. Җырлагач, бераз сулышым киңәеп, тын алулары җиңеләеп киткән кебек тоелды.

Авыр чакларда туган икенче җырым:

Башларымны сиңа салам мин,

Серләремне сиңа сөйлим мин.

Җиде юл чатында калганымда,

Киңәш сорап сиңа киләм мин.

Чәчләремне утырып тарадым,

Күзләреңә тутырып карадым.

Карашларың тулы моң – сагыш,

Сынауларың ачы шул, язмыш.

Икесендә әткәйгә җырлап күрсәттем. Әткәй, күз яшьләрен яшерергә тырышып: “Бик матур булган, кызым,”- диде. Бу аның иҗатка фатиха бирүе булгандыр…Менә шуннан соң Аллаһы Тәгалә кодрәте белән җырлар яза башладым.

-Җырларыгызны үзегез башкарасызмы?

– Башта күңелгә  нинди җыр үтеп керә, шуларны башкардым.  Ә хәзер үземнекеләрне җырлыйм. Алар һәрберсе миңа бик тә кадерле һәм якын. Яңа  туган җыр –  дөньяга аваз салган сабый кебек ул. Сүз белән генә аңлатып булмый торган халәт. Җыр матурлыкка сокланып та, бәхеттән шашып та, сагыштан өзгәләнеп тә языла бит.

–  Гүзәл ханым, сезнең иҗат җимешләрегезне кем беренче булып “татый”?

– Иң беренче тормыш иптәшемә, кызым белән улыма, әнкәемә,туганарыма җырлап күрсәтәм. Алар теләктәшлек белдерсә, авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясыйм.

– Иҗади бәйгеләрдә катнашканыгыз булдымы?

– Әйе, булды. Күңелемдә туган жырларның башкалар йөрәгенә дә үтеп кергәнен тоя башлагач, 2015 елны районда “Илеш сандугач”ы бәйгесендә катнашып, икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. Шулай ук 2018 елны  “Туган тел” телеканалы оештырган “Сәләт” фестивалендә авторбашкаручы номинациясендә 1 урын алдым. Күп кенә таныш булмаган кешеләрдән җырым турында жылы, эчкерсез бәя алу миндә үз үземә ышанычны арттырды. Иҗади бәйгеләрдә катнашу, минемчә, бик файдалы. Иҗади яктан үсәргә ярдәм итә.

– Үзегезнең концертны оештырырга да өлгергәнсез икән.

Дөресен әйткәндә, шәхси концерт турында уйлаган да юк иде. Гаиләм, бигрәк тә улым  этәргеч булды… 2020 нче елның 4 нче гыйнварында,  Яңа ел бәйрәме ялларында үзебезнең Дөмэй авылы мәдәният йортында “Күңелемнән чыккан моңнарымны, бүләк итәм сезгә, дусларым” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадык. Авылдашым, туганым Рафил Насипов, классташым Халит Насипов зур таяныч булдылар. Тамашачыларның концертны карап, тыңлап, чын йөрәктән кабул итеп, алкышларга күмүе, минем өчен онытылмаслык бәхетле мизгелләр булды. Мин бик рәхмәтле барысына да.

Ничек уйлыйсыз, ни өчен күңел җыр сорый икән?

Кеше җыр белән гомер  буе янәшә атлый. Ниндидер шатлыккуанычыбыз булса да, дәртләнеп җырлап җибәрәбез. Бик авыр чакларда да йөрәкне әрнетеп чыккан җырмоң белән үзебезне җиңеләйтәбез. Шуңа күрә дип уйлыйм.

Киләчәккә нинди уй- хыяллар белән яшисез?

Алда торган уй хыялларга килгәндә, җырларымнан альбом чыгарасы, клип төшерәсе иде, әле аранжировка ясалмаган жырларым да шактый.

Үзегез кебек иҗат сөючеләргә нинди теләкләр җиткерергә телисез?

җырмоң белән үзебезне җиңеләйтәбез.

 –Кешегә Аллаһы Тәгалә ниндидер бер сәләт бирә икән, ул бит юкка түгел… Ижат сөчеләргә теләгем шул: нинди өлкәдә эшләүләренә дә карамастан, ижат итсеннәр. Сәләт Ходай Тәгалә биргән бүләк. Әгәр син үз иҗатыңнан ләззәт, яшәргә дәрткөч аласың икән, димәк, син дөрес юлда.  Әгәр синең иҗатың башкаларның күңеленә үтеп керә, күзләрендә бәхет чаткысы кабыза икән, димәк, син дөрес юлда. Иҗат ит, туктама!

Гүзәл ханым, эчкерсез аралашуыгыз, эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Җыр чишмәгез саекмасын, иҗат утыгыз ялкынланып янсын, башкаларны да җылытсын.Сәламәт булыгыз, тормышыгыз шатлык, бәхетләргә үрелеп барсын.

 

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Әлмирә Якшымбаева Назад к новостям Тормышы - иҗат, ә иҗаты - җыр